Чишмәләрнең шифасы бар

Чишмәләрнең шифасы бар

«Улым! Безнең тау артындагы «Изгеләр чишмәсе»нә барып аякларыңны юып кайт, шешең кайтыр, сихәтләнерсең. Хәзер үк бар!» Инде күптән мәрхүмәкәй Зөһрә әбиемнең шулай дип әйткән сүзенә уянып киттем.

Шешкән уң аягымның тездән аскы ягын, булырдай түгел, кисәсе булыр дип, әле кичтән генә Казан клиникаларының берсендә әйтеп кайтаргач, бу хәлгә кайгырып, таң алдыннан гына йокыга киткән чагым иде.

Май башлары. Табигатьнең иң матур чагы, тирә-юньгә караган саен яшисе килә. Ничек ташлап китәргә кирәк шушы якты дөньяны… Таң беленеп, кояш нурлары сирпелүгә, әбиемнең киңәше буенча, халык телендәге «Тәреле чишмәсе»нә юл тоттым. Әле анда барып җиткәнче, «Быргы чишмәсе»н үтәсең. «Изгеләр чишмәсе» менә шушы «Быргы»га килеп кушыла. Аның тарихы да еракларга барып тоташа. Патша заманында хезмәт итүче солдатлар 18дә китеп, 25 ел хезмәт иткәннән соң, көрәктәй сакал белән кайтып, шушы чишмә буенда быргылар кычкыртып, күңел ачып ял итеп алганнар. Шуннан «Быргы чишмәсе» дигән атама ябышып калган.

Табигатьнең матурлыгына сокланып, әй нинди матур вакыт дим үз-үземә, бар нәрсә яшь. Шулай уйланып барып, уйларым кабат үземә әйләнеп кайта да, күңелем тула…

Ниһаять, «Изгеләр чишмәсе»нә дә килеп җитеп, җир астыннан бәреп чыккан чишмә читенә утырып, бераз хәл алдым. Аннары шешкән аягым өстенә боздай салкын су сирпеп, сыпыргалап, юып утырдым. Аякның чәнчеп сызлавына чыдарлык түгел. Ә һаман да колагымда әбиемнең тавышы: «Улым, шул чишмәгә барып юа күр». Утыра торгач, аякларым язылып киткәндәй булды, чемердәве дә бетте. Кояш баш очымнан ерагая башлаганда, изге чишмәбезгә рәхмәтләремне әйтеп, яшел тугайлыктан аксап-туксап, өйгә кайтырга юл алдым…

Бу хәлләрнең башы 1949нчы елның ноябрь аена барып тоташа. Дусларым белән көзгедәй шома елга өстендә шудырмада – конькида шудык. Шудырма дигәнебез йомры башлы конькины киез олтанлы итеккә беркетеп, ян-як каешларын итек кунычына таякчыкта боргычлап бәйләп куелган нәрсә. Гөнаһ шомлыгына, без шуып киткән урыннан читтәрәк берәү бәке казып куеп, чапкан бозын чистартмыйча калдырган. Иптәшләрем кайту ягына киткәндә, алардан калдым. Кыска көн кичкә авышты, эңгер-меңгер вакыты. Шуып кайтканда әнә шул яңа казылган бәкегә төшеп китеп, уң аягымның тезе бозга бәрелеп яраланды. Як-ягыма таяна-таяна, читкә чыгып аудым, тәнемә салкынлык йөгерде. Аңымны җуйганчы, каны аккан аякларымда шуышып, авыл читендәге Хәләви туры бәкесенә кадәр кайтып җиткәнмен. Аңым китеп ятканда, бәкегә суга килгән Хаят, Шәкүрә, Миңсылу, Сабира апалар үземне күтәреп алып, өебезгә алып кайтып урынга салганнар. Авылда башлангычта укыган чагым, дәресемне әзерләтергә өебезгә көн дә Роза апа килеп йөрде. Бергә шуып йөргән иптәшләрем дә ярдәмнәреннән ташламады.

Эх шулай гына бетсә икән хәлләр. Менә шул елдан башланып китте инде. Һәр елның февралендә уң аягымның тездән аскы ягы шешә дә чыга, шешә дә чыга, йөреп тә булмый. Миңнисә апаның тезгә зур сөякләр куеп өшкерүе дә, Барый мулланың аягыма кызыл-су балчык ябыштыруының да файдасы тимәде. Соңыннан: «Энем, сине больницага операциягә яткырмыйча булмас», – дип китте. Чыннан да шулай булды. Күршебез Нотфулла ага мине Кукмара больницасының хирургия бүлегенә илтеп куйды.

Иртәгесен районга бердәнбер атаклы хирург Петряков Петр Васильевич иртәнге обходта хәлемне бәйнә-бәйнә сорашканнан соң, операция билгеләде. Операцияне Рудольф Тукаев ясады, нәкъ тез асты, зур сөяк. Кызганыч, уңышлы чыкмады, әйткәнемчә, кыш көне шешә торган булды, сызлавы көчәйде. Өйгә кайткач, иптәшләрем, классташларым килеп йөреп, дәрес әзерләргә булыштылар, кышкы карда чаңгыда «Изгеләр чишмәсе»ннән су алып кайтып тордылар, аягымны гел шул су белән юдык. Күзгә күренеп шеше кайтты, яралары төзәлде, тора-бара култаяксыз да йөри башладым.

Көннәрнең берсендә Зөһрә әбием, төшемә кереп, «Бу чишмәдән юлыңны суытма», – дип аягымны сыпырды. Аннан соң чишмәгә үзем барып кайттым. Аягымны кисәргә дип әйткән табиб аксамавымны күреп хәйран калды. «Нәрсә белән дәваландың?» дип соравына табигатьтә, чишмә суында, дип әйткәч, чишмәнең дә шифасы тия икән, дип куйды.

Искәрмә. Бу хәлне теге табибтан башка, берәүгә дә сөйләмәгән идем, тик без капчыкта ятмый дигәндәй, кемдер тишкән. Күрше-тирә авыллардан, Мамадыш, Сабалардан килеп бу чишмәгә алып баруны үтенделәр. Һәммәсе дә шешәләренә чишмә суы тутырып, рәхмәтләрен әйтеп кайтып киттеләр. Әле хәзер дә бу чишмәгә сукмак өзелми. Инде баш архитектор белән берничә көн килеп карап, канат сузып, тирән үзән аша чыгу юлы салырга хыялланабыз. Түрәләргә әйтелгән, каршы түгелләр, тик артыннан йөрүчеләр кирәк. Өндәүчесе үзем!

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии