«Арыган кан» авыруы

«Арыган кан» авыруы

Хәлсезлектән көн уртасында ук караватка барып авасыгыз киләме? Эштән эт кебек арып кайтасыз, йокы алдыннан йөреп керүне күптән оныттыгызмы? Сездә анемия булуы ихтимал.

«Анемия» грек теленнән «кансыз» дип тәрҗемә ителә, ә халык телендә аны «арыган кан» авыруы дип йөртәләр. Ул хатын-кызларда ешрак очрый. Анемия булганда йөрәк тибеше ешая, кан басымы түбән төшә, еш һәм каты итеп баш әйләнә һәм хәлсезлек күзәтелә.

Бу чир ни сәбәпле килеп чыга? Ул кемгә яный? Аны ничек дәваларга? Бу сорауларга җавапны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге гематологы Фирдәвес Мансур кызы САДЫЙКОВАдан сорадык.

Кандагы гемоглобин төшүнең берничә сәбәбе бар. Әйтик, организмга тимер, В төркеменә керүче витаминнар, бигрәк тә фолий кислотасы, В12 витамины җитмәү. Шулай ук нәселдәнлек, эритроцитларның кирәгеннән артык таркалуы, җелектә эритроцит барлыкка килүнең кимүе дә анемиягә китерә.

Анемия хатын-кызларда ешрак очрый. Беренчедән, без күрем вакытында күпләп тимер югалтабыз. Моннан тыш, кайбер гүзәл затлар, артык авырлыктан котылам дип, организмдагы тимер күләмен дә киметеп ташлый. Йөкле ханымнар бигрәк тә куркыныч астында. Алар үз организмындагы тимерне яралгы белән дә бүлешә бит, шуңа күрә аларга бермә-бер күбрәк файдалы матдәләр кирәк. Борыннан кан китеп интегүчеләргә, еш кына диетада утыручыларга, геморрой, бөер һәм ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә дә анемия янавы ихтимал.

Анемияне ачыклау өчен, гомуми һәм биохимик кан анализы тапшырасы. Моннан тыш һәр авыруны аерым тикшерергә кирәк. Гемоглобин түбән төшү – кеше нинди җенестән һәм ничә яшьтә булуына карамастан – яман шешнең беренче билгесе булу ихтималлыгын да онытмаска кирәк. Андый шик туганда, табиб өстәмә тикшеренүләр дә билгели. Мәсәлән, фиброгастродуоденоскопия, фиброколоноскопия, корсак куышлыгы һәм кече оча органнарын ультратавыш ярдәмендә тикшерү һәм башкалар. Бу тикшеренүләр бер атнага, бер айга сузылырга, ул арада чир тагын да көчәергә мөмкин. Ә «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә барлык тикшеренүләрне дә бер көн эчендә узарга һәм кичекмәстән дәвалануны башларга була.

Игътибар: үзлектән дәвалануның начар нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.

Изображение удалено.Тулырак мәгълүмат алу өчен, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге телефоны: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии