«Дару организмга атом бомбасы кебек тәэсир итә»

«Дару организмга атом бомбасы кебек тәэсир итә»

Энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, физиотерапия ярдәмендә дәвалаучы танылган табибә Фәридә ШӘКҮРОВА, күп еллар дәвамында кешеләрне дәвалау нәтиҗәсендә, кызыклы күзәтү ясаган. Бактың исә, без интегә торган чирләрнең килеп чыгуында үзебез кичергән ниндидер хис-тойгылар «гаепле» икән.

Мисал өчен, үпкә саклау хатын-кызлар өчен бик зыянлы, ди. Фәридә ханым күзәтүләре буенча, озак вакыт үпкәләп йөрү хатын-кыз авырулары китереп чыгара. Гел нәрсәдәндер куркып яшәү бөер авырулары барлыкка китерә, шулай ук үт куыгына, сидек юлларына начар тәэсир ясый. Ярсу бавыр, үт куыгын «ашый». Сагыш үпкәгә, сулыш юлларына тәэсир итә. Һәрвакыт тормыштагы үз урыны өчен көрәш алып барган кешеләр еш кына умыртка баганасы чирләреннән интегә. Һәрдаим стресс халәтендә яшәү исә эчке бизләрнең эшчәнлеген какшата, кан тамыры авырулары барлыкка китерә. Тормыш йөген үз җилкәләрендә сөйрәүчеләр арка авыртуга зарлана. Кирелек, билгеле бер кагыйдәләр буенча гына яшәү, җылылык җитмәү – болары артрит сәбәпләре. Еш кына йокысызлыктан интегүгә курку, ситуацияне һәрвакыт контрольдә тотарга тырышу, һәрдаим киеренке халәттә булу «гаепле». Аллергиядә чәчәкләрне, тузанны, кош һәм хайван йонын гаеплибез без, тик кайбер хис-тойгылар да аллергия китереп чыгарырга сәләтле икән, мәсәлән: кызу канлылык, проблемаларның күп булуы, тәнкыйтьне күтәрә алмау. Бил авыртуның сәбәпләре – рухи киеренкелек, эшкә кирәгеннән артык җаваплы карау, карусызлык, курку. Менә шулай һәр чир һәм аның килеп чыгу сәбәпләре турында бик тәфсилләп язып бара Фәридә ханым Шәкүрова.

Дәвалау ысуллары турында да белешү өчен, табибәнең үзе белән дә очраштык.

– Мин үзем югары белемле табибә. Практикамда шундый очраклар булды: кешеләргә химик составлы дарулар язып бирәм – файдасы булмый, киресенчә, хәле начараеп, чир хроникка әйләнә. Дару кайсы җир авырта – шул авыртуны басып, чирне киресенчә тирәнгә кертә яисә авырту башка урынга күчә. Организмның күзәнәкләре яшәү дәверендә төрле агулар белән очраша: болар матдәләр алмашы продуктлары да, авыру сәбәпле бүленеп чыга торган метаболизм продуктлары да. Алар барысы да күзәнәккә һәм тән сыеклыгына – лимфага тупланып бара. Шул рәвешле анда «сазлык» хасил була. Шундый халәттәге организмга химик дару килеп эләккәч, ул аңа атом бомбасы кебек тәэсир итә, организмны туздыра.

Мин һәрвакыт эзләнүдә булдым. 1993нче елда энә белән дәвалау терапиясенә укыдым. Эзләнә торгач, гомеопатия буенча да белем алдым. Тик барыбер дәвалау мин теләгән нәтиҗәне бирми иде. Шуннан 1998нче елда Мәскәүгә барып, сөлек салу буенча укыдым. Беренче тапкыр үземә сөлек салдыргач, бөтен күзәнәгем шатланды. Дөньяда ике рәхәт булса, берсе шушы икән, дидем.

Соңрак үләннәр белән дәвалау буенча да белемемне арттырдым. Хәзер авыруларны дәвалаганда да шушы алымнарны бергә кулланам. Берсенең җитеп бетмәгән ягын икенчесе тулыландыра, – дип сөйләде Фәридә ханым.

Тагын бер сәләте бар икән әле аның. Кешенең чирен кулы ярдәмендә «күрә» ул. Гәүдәм буенча кулын йөртеп, минем кайсы органымның ничек эшләвен дә әйтеп бирде. «Мин күрәзәче түгел. Электән шушылай кешенең чирен «күрү» сәләтем генә бар. Шуның буенча дәвалау курсын да билгелим», – ди үзе табибә.

Үзендә дәваланган һәм сихәтләнгән кешеләрне дә хәтер китабына теркәп бара Фәридә ханым Шәкүрова. Шундый очракларның берсен безгә дә сөйләде:

– Берничә ел элек кыш көне Татарстанның бер районыннан яшь кенә егетне алып килделәр. Астмадан интегә икән. Карап торуы да куркыныч иде аңа: йөзе яшькелт-сары төстә, эт кебек, телен чыгарып, көч-хәлгә сулыш ала, үпкәсе әйтерсең умырткасына ябышкан. Мин моңа сөлек салдым, комплекслы дәвалау курсы билгеләдем. Хәле яхшы якка үзгәреп кайтып китте бу. Җәй көне тагын килде. Мин моны танымадым: йөзе алсуланып тора, мускуллары нык, гәүдәсе төз – Голливуд йолдызы диярсең! Миндә дәваланып кайткач, эшкә урнашкан һәм икенче тапкыр килергә үзе акча эшли алган икән. Тагын бер дәвалау курсы алып кайтып китте. Күпмедер вакыт узгач тагын бер кеше дәваланырга килде. Теге егет белән бер авылдан булып чыкты бу. Ничек соң ул егетнең хәлләре, дип сораштым. Хәле бик әйбәт, Түбән Камага китеп, яхшы эшкә урнашты, дип сөйләде теге кеше. Миңа дәваланырга килгәнче өеннән дә чыга алмыйча, тәрәзәдән генә карап утырган егет бу! Сөлекнең һәм комплекслы дәвалауның могҗизасы дими ни дисең?!

Кайбер кешеләр килә дә: «Миңа сөлекне аякка яки аркага сал, өч тапкыр салсаң, шул җитә», – дип әйтә икән. Тик дәвалану курсы «мин болай телим, шулай эшлә» дигән кагыйдә буенча билгеләнми бит. Табиб үзе ничек дөрес дип саный, дәвалану курсын шулай билгели. «Чире тирәнгәрәк киткән булса, ул кешегә, әлбәттә, күбрәк сеанс кирәк була. Яшьрәк организм тизрәк савыга, өлкәнәйгән саен дәвалану да озаккарак сузыла. Һәр кешенең организмны дәвалануны үзенчә кабул итә. Кемдер сөлек салганның беренче көнендә үк яшәреп, сихәтләнеп кайтып китә. Ә хроник чирләре күп булганнарның организмы башта ул чирләр белән көрәшә, берникадәр вакыт узганнан соң гына савыгу процессы башлана. Аннан соң дәваланырга килгәндә кешенең нияте булырга тиеш. Мин тереләм, миңа һичшиксез файдасы булачак, дигән ихлас теләк белән килсәң, нәтиҗәсе булмый калмаячак. Авыруның ихлас нияте, табибның ярдәме һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте – менә шушы өч багана чир белән көрәштә иң мөһиме.

Авыруны дәвалаганчы, аны булдырмау яхшырак, диләр. Фәридә ханым да укучыларга үзенең киңәшләрен бирде: «Һәр уй, һәр яман сүз организмга тәэсир итә. Әби-бабаларыбыз электән моны белгәннәр. Шуңа күрә тыңлаусыз оныкларын да «бәхет төшкере», «рәхмәт төшкере» дип ачулана торган булганнар. Ә хәзер кеше ничек үзгәрде! Баланы ямьсез сүз белән орышалар. Ә начар сүз организмны җимерә ул. Шуңа күрә андый сүзләрдән ерак торыгыз, яман уйларны да башыгызга кертмәгез. Шул очракта гына сәламәтлекне саклап калып була».

Энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, физиотерапия ярдәмендә дәвалаучы танылган табибә Фәридә Шәкүрова белән элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 279-42-54, (843) 266-01-19, 8-952-036-01-19.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама максатында

Комментарии