Кышын тәмле ашыйм дисәң…

Кышын тәмле ашыйм дисәң…

Җәйнең уңышка бай булган ае да төгәлләнеп килә. Быел кыяр, помидор дисеңме, кишер, кәбестәме – барлык яшелчәләрдән дә уңды халык. Үстерүе бер, аларны саклау икенче нәрсә. Тозлап, маринадлап куюдан да яхшырагы юк. Шуңа күрә газета укучыларыбызга иң тәмле һәм җайлы әзерләнә торган рецептлар тәкъдим итәбез.

Җырчы Лилия МУЛЛАГАЛИЕВАДАН «Анкл бенс» салаты рецепты

2 килограмм ташкабак, 1 килограмм помидор, 1 килограмм суган, 1 килограмм болгар борычы, 200 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы), 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан томат пастасы, 1 стакан су кирәк.

Барлык яшелчәләрне юарга, киптерергә, әрчергә һәм турарга. Тирән савытка томат пастасы, май, тоз, шикәр комы, су салып салмак утта кайнатырга. 5 минут кайнаткач, озынча итеп туралган ташкабакны салырга һәм 10-12 минут кайнатырга. Ярымбоҗра рәвешендә туралган суган өстәргә һәм 10 минут пешекләргә. Аннары борыч, шакмаклап туралган помидор һәм аш серкәсе салабыз, 15 минут кайнатабыз. Әзер салатны чиста банкаларга тутырабыз һәм ябабыз.

Изображение удалено.Аш-су остасы Мәрьям МИҢНЕГУЛОВАДАН солянка рецепты

3 килограмм кәбестә, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 450 грамм томат пастасы, 300 грамм көнбагыш мае алына.

Кишерне угычтан уабыз һәм табада кызган майга салабыз. Шунда ук суганны да турап кушабыз. Кәбестәне турыйбыз һәм калган барлык ингредиентлар белән бергә кушып, зур савытка салабыз һәм 2 сәгать пешерәбез. Пешеп җитәргә 10 минут кала 1 чәй кашыгы аш серкәсе салабыз. Банкаларга тутырабыз.

Җырчы Зөлфия ШАКИРОВАДАН тәмле салат рецепты

5 килограмм кыяр, 8 болгар борычы, 8 кишер, тәмләткечләр, 1 баш сарымсак, 1 стакан аш серкәсе, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан көнбагыш мае, 15-20 данә кара борыч кирәк.

Яшелчәләрнең һәрберсен 8 өлешкә бүлеп кисәбез. Сарымсакны сыгабыз, укроп, петрушка салабыз, аш серкәсе, тоз, шикәр комы, көнбагыш маен, кара борыч һәм салатлар өчен куллана торган тәмләткечләр салып болгатабыз. 3 сәгатькә салкын урынга куеп торабыз. Аннары уртача утта кайнатып чыгарабыз һәм банкаларга тутырабыз. Бик тәмле салат килеп чыга.

Изображение удалено.Блогер Әлфия ГАЛИӘХМӘТОВАДАН тәмле кетчуп рецепты

3 килограмм помидор, 1 килограмм слива, 1 килограмм алма, 4 баш суган, 200 грамм шикәр комы, 50 миллиграмм аш серкәсе (9 процентлы), 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, чәй кашыгы төелгән канәфер, чәй кашыгы төелгән кызыл борыч кирәк.

Барын да турап, иттаркычтан чыгарабыз һәм ике сәгать уртача утта пешерәбез. Аннары иләк аша сөзәбез. Килеп чыккан сыеклыкка шикәр, тоз, борыч, канәфер салып тагын 30 минут кайнатабыз (помидорыгыз сулы булса, озаграк кайнатырга). Ахырдан аш серкәсе өстибез, яхшылап болгатабыз һәм банкаларга тутырабыз. Кышка кетчуп әзер!

Комментарии