Коронавирусның өченче дулкыны Европага килде. Русияне нәрсә көтә?

Коронавирусның өченче дулкыны Европага килде. Русияне нәрсә көтә?

Мин 10 көн элек Төркиядән кайттым. Һәм монда Төркиядәге хәлләрне гаять куркыныч итеп тасвирлауларга исем китте. Чөнки үзем Төркиядә булганда анда бернинди паника, куркыта торган вәзгыятьне сизмәдем. Анда, газетабызның узган санында язганымча, бар да контрольдә. Халык саклану чараларына аңлы карашта. Битлекләр, дарулар бушлай бирелә (бездә битлекләрнең бәяләрен беләсез, кемнәрдер баеп бетте бит). Миңа, киресенчә, Русиядәге хәлләр катлаулырак сыман тоела. Чөнки мәгълүмат кыры серле, коронавирус диагнозы аз куела, ә үлүчеләр күп. Төркиядә киресенчә: ковид саны күп, ә үлүчеләр аз. Димәк… хәер, үзебез дә сансыз бит.

Сакланмыйбыз, һаман бәхәсләшәбез: битлек кияргәме-юкмы, прививка ясатыргамы-ясатмаскамы? Әле беркөнне кибеттә балалы ханым битлексез, кассир кызның аннан битлек киюен сораганы өчен ниләр ишетүе шаһиты булдым… Менә шулай сакланабыз… Бу авыру мине читләтеп үтәр кебек: мине, минем якыннарымны алып китми, кемнедер табутта, кара пакетта күмәләр икән, ул миңа кагылмый… Менә шушындый позиция, безнең менталитет шушы. Без русияле…

Һәм шуларны уйланып утырганда кулыма бер мәкалә килеп керде. Шуны кыскартып сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

2021нче елның март уртасыннан башлап, Европа Комиссиясенең рәсми белдерүе буенча, Европага коронавирусның өченче дулкыны килде. Яңа инфекцияләрнең күпчелек өлеше – Британия штаммы. «Правмир» агентлыгы Русияне дә өченче дулкын көтәме һәм яңа штаммнан ничек сакланырга дигән сорауны ачыклаган.

БРИТАНИЯ КОРОНАВИРУСЫ НӘРСӘ УЛ?

Британия штаммы декабрь башында Бөекбританиядә ачыкланган (бу вирус варианты шунда барлыкка килгән дигән сүз түгел). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча февраль аенда инде 100дән артык илдә Британия штаммы булуы теркәлде. Март башыннан ук бу төр коронавирус Европада өстенлек итә башлады. Хәзер яңа очракларның 90 проценты, аеруча Германиядә, шушы штамм белән бәйле.

Соңгы берничә ай эчендә Европада зарарлану саны кисәк артты. Алмания канцлеры Ангела Меркель, өченче дулкынны иң катлаулысы, дип бәяләде. Әгәр апрель башында, Джон Хопкинс университеты мәгълүматлары буенча, Германиядә көненә 5 – 11,3 мең очрак ачыкланган булса, 7нче апрельгә бу сан 30,3 мең кешегә җиткән.

Февраль аенда Бөекбритания хакимияте каршындагы вирусолог-экспертлар яңа штамм үлем куркынычын 1,53 тапкырга арттыра, дип нәтиҗә чыгарган иде. Күптән түгел галимнәр абруйлы медицина журналларында моны кире какты, яңа штамм COVID-19ның катлаулы үтүенә йогынты ясамый. Ләкин тикшерүчеләр вирусның бу төре тизрәк таралуын раслады.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусның өченче дулкыны турында бәхәсле белдерүләр яңгырады. Март ахырында министр урынбасары Русиядә өченче дулкын булырга мөмкин дип игълан итте. Ләкин, аның җитәкчесе – ведомство башлыгы Мурашко, кул астындагыларны ике көннән соң төзәтергә ашыкты һәм Русиядә өченче дулкын турында сөйләшүләр иртәрәк, диде.

Безнекеләр тынычландырырга тырышса да, вирусның яңа төре өч ай эчендә Европаны тулысынча диярлек яулап алды һәм аның безнең илдә таралуына нәрсә комачаулавы аңлашылмый.

Русиядә әлегә кадәр Британия штаммы белән 103 инфекция очрагы ачыкланган, диде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова апрель башында. Ләкин, Сколково Фән һәм технология институты профессоры Георгий Базыкин, үз исәпләүләре нигезендә, Русиядә яшәүчеләрнең ким дигәндә 10 проценты яңа штамм белән зарарланган, дигән нәтиҗәгә килә.

Вирус өчен өч киртә бар – прививка, карантин һәм коллектив иммунитет. Русиядә халыкның 3,74%ы гына прививка ясаткан. Мәсәлән, АКШта бу күрсәткеч 22%, Израильдә – 53,82%, Германиядә – 6.09%.

Бездә бикләнеп яту юк. Коллектив иммунитет турында сөйләшергә бик иртә. Британия штаммын нәрсә туктатыр?

ӨЧЕНЧЕ ДУЛКЫН ЯКЫНМЫ?

– Вирусның йогышлылыгын, таралу үзлеген арттыручы яңа штаммнар килә. Алар табылган илләрдә инфекция тиз тарала. Икенче яктан, җылы сезон җитте – кешеләр тәрәзәләрен ача, бүлмәләрне күбрәк җилләтәләр, күбрәк вакыт урамда үткәрәләр, аннары каникуллар башлана, һәм болар барысы да инфекция таралу ихтималын киметә. Аннан вакцина ясатучылар да арта. Оригиналь коронавируска каршы эшләнгән вакциналар Британия штаммыннан да яхшы саклый. Шулай да бу факторларның үзара бәйләнешен аңлау һәм җиңүнең кайсы якта булуын алдан әйтү кыен. Бүтән илләр тәҗрибәсенә күз салсак, мин Русиядә да инфекция таралуның артуын көтәм. Ялгышсам, бик шат булыр идем дә, – ди молекуляр вирусолог Георгий Базыкин «Правмир» агентлыгына.

– Яңа штамм ачыкланган барлык илләрдә дә ул бик тиз тарала. Әгәр февральдә бу штамм барлык авыруларның 1%ы булса, мартта – 10%, апрельдә – 50%, майда – 90%ка җитте. Безгә хәзер бу сызыкның кайсы ноктасында булуыбыз мөһим түгел: Русиядә дә вирусның теге яки бу вариантлары, әлбәттә, таралыр һәм өстенлек итәрләр», – ди галим.

«Без беләбез, Русия чикләре беркайчан да тулысынча ябылмаган. Тикшеренүдән күренгәнчә, пандемия вакытында илгә Британия штаммы да китерелгән, вирусның элекке вариантларына караганда монысы күпкә тизрәк тарала. Шуңа күрә, өченче дулкын булачак, бердәнбер сорау – ул кайчан? Мөгаен, узган яздагы кебек, монысы да Европадан соң тоткарланыбрак килер. «Иске» штаммнан савыкканнар да яңасы белән авырырга мөмкин», – ди молекуляр биолог Ирина Якутенко. Ул да котылу чарасын прививка ясатуда һәм халыкның зур өлеше прививка ясатканчы, саклану чараларын күрүдә, аралашуны чикләүдә күрә.

КОЛЛЕКТИВ ИММУНИТЕТ БЕЗНЕ КОТКАРЫРМЫ?

Авырып терелеп иммунитеты барлыкка килгән кешеләрнең күпчелекне тәшкил итүе вирусның тиз таралуын чикли ала дигән фикер бар. Ләкин русиялеләрнең ничә проценты авырган һәм иммунитеты булуы төгәл билгеле түгел. Роспотребнадзор бу санны 3%, ә кайбер вирусологлар – 20-70% дип атый.

«Русиядә бик күп кеше авырый», – ди Ирина Якутенко. – Әгәр без антитәнчекләр дәрәҗәсе буенча карасак, Африка дәрәҗәсендә булуыбызны күрәбез. Европада азрак авырдылар, чөнки каты ябык чикләүләр булды һәм хәзер дә бар. Ләкин Русиядә 40-50% халык авырып алса да (мөгаен ул азрак та), бу вирус таралуны туктатыр өчен җитми.

Эпидемия үзеннән үзе юкка чыксын өчен коллектив иммунитетның билгеле бер дәрәҗәсенә ирешергә кирәк. Мәсәлән, гаять йогышлы кызамык таралмасын өчен халыкның якынча 90 проценты прививкалы яки авырып алган булырга тиеш. Иммунизацияләнгәннәр саны азаеп китсә, кызамык вакыт-вакыт сиздереп ала. Яңа Британия штаммы коронавирусның иске вариантларына караганда зарарлырак, шуңа да коллектив иммунитет чикләре югарырак.

Һиндстанда, Бразилиядә хәл бик киеренке. Гәрчә, анда авыручылар күп булды, коллектив иммунитет күрсәткече югары дип саналды. Димәк, әле аңлашылмаучанлык күп, ләкин ничек кенә булмасын, күбебезнең ковидка охшаган нәрсә белән авыруы безнең бөтенләй якланганыбызны аңлатмый.

ЯҢА ШТАММ КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛМЕ?

Баштарак Британия штаммы үлемгә китерә дип фаразланса да, аның алай ук куркыныч булмавын ачыклау уяулыкны югалтырга, тынычланырга җирлек тудырмый.

– Ике штаммны күз алдыгызга китерегез, – дип аңлата Георгий Базыкин. – Әйтик, берсе үлемне 10%ка, икенчесе инфекция таралуны 10%ка арттыра. Кайсысы күбрәк кеше гомерен алачак? Җавап – йогышлылык арту. Чөнки үлемне арттырганы 10% күбрәк кеше гомерен алачак, һәм, мәсәлән, 100 кеше урынына 110 кеше үләчәк. Йогышлылыкны арттырганы җиңеп була алмаслык үсешкә китерергә һәм 100 кеше урынына 200, һәм 300 кешене үтерергә мөмкин, ди молекуляр вирусолог Георгий Базыкин

НИ ӨЧЕН РУСИЯДӘ ПРИВИВКА ЯСАТУЧЫЛАР БИК АЗ?

Европада прививка ясар өчен бер ай чират көтәргә туры килә. Бездә киресенчә. Кешеләр чит илләргә сәяхәт итәр өчен кайвакыт ялган вакцинация сертификатларын табарга тырыша. Прививка ясатырга теләүчеләр бик күп түгел.

– Пандемиягә каршы прививкалар гына ярдәм итәчәк дигән вирусологларга сәясәтчеләрнең башта ышанасы килмәде. Вакциналарга клиник сынаулар беткәнче үк вакцина җитештерү өчен заводлар төзергә кирәк иде. Бу Америка Кушма Штатларында өлешчә эшләнде, шуңа күрә алар бик күп вакцина җитештерә һәм халыкка прививкаларны актив ясыйлар, ә Европа һәм Русия бик артта кала. Европада бу беренче чиратта вакциналар булмау белән бәйле. Бездә дә вакциналар җитми, ләкин прививка кадатуның акрын баруы төп сәбәбе – халыкның ышанмавы, – дип аңлатма бирә Ирина Якутенко.

Без прививка буенча Европадан да артта, анда вакцина җитми һәм күп сәясәтчеләр вакцинация бик әкрен барганга карьералары белән түләргә мөмкин. Ә менә Русиядәге сүлпәнлек беркемне дә артык борчымый кебек, ди ул.

Георгий Базыкин фикеренчә прививка ясау темпы артмаса, авыру очраклары артырга мөмкин.

– Бәлкем, кешеләр прививка ясаткан якыннарына карап, тынычланыр, вакцинага уңайрак карый башлар. Вакцинация – иң гади һәм ышанычлы юл, – ди ул.

ТАГЫН НИНДИ ШТАММНАР БАР?

Коронавирусның күп төрләре барлыкка килде, ләкин иң танылганнары – Британиянекеннән кала, Көньяк Африка һәм Бразилия штаммнары.

– Вакциналарның вирусның төрле вариантларыннан ничек саклавы хәзер ныклап тикшерелә. Бүгенге мәгълүматлар шуны күрсәтә: алар Британия штаммыннан тулысынча диярлек саклый, Көньяк Африканыкына йогынтысы бераз зәгыйфьрәк; бүтән вариантлар турында әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Ләкин аңларга кирәк, хәтта тулысынча яклый алмау да бөтенләй булмаганга караганда күпкә яхшырак, – ди молекуляр вирусолог Георгий Базыкин.

Русиядә коронавирус геномын уку бик начар оештырылган. Шуңа күрә безнең илдә ничек һәм нинди штаммнар таралуы турында төгәл мәгълүмат юк. Төгәл мәгълүмат булмау проблемасы начар. Чөнки ачылабызмы, яисә ябылабыз – чикләүләр кертәбезме, дигән карар кабул итү кыен.

Әгәр бернәрсә дә эшләмәсәк, бар да авыраячак, кемдер исән кала алмас, кемдер катлауланулар белән интегер, без бит моны теләмибез. Гомерләрне, тормыш сыйфатын саклап калырга телибез икән, безгә вакцинация ясарга кирәк, – дип өсти Ирина Якутенко.

ХАСТАХАНӘЛӘР ӨЧЕНЧЕ ДУЛКЫНГА ӘЗЕРМЕ?

Русиядә коронавирус өчен өлешчә җайлаштырылган хастаханәләр бар. Табиблар ничек эшләргә беләләр, дәвалау режимнары расланган.

– Көздәге кебек, ниндидер шартлаулы үсеш булыр дип көтәргә кирәкми. Мәскәүдә күп кеше авырды һәм бер өлеше прививка да ясатты, – ди башкаланың 52нче клиник хастаханәсе диагностика һәм дәвалау рентген хирургик ысуллары бүлеге начальнигы Александр Ванюков. – Барысы да караватларның сыйдырышлыгын ничек төгәл фаразлавыбызга бәйле. Алар җитәрлекме, юкмы – бердәнбер чикләүче фактор һәм куркыныч шул. Аллага шөкер, бездә урын бар. Ләкин кешеләр активрак прививка ясатыр, дип бик өметләнәбез.

P.S. Прививканы үзем дә ясатырга җыенам. Ялга киткәнче өлгермәдем. Хәзер ураза тәмамлануын гына көтәм. Ничек, ни булуын язармын.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии