Хикмәтле әби белән бабай

Хикмәтле әби белән бабай

Бу мәкаләне язарга «Безнең гәҗит»нең 39нчы санында (26 сентябрь, 2018 ел) А.Мирзамәхмүтовның «Бәрәңгедән мул уңыш алу һәм чүп үләннәрне бетерү сере» дигән язмасы этәргеч бирде. Анда язылганнарны күп кеше, булмас, дип кенә кабул итә. Ләкин үзебезнең (миңа 68, хатыным Әлфиягә 63 яшь) тәҗрибәдән чыгып, без аны чын дип уйлыйбыз. Чөнки 15 ел инде үзебез дә шул эш белән шөгыльләнәбез. Мәкаләдә автор: «Апрель урталарында бәрәңге утыртып, июль урталарында яшь бәрәңге ашыйбыз», – дигән. Без февраль урталарында идән астыннан 100 данә уртача зурлыктагы бәрәңге алып менеп, махсус ясалган тартмаларга салып, җылы урында тотабыз. Кояш карый башлагач, апрель урталарына кадәр тәрәзә төбенә куябыз. Бу вакытта инде алар 5-6 см зурлыгындагы «борын» чыгара. Аннары аларны көздән 4 метрга 1 метр итеп казып калдырып, күтәртеп эшләнгән түтәлләргә утыртабыз. Һәр төбенә көл салабыз. Шул бәрәңгеләр июль аеның урталарына ашарлык булып өлгерә. Бәрәңге утыртасы түтәлне апрель аенда ук кардан чистартып куябыз. Кайбер кешеләр, апрельдә җир салкын, бәрәңге тишелә алмый, дип уйлый. Ләкин алар ялгыша. Бәрәңге башта салкынга ияләшә, вакыты җиткәч, тишелеп чыга һәм июль урталарында әйбәт уңыш бирә.

Тагын бер тәҗрибә белән уртаклашасым килә, без октябрь урталарына кадәр түтәлдән өзеп яшел кыяр ашыйбыз. Теплицабыз да бар, ләкин хатыным Әлфия ачык түтәлдә үскән кыярлар ярата. Сентябрь урталарында төнгә кыяр өстенә полиэтилен пленка каплыйбыз, көндез ачабыз. Картайган үсентеләрне алып, яшь үсентеләргә алыштырабыз, шулай итеп, чын суыклар башланганчы яңа кыяр ашыйбыз.

Гомумән, без тормышта бик актив кешеләр. Үзем ел саен Өлкәннәр көнендә районда уза торган олимпиадада катнашам һәм призлы урыннар алам. Узган ел Әлфия дә беренче тапкыр район олимпиадасында катнашты. Һәм… шаккаткыч хәл, беренче тапкырдан ук район чемпионкасы булып, алтын медальгә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Үземә дә бронза медаль эләкте. Авыл җирлеге командасы район буенча II урынга чыкты. Мондый ярышларда катнашу үзебезгә дә көч бирә. Менә шундый хикмәтле әби белән бабай булып яшәп ятабыз.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Рәсемдә: хат авторы хатыны Әлфия ханым белән.

Комментарии