- 24.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Остеопороз дигән чир белән танышмы сез? Аның сөяк авыруы икәнлеген беләбез, ә менә, инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерә торган чир буларак, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары һәм шикәр диабетыннан гына калышып, дүртенче урында баруын күпләребез белми.
Остеопороз ул – сөяк массасының тыгызлыгы кимү. Шул рәвешле сөякнең ныклыгы югала. Ә ул нык булсын өчен, сөяк тукымасы гел яңарып торырга тиеш. Кеше олыгайган саен, сөяк тукымасы тизрәк таркала. Хатын-кыз организмы остеопорозга бигрәк тә бирешүчән. Кырык яшьтән соң сөякнең үзеннән-үзе таркалуы күзәтелә, климакс чорында сөяктәге кальций юылып чыга башлый. Нәтиҗәдә, авыр сумка күтәргәндә дә, йомшак кына егылганда да сөяк сынучанга әйләнә. Хәтта каты итеп төчкергәндә, йөткергәндә дә күзәтелергә мөмкин ул. Статистика буенча, 45 яшьтән өлкәнрәкләрдә сөяк сыну очракларының 70 проценты – остеопороз билгесе.
Сөякләр төрле сәбәп аркасында ныклыгын югалта. Нәселдәнлек тә сәбәпче була ала моңа. Матдәләр алмашы бозылу, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, организмга кальций җитмәү дә остеопороз китереп чыгара. Кальций сөт продуктларында, көнҗет орлыгында, сырда, чикләвектә, кузаклы культураларда, шпинат, брокколи, инжирда бар – аларны рационга даими кертергә киңәш итәбез. Йөгерү, җәяү йөрүнең дә сөякләргә файдасы зур.
Остеопорозның беренче билгеләре озак вакыт күзгә күренмәскә, сиздермәскә мөмкин. Гадәттә, аны берәр җир сынгач кына ачыклыйлар. Даими рәвештә арка авыртса (мәсәлән, ятканда яки торганда да), буй кыскарып киткәндәй тоелса, бөгелгәннән соң тиз генә тураеп китеп булмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Заманча клиникаларда сөяк тукымасына ультратавыш диагностикасы үткәреп, ягъни денситометрия алымы ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгын тикшерәләр. «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә остеопорозны дәвалау белән тәҗрибәле табиблар – медицина фәннәре кандидатлары Лия Александровна Хөснетдинова (ревматолог) һәм Диләрә Рәхимовна Шаһиева (невролог) шөгыльләнә. Дәвалау билгеләгәнче, табиблар башта тулы анализ үткәрә, аннан соң сезгә массаж язаргамы, энә терапиясеме, дәвалау физкультурасымы, әллә инде таблеткалар яки инъекция билгеләргәме икәнлеген хәл итә. Процедуралар сезгә уңайлы булган вакытта үткәрелә.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»тә чыккан әлеге язманы тотып килүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии