- 24.08.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №32 (12 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Акрын гына гадәти тормышка кайтабыз сыман. Сәүдә үзәкләре ачылды, парк һәм ял итү урыннары эшли, ресторан ишекләре ачык… Шәһәр аквапаркына барып су коенып кайту гына түгел, чит илгә ял итәргә бару да мөмкин хәзер. Кеше шулай эшли, ә үзе һаман да вируссыз тормыш турында хыяллана. Ә таҗлы вирус дигән афәт бездән китеп җитмәде бит. Бу турыда онытып җибәрмәдекме икән? Вирусның куркыныч булуын ассызыклау өчен табибә Фәридә ШӘКҮРОВА белән әңгәмә кордык.
Фәридә ханым фикеренчә, быел дөньяны яулаган COVID-19 агрессив гибрид вирус барыбызны да сискәндереп җибәрде. Шуның нәтиҗәсендә күпме кеше эш урыннарын һәм якыннарын югалтты. Моннан тыш табибә вирусның быел гына барлыкка килмәгәнен дә искәртте:
– Короновируслар – зур гаилә. Шар формасында таҗга охшаган әлеге вирус соңгы унъеллыкта үзен сиздерде. Аеруча көчле итеп 2002нче һәм 2015нче елларда кабынды. Ул вакытта вирусны «атипик пневмония» дип билгеләп үттеләр.
– Күпләр әлеге вирусны грипп, ОРВИ белән тиңли. Аларның аермасы нәрсәдә?
– Коронавирусның йогышлыгы гриппка караганда 10 тапкыр кимрәк. Ләкин кешедән-кешегә күчкәндә мутация белән күчәргә мөмкин. Вирус белән авыру 90 процент очракта җиңел үтә. Ни кызганыч, өлкән яшьтәгеләрдә сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв системасы ягыннан өзлегүләр, бронхиаль астма, шикәр диабеты, аллергия, ашкайнату органнары авырулары күзәтелсә, алар коронавируска тиз бирешә. Тәмәке тартучылар да аны авырдан кичерә. Әлегә таҗлы вирустан дәвалый торган дару юк, аңа карата вакцина ясала гына әле.
- Коронавирусның билгеләре нинди?
– Авыру билгеләре: температура күтәрелү, тамак авырту, йөткерү, хәл булмау. Кеше үзен кыйналып ташланган кебек хис итә, аңа суларга авыр. Кытайның Ухань шәһәрендә авыруларның 90 проценты больницага укшыту, косу, эч китү билгеләре белән мөрәҗәгать иткән. Үзегезнең авыру икәнлегегезне сизү белән табиб чакыртыгыз. Сәламәтлегегезгә үзегез булышыгыз. Иң мөһиме –паникага бирелмәгез, халык арасына чыкмагыз, эшкә бармагыз.
– Вирус иң беренче кайсы органнарны зарарлый?
– Организмның паразит личинкалары белән зарарлануы вирусларга, бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә юл ача, ә бу авыруны катлауландыра. Гельминтлар (паразит суалчаннар – Авт.), кешенең бөтен организмына таралган аскарида личинкалары үпкә альвеолаларында өлгерә. Коронавирус альвеолаларга кереп тагын да көчәя. Күп группа паразитлар бавырның үт юлларына, ашказаны бизенә, баш миенә, тире асты май клетчаткасына, цереброспиналь сыеклыгына урнаша. Авыру вакытында меңләгән биохимик процесслар эчке органнарны зарарлый, матдәләр алмашын акрынайта, иммунитет какшый. Галимнәр, авырудан соң нерв системасында, үпкәдә зарарлану кала, дип саный.
– Фәридә ханым, халык берничә ай үзизоляциядә булды. Катгый тыюлар әле дә үз көчендә. Аңа да карамастан, вирус таралды. Моңа аңлатма бармы?
– Үзизоляция, бер яктан, олыларны вирустан саклау булса, икенче яктан зыян булды. Дөньядагы бу үзгәрешләр, билгесезлек халыкка зур стресс һәм борчу ясады. Фатирда гына тору баш авыртулары, баш әйләнү, мускул хәлсезлеге алып килде. Хәрәкәтләнү аз булгач кан әйләнеше начар бара, кислород органнарга тиешле дәрәҗәдә һәм тизлектә килеп җитми. Матдәләр алмашы дөрес бармый, даими нерв киеренкелеге, кан басымы күтәрелү, йөрәк-кан тамыры авырулары күзәтелә, сулыш органнары, эчке органнар авырулары, буын авыруы көчәя.
– Ә шулай да, бу авыруга бирешмәс өчен нинди саклану чаралары күрергә кирәк?
– Вирустан битлек һәм перчатка гына сакламый. Бу – авыруны таратмаска гына мөмкинлек бирә. Авыруга бирешмәс өчен, беренчедән, аңа каршы тору сәләте булырга тиеш. Икенчедән, психологик халәт нык булу мөһим. Ул организмга тәэсир итеп, иммунитетны да үзгәртә. Кәефегез юк икән, паникага, күңел төшенкелегенә бирелмәгез, якыннарыгыз белән телефоннан булса да аралашыгыз. Иммунитетны күтәрү өчен файдасы шикле булган поливитаминнар куллану түгел, ә муен-сулыш юллары гимнастикасы һәм дөрес туклану кирәк. Иммунитетны күтәрү өчен көненә 400 граммнан да ким булмаган яшелчә җиләк-җимеш ашарга кирәк. Цитруслар, кишер, петрушка, ак гөмбә, ярма боткалары, төрле үсемлек майлары, тавык, куян ите кан тамыры өчен файдалы. Алыштырып булмый торган аминокислоталар ак гөмбәдә, диңгез продуктларында күп. Тәҗрибәле табиблар вируслы авырулардан саклану өчен халык медицинасын кулланган. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәм:
Кер сабыны. Эпидемия вакытында кер сабыны күбеген борын тишегенә сылыйлар һәм 2-3 минут тоталар. Моны көненә 4-5 тапкыр кабатларга кирәк.
Бал-прополис катнашмасы. 95 процент бал, 2 процент прополис, 3 процент корт анасы сөтен бутыйлар. Шушы катнашманы көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы кабып куярга киңәш ителә. Урамга чыкканда борынга прополис мае сөртергә кирәк.
Бал һәм сарымсак катнашмасы. 1гә 1 исәбе белән бал һәм сарымсакны бутарга. Көнгә 3 тапкыр 1әр кашык кабып куярга.
Мазь. 200 грамм дафнә яфрагын ваклап 1 литр үсемлек маенда 15 көн караңгы урында тотарга. Аннары сөзеп, башка савытка салырга. Урамга чыгар алдыннан күкрәк, кул, колак яфракларына, борын кырыйларына сөртергә кирәк.
– Мин дәвалауда куллана торган әлеге методикалар иммунитетны күтәрә. Бу авырып китмәс өчен дә, авырудан соң вирусның организмга җимергеч тәэсирен бетерүгә дә ярдәм итә.
Сөлек салуның да нәтиҗәсе бар. Күптәннән традицион медицина белән шөгыльләнгән кеше буларак әйтәм, авыруларга тиз бирешүчән кешеләр дә, сөлек салдырганнан соң, үзләрен яхшы хис итә башлый, чөнки аларда матдәләр алмашы яхшыра. 20 ел колак проблемаларыннан интеккән берәү күптән түгел сеанска килгән иде. Больницага йөреп тә, дәвалана алмаган әлеге кеше 3-4 сеанстан соң колак авыруыннан котылды. Аннан вируслы авыруларга тиз бирешүче бер ир-ат килде. Аның эчке органнары да яхшы эшләми, күкрәк тутырып сулыш ала алмый иде. Берничә курс үткәргәннән соң йөзе дә алсуланып китте, сулыш органнары да чистарды, чөнки сөлек матдәләр алмашын җайга сала һәм организмга кирәкле 150 файдалы биологик матдә кертә. Сораулар туса, 89520360119 телефонына шалтыратырга мөмкин, тәфсилләбрәк аңлата алам.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии