Сөлек урологиядә дә файдалы

Сөлек урологиядә дә файдалы

Моннан өч гасыр элек бик киң таралган, аннары беркадәр вакыт онытылып торган дәвалау төре – сөлек салу бүген яңадан күтәрелеш ала башлады. Урология өлкәсендә дә кулланалар аны.

Белгечләр арасында, урология чирләрен дәвалау бик җиңел түгел, дигән фикер таралган. Ник дигәндә, авыру барлыкка килүдә берничә сәбәп, шул исәптән төрле бактерияләр һәм вирус инфекциясе дә булырга мөмкин. Берничә чир чыганагына берьюлы тәэсир итүнең иң нәтиҗәле чарасы гирудотерапия, ягъни сөлек салу дип табылган да инде. Сөлекнең селәгәендәге файдалы матдәләр ялкынсыну чыганагына тәэсир итеп, шешне киметә, кан әйләнешен яхшырта, бактерия һәм вируска каршы көрәшә, перифериядәге нервларның эшчәнлеген җайга сала, зарарланган күзәнәк һәм тукымаларны яңарта, ялкынсыну сәбәпле җенес әгъзаларының кысылуын туктата, бөер һәм бәвел куыгындагы ташны эретә, простатит булганда авыртуны киметә, эрекцияне яхшырта.

Гирудотерапия нинди чирләрдән дәвалау өчен кулланыла соң:

– бөер эшчәнлегенең хроник җитешсезлеге, пиелонефрит, паранефрит, гломерулонефрит, җәрәхәттән соң бөер эшчәнлегендә тоткарлыклар булу, диабет;

– хроник простатит һәм простата аденомасы;

– бөердә яки бәвел куыгында таш булу;

– уретрит, очык, парацистит һәм шуның кебек башка ялкынсынулар;

– тышкы җенес органындагы тайпылышлар.

Урология өлкәсенә караган чире булган кешегә сөлекне койрык яки умрау сөягенә, бөер, бәвел куыгы һәм бавыр урнашкан турыга, җенес органы турысына куялар. Гирудотерапия дарулар, массаж, физиотерапия процедуралары һәм диета белән бергә үреп алып барылганда нәтиҗәле була.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә уролог Азат Равил улы Вәлиев кабул итә. Тулырак мәгълүматны (843) 2-101-106 телефон номерына шалтыратып белешергә була.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии