ДОНОРГА НИНДИ ТАШЛАМАЛАР БАР?

Мин – күп еллар өлкәсендә эшләп пенсиягә чыккан кеше. Хәзер күп сулар акты, больницалар яңарды, төрле савыктыру аппаратлары алынды. Бу өлкәдә алга китеш бар. Үзем ничә еллар донор булып, күпме кан тапшырдым. Никадәр кешенең гомерен саклап калдым дип беләм. Нигә менә шуның өчен донорларга бернинди ташламалар да юк икән?

Безгә ул “Мактаулы донор” дигән документны ни өчен бирәләр? Ник соң безгә шифаханәләргә, ял йортларына юлламалар юк? Бу мәcьәлә каралган бит югыйсә. Шулай булгач, нигә район хакимияте, больницасы безнең хакта кайгыртмый икән? Кадерле хезмәттәшләрем, олыгайган кешеләрне ник онытасыз? Олыгайсам да, һаман сәламәтлек сагында торуым белән бик бәхетлемен.

Авырып больницага барсаң, ишек төбендә чират торып, икенче авыру алып кайтасың. Юкса без чиратсыз керергә тиеш бит. Русиянең мактаулы доноры, хезмәт ветераны исемен ни өчен биргәннәр алайса? Үзем 1996 елдан бирле 47 тапкыр кан биргән кеше. Бәйрәмнәрдә бер тапкыр искә алган кеше юк, дарулар бирелми. Еш кына кан басымы белән интегәм. Баш табибка барып, дару белән ярдәм итмәссезме дип сораган идем, больницага ятарга кушты. Үз акчама 150 сумлык дару алдым. табибы дәвалау билгеләде. Хәзер 4778 сум алам, шул акчага коммуналь хезмәтләргә түләргә, дарулар да алырга кирәк… Баш без донорларны һәм үз эшчеләрен бераз кайгыртсын иде…

Нәгыймә СИБГАТУЛЛИНА.

Балык Бистәсе районы.

Русия Федерациясенең кан һәм аның компонентлары донорлыгы турындагы законының (ЗаконРоссийской федерации о донорстве крови и ее компонентов) икенче бүлеге, 11нче маддәсендә каралганча, Русиянең мактаулы доноры түбәндәге ташламаларга ия:

– дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында чиратсыз дәвалану;

– дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында теш протезларын (кыйммәтле металлдан булмаса) түләүсез ясату һәм ремонтлау;

– дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмалары биргән рецептлар буенча даруларны ташламалы рәвештә (50% ташлама белән) сатып алу;

– санаторий-курортларда дәвалану өчен, эш-уку урыныннан бирелүче ташламалы юлламаны чиратсыз сатып алу мөмкинлеге;

– һәр елны үзләренә уңайлы вакытта түләүле отпуск алу;

– таксидан кала, барлык җәмәгать транспортларында бушлай йөрү;

– коммуналь хезмәтләр өчен 50% ташлама белән түләү;

– йорт салу өчен ташламалы ссуда алу мөмкинлеге.

СССРның мактаулы доноры булган кешеләр “Русиянең мактаулы доноры” исеменә тиңдәш булып, шушы ук ташламалардан файдалана.

Кайтаваз

Кара мунча дигәннән…

“БГ”дан мунча турындагы язмаларны укыгач (14 октябрь, №41), шуны аңладым: мунча темасы сәяси дәрәҗәгә күтәрелгән икән. Ә сәясәттә һәркем үзенчә юләрләнә. Тик кирәксез гамәл бу: кемгә нинди мунча ошый, шуны төзесен дә керсен.

Кара мунчага килгәндә, ул безнең авылда да бар иде. 60нчы еллардан соң гына бетте, чөнки замана бер урында тормый, алга бара. Ул үзе үк яңалык таләп итә башлый.

Чыннан да, кара мунчалар өйдән, каралты-курадан 100 метрлап читтә салынган. Күбесенчә бакча башларында, кырыйда җиргә яртылаш күмелеп эшләнгән иде. Ни өчен дисезме? Ут-күз чыга калса дип шулай уйланылган ул. Кара мунчаның яну куркынычы зур.

Бездә шундый бәла чыкты. Тал агачыннан булган мунчабыз шулай читтә тора иде. Ике-өч юынганлыктан, көчле ягыла. Ул көнне дә шултикле кеше керде. Ә төнлә янгын чыккан. Мич артында агачмы, мүкме кысылып калган – иртәнгә мунча бөтенләе белән янып беткән иде инде. Читтә булгач, бер кеше дә күрмәгән дә, сизмәгән дә, ут башка җиргә дә күчмәде. Берәү: “Мунчагыз янып беткән бит”, – дигәч, әти мәрхүм: “Яхшы булган”, – дип кенә әйтте.

Шуннан соң якынрак китереп, ак мунча салдык. Аның иң беренче өстенлеге – янгын чыкмау дип уйлыйм. Аннан морҗа булгач, аны япканнан соң, аскы өлешенә җылы тарала. Кара мунчада мондый эффект юк. Күмер кызуы белән мунча кыза, нинди утын ягуга карап, агач исе тарала. Тәмле, шифалы ис чыксын өчен, алмагач, груша яисә чия агачларын тыгып җибәрсәң дә ярый. Ташка үлән төнәтмәләре сибәргә дә була. Аннан төрле агачлардан (каен, юкә, имән, өрәңге һәм башкалар) җыелган себерке белән чабынасың.

Өченче өстенлек, билгеле, чисталыкта, җылы киенү-чишенү бүлмәсе булуда. Үзем ак мунчаны яратам. Кара мунчада соңгы тапкыр 1979 елда керергә туры килде. Ул елны безнең колхоз Владимир өлкәсендә салам тюклады. Рус авылында кара мунчада юындык. Нәтиҗә чыгарыр алдыннан, бер мәзәк язып китәргә булдым. Хуҗа Насретдин бер бай кешегә кәрзине белән чынаяк-тәлинкәләрне бушлай күтәреп кайткан. “Бу дөньяда синнән дә юләр кеше бар дисәләр, ышанма”, – дигән шунда бай. Хуҗа Насретдин дә җилкәсендәге кәрзинен күтәреп бәргән дә: “Әгәр сиңа монда бер генә булса да чынаяк-тәлинкә ватылмыйча калган дисәләр, һич кенә дә ышанма”, – дип җавап биргән. Әгәр дә кара мунча кереп, бер җирем дә буялмыйча чыктым дисәләр, сез дә ышана күрмәгез.

Сүземне төгәлләп шуны әйтәсем килә: мунчаның агындамы ул, карасындамы – рәхәтләнеп керегез. Бары тик тәнегезгә шифасы гына булсын.

Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы.

Комментарии