- 24.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Миңе күп кеше бәхетле була, диләр. Икенче төрле гыйбарә дә бар: миңле кеше онкология чирләренә дучар булучан икән. Беренче юрауны күздә тотып, миңнәреңә сөенеп йөрерлек булса, бер хәл дә бит. Менә икенчесе күңелгә шом сала…
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, тәнендә 8дән күбрәк миң булганнарга сәламәтлекләренә игътибарны арттырырга кирәк. Андый кешеләргә кояш астында озак йөрмәскә, миңнәргә һәм сөялләргә зыян салмый торган иркен киемнәр кияргә киңәш ителә. Дөрес, тәндәге бөтен тимгелләргә дә «куркыныч» дигән келәймә сугарга ярамый. «Начар» миңне «яхшысы»ннан ничек аерырга соң?
КУРКЫНЫЧСЫЗ МИҢНӘР
Фиброма – шешкә охшаган, диаметры 1 см дан да артмый торган шома тап. Кызыл-коңгырт төстәге мондый тимгелләр күбесенчә яшьләрдә һәм хатын-кызларда очрый. Куркынычсыз дигән аты булса да, теләсә нинди механик яра ялкынсыну китереп чыгарырга, шул сәбәпле канлы җәрәхәт барлыкка килергә мөмкин.
Гемангиома – тумыштан була торган яки берәр травма нәтиҗәсендә барлыкка килгән буын шеше. Балаларда да, олыларда да күзәтелә.
Лимфангиома – бер-берсе белән бәйләнгән лимфа тамырлары хасил итә торган шеш. Гадәттә, тумыштан була. Төеннәрне хәтерләткән кабарынкы урыннардан лимфа сыекчасы саркып торырга мөмкин.
ЧИКТӘШ МИҢ ҺӘМ СӨЯЛЛӘР
Яман шеш барлыкка китерү ихтималлыгы зур булу сәбәпле, аларны «чиктәш» дип йөртәләр.
Кератома – гадәттә, 45-50 яшьтән соң барлыкка килә торган куркынычсыз шеш. Тик өлкән яшьтәге кешеләрдәге мондый төр шешнең рак китереп чыгару ихтималлыгы зур. Кератома сыек коңгырт төстәге тыгыз, кайвакыт бераз кытыршыланып торган кечкенә генә таптан үсә башлый.
Ксеродерма – нәселдән килә торган тире авыруы. Күпчелек очракта бала чакта ук барлыкка килә һәм организм белән бергә үсә. Шешнең үсү барышында тәндә тигезсез таплар барлыкка килергә, атрофия (организмдагы тукымаларның күләмен югалтуы) күзәтелергә мөмкин. Ксеродерманың кимерчәк тукымасына, бигрәк тә борын, колак янындагысына зыяны зур. Мондый төр шеше булган кешеләргә табиблар кояштан сакланырга, махсус кремнар сөртергә киңәш итә.
Тире мөгезе – күпчелек очракта өлкән яшьтә барлыкка килә торган цилиндр рәвешендәге кабарынкы шеш. Атамасыннан күренгәнчә, чыннан да, мөгезне хәтерләтә. Гадәти миң яки сөялнең ялкынсынуы сәбәпле пәйда булырга мөмкин.
КУРКЫНЫЧ МИҢНӘР
Меланома тумыштан була торган таплардан барлыкка килә. Гадәттә, 40 яшьтән узган зәңгәр күзле, аксыл чәчле хатын-кызларда күзәтелә. Барлыкка килү урыны – аяк-куллар, муен, баш. Тәндәге тап яки сөялнең меланомага әйләнүенә озак вакыт кызыну, механик һәм термик яралар сәбәпче. Төп билгесе – миңнең кисәк зураюы, төсе үзгәрү, алсу төстәге очы яки кабырчык барлыкка килү.
Базалиома – эпидермисның базаль катламына зыян сала торган зур булмаган төер рәвешендәге шеш. Барлыкка килү сәбәпләре: нәселдәнлек, озак вакыт ультрашәмәхә нурлар астында булу. Гадәттә, маңгай, бит, чигә, ияк, җилкә һәм аркада пәйда була.
Спиналиома – кытыршы тәңкәгә охшаш кызыл таптан барлыкка килә торган куркыныч шеш. Тирегә таралу ихтималлыгы зур. Гадәттә, йөзнең өске өлешендә, аскы ирендә, кул чугының тышкы ягында була.
Капоша саркомасы – кан тамырының эчке ярысы тукымасында үсә торган куркыныч авыру. Табиблар чирнең барлыкка килү сәбәбен күпчелек очракта вирус дип билгели. Шәмәхә төстәге кечкенә шешне хәтерләткән төеннәр бик тиз арта, караңгы төскә керә һәм тыгызлана.
Димәк, миңнәргә гади тап итеп кенә карарга ярамый. Миңнәрдән һәм сөялдән өй шартларында котылырга тырышу бик куркыныч тәмамланырга мөмкин. Мондый очракта табибка күренү мәслихәт.
Онкологиядә тәндәге төер, миң, сөялләрне алып атуның берничә ысулы бар. Зур шешсыман төерләрне скальпель белән алу киң таралган. Криодеструкция сыек азот белән катыруны күздә тота. Бу ысул белән эшләгәндә яра тиз төзәлә, шуңа күрә балалардагы сөял, миңнәрне күбесенчә шушы юл белән юкка чыгаралар. Химия коагуляциясе зур булмаган төерләрне махсус матдә белән яндыру дигәнне аңлата. Электр коагуляциясе, исеменнән аңлашылганча, ток ярдәмендә яндырудан гыйбарәт. Радиодулкынлы хирургия исә эз калдырмавы белән үзенчәлекле. Тәндәге шеш яки миңнең зурлыгына карап, нинди ысул кирәклеген табиб хәл итә.
Миң онкологик чир чыганагы булырга мөмкин дип әйтү – тәндәге һәр таптан котылырга кирәк дигән сүз түгел. Менә миң яки сөял үсә башласа, кычытса, төсен үзгәртсә, төердән кан саркыса, шуның ише башка үзгәрешләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка күренү мәслихәт. Гомумән, кырыну приборы, кием яки тарак белән зыян салу куркынычы булган зур миң һәм сөялләрдән, бернинди уңайсызлык тудырмасалар да, котылу киңәш ителә. Азынган чирдән дәваланырга тырышканчы, авыру башланганчы ук, аның юлын кисәргә кирәк.
Реклама хокукында бирелә

Комментарии