ГӨМБӘ БУЛДЫМЫ РИЗЫК?!

ГӨМБӘ БУЛДЫМЫ РИЗЫК?!

Еш кына газета-журналларда, стена календаре битләрендә төрле ашамлыкларны, салатларны ничек әзерләү турындагы язмаларны укырга туры килә. Анда, әлбәттә, «фәлән нәрсәне ясаганда фәлән кадәр гөмбә дә кушыла» дигән сүзләрне очратырга мөмкин. Моны, күпчелек очракта, үзебезнең татар хатын-кызлары уйлап чыгара, шунда яза һәм бастыра. Соң, җәмәгать, ул гөмбә дигәннәре татар ашый торган нәрсәмени соң?! Ул дуңгыз ите белән тиң хәрәм нәрсәне ата-бабаларыбыз ачлык елларында да ашамаган ич. Хәзер дә ул урман чүбен бернинди җәнлек тә, башка җан ияләре дә ашамый. Кайвакыт шуны кеше ышандырып: «Энергетик кыйммәте, ягъни калориясе буенча ит белән бер дәрәҗәдә», – дип язып та чыккаладылар. Ничектер бервакыт җырчы Илһам Шакиров та концерт вакытында: «Ит белән гөмбә бер дәрәҗәдә булса, аны бүреләр дә яратып ашар иде», – дигән. Мин үзем гөмбә ашамагач, кайбер кешеләр миңа «Син тормыштан артта калгансың», – дип төрттергән була. Әйе, газеталарда еш кына гөмбә ашап агуланучылар турында да язгалап торалар. Шуларны укыгач, нәрсә дияргә кала инде?!
Салих МИННЕГӘРӘЕВ.
Минзәлә шәһәре.
Редакциядән. Бу хаттан соң редакция хезмәткәрләре белән гөмбәгә карата фикер алышканда мини-бәхәс туды. Кемдер укучыбызны яклый, кемдер, киресенчә, каршы чыга.
Хәзер нәкъ менә гөмбә вакыты булуы теманы тагын да актуальрәк итә. Аңлавыбызча, авторыбыз гөмбәне өнәми. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучылар?! Табигать биргән бу нигъмәтнең кешелек алдында ни гаебе бар?

Комментарии