- 24.06.2023
- Автор: Сөмбел СӘЙФИ
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Отпусклар чоры җитте. Җылы якларга, диңгезгә барырга җыенучылар чемодан кәефе белән яши. Ләкин шундый теләп көткән ялның начар кәеф белән тәмамлану ихтималы да бар. Яңа җирдә суның да составы үзгә, ризык та экзотик. Бу организмда баланс бозылуга, эчәклектә кискен авыртуларга китерергә һәм хроник чирләрне «уятырга» мөмкин. Шундый хәлгә калып, ялның ямен бетермәс өчен нинди киңәшләрне истә тотарга икәнен «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге гастроэнтерологы Наталья Саковецтан сорадык.
– Отпуск вакытында көн тәртибе дә үзгәрә. Бу, әлбәттә, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә йогынты ясамый калмыйдыр?
– Чынлап та, кеше иртәнге, төшке һәм кичке ашларны гел бер үк вакытта ашарга күнеккән була. Ә отпуск вакытында режим бозыла: озаграк йоклана, төшке аш ашыйсы урында коры-сары белән генә тамак ялгап куела, ә кичке аш мул итеп һәм төн уртасы җиткәндә генә ашала. Әлбәттә инде, болар бар да ашкайнатуда тайпылышлар китереп чыгара. Әгәр ашказаны-эчәклек тракты чирләрегез бар икән, ялда да көн тәртибен сакларга тырышырга, ашау вакытын калдырмаска һәм күп итеп ашамаска кирәк.
– Милли кухнялары безнекеннән аермалы булган якларга ялга барырга җыенучыларга нинди киңәшләр бирәсез?
– Беренче кагыйдә: ашар алдыннан һәрвакыт кулны юарга! Шешәле су гына эчәргә. Баллы газлы суларга һәм яңа гына чыгарылган сокларга сак карарга: алар ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Киселгән карбыз һәм кавын сатып алмаска, чөнки аларның киселгән өлешендә микроблар үрчеп ятарга мөмкин. Андый җиләк-җимешне ашау еш кына агулану белән тәмамлана. Әгәр ашказаны-эчәклек тракты хроник чирләре бар икән, бик ачы тәмләткечләр һәм соуслардан ераграк торырга кирәк. Сөт ризыкларының кулланылыш вакытына һәм дөрес итеп сакланганмы икәненә карарга. Сөтне кайнатмыйча эчәргә киңәш итмим, чөнки кайнатылмаган сөттә йогышлы чирләр, шул исәптән куркынычлыларын да «уята» торган микроорганизмнар булуы ихтимал.
Ялга барганда үзегез белән һәрвакыт ферментлар, энтеросорбентлар (агулану билгеләре булганда эчә торган дарулар, шулай ук активлаштырылган күмер), организм күпләп су югалтканда кулланырга пакетлы тоз эремәләре, спазмнардан булыша торган препаратлар һәм ашказанында әчелекне нормага китерә торган дарулар (сару кайнаганда, ашказаны эшләмәгәндә эчәргә) алыгыз.
Һәрвакыт бирә торган киңәшләрне искә төшерү дә комачауламас: күп ашамагыз, майлы һәм ачы ризыклар белән тукланганда чаманы белегез, экзотикага сак карагыз. Отпусктан яхшы кәеф белән кайтырлык булсын!
Реклама хокукында
Комментарии