Алмагачны сентябрьдә утырту отышлы

Алмагачны сентябрьдә утырту отышлы

Минзәлә якларына кайтканыгыз булса, ел саен сентябрь аенда бер күренешкә тап булырсыз: юл читендә адым саен диярлек алма саталар. Алманың да ниндие генә юк, яшеле, кызылы, сарысы – үз бакчаңда булмаса, сатып ал да аша. Минзәлә халкының алма үстерергә хирыс булуын белеп, юлыбыз төшкәндә Наратлы Кичү авылында яшәүче Рәсимә апа Локмановаларга кагылдык. Аның да бакчасында дистәгә якын төп алмагач үсеп утыра, ә ул агачлар янына җиткәнче үк борынга хуш ис килеп бәрелә: көз исе, алма исе ул. Заманында бу алмагачларны матурлык өчен дип утырткан булган, ә хәзер исә шул матурлык мул итеп нигъмәтен дә бирә. Ризыкны әрәм итү килешмәс, дип, Рәсимә апа бу алмаларны файдалануның да үз ысулларын уйлап тапкан.

– Авыл кешесенең бакчасында алмагачы булса, бик әйбәт инде. Менә без үзебезнекеләрен моннан 23 ел элек утырткан идек, уңышын да мул бирәләр, үзебезгә генә түгел, туган-тумачага да җитә. Бу агачларны яратканга утырттым. Чәчәк аткан чагын кара әле син аның – ап-ак булып утыралар бит, бик матур була, керәсе дә килми бакчадан шул чорда. Аннан соң, бер ара кызара башлыйлар, ул чорда ашап та, кышкылыкка әзерләп тә куям үзләрен. Әле өлгереп беткәч, алманың «шап!» итеп, җиргә коелу тавышы үзенчә матур. Берничә төрле сорттагысы бар, сусыл сарылары, кызыллары, антоновкалар. Күп булсалар да, әрәм итәсе килми. Мин үзем кайнатманы бик яратмыйм, шуңа алмадан повидло әзерләп куярга тырышам. Алманы турыйм да, тимер савытта пешерәм, дуршлаг аша төям, чамалап шикәр комы салам да, куерганчы кайнатам. Кыш көне генә түгел, хәзер ашар өчен дә бик тәмле повидло килеп чыга. Кыш көне пешерү өчен алмадан бәлеш эчләре ясап куям: турыйм да, тимер савытка бушатып, бер кило алмага 250 грамм нисбәтеннән су салам, шуны кайнап чыкканчы ут өстендә тотам, газны сүндерәм, биш минуттан соң, банкаларга тутырып алып куям. Алма бәлешләре пешерү өчен бик әйбәт була бу эчлек. Шулай ук быел как ясадым. Аны да пешердем дә, дуршлаг аша төйдем, әз генә шикәр комы салып бутадым һәм духовкада киптердем. Карап торып кына эшләргә кирәк: мәшәкатьле, авыр эш, ләкин оныклар да, балалар да бик яраттылар. Шулай тутырып куйдым әле туңдыргычка күп итеп ясап. Алманы кызыл карлыган белән катнаштырып компотлар да яптым. Әле дә үсеп утыра кызыл карлыган бакчада. Кышкылыкка саклау өчен, суыткычның иң астагы тартмаларына да салып куям алмаларны, алар яңа елга кадәр бозылмыйча, шунда сакланалар. Ә үзебездән калганнарын терлекләргә ашатабыз. Кая куеп бетерәсең аны – күп бит быел алма уңышы!

АЛМАГАЧ УТЫРТУ ҺӘМ АНЫ КЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ СЕРЛӘРЕ

Алмасы булса, куяр урын табар идек әле, алмагачтан уңмадык шул, дип уфтанып куйгандыр кемнәрдер бу язманы укыгач. Алмагачын берничә мәртәбә утыртып карап та, агачы корыган яки алма бирмәгән кешеләр шактый шул. Шуңа күрә укучыларыбызга берникадәр файдалы киңәшләр бирергә булдык.

Алмагач үсентеләрен 20нче сентябрьдән соң утыртсагыз, яхшы булыр. Бер еллык алмагачларны сайласагыз, отышлырак. Бик зур булмаган чокырга, үсентенең ялганган урынын өстә калдырып утыртасың. Ныгып киткәнче, даими рәвештә су сибеп торасың. Кышка сетка кидереп, салкыннан сакларга кирәк булыр. Язын төрле бөҗәкләрдән саклау өчен, агач төбен акшар белән агартсаң яхшы. Татарстанда үстерер өчен алмагачларның «Жигулевский», «Шрейфленг», «Медуница» кебек сортлары әйбәт санала. Аларның уртача гомере – 25 ел.

Уңыш мул булсын дисәң, үсентеләрне дөрес сайлый белү бик мөһим. Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, шулкадәр тизрәк үсеп китә. Үсентенең артык озын үскәнен сайламагыз, игътибарны тамырга юнәлтегез. Туфрактан казып алганда, үсентенең тамырлары әйбәт сакланганмы – сатып алучы башта шуны карарга тиеш. Тамыр системасы нык булганда гына үсенте яңа урында тиз үсеп китәчәк. Тамырлар кипмәгән булырга тиеш. Сайлаганда, үсентесен суда тоткан яки эченә юеш туфрак салып, целлофанга төргән сатучы янына барыгыз. Яшь тамырның кибүдән саклый торган аерым капламы юк, шуңа күрә әгәр дә тамыр бераз гына булса да җилдә яисә кояшта тора икән, аны инде корыган дип санарга мөмкин.

Белгечләр шулай ук үсентенең кайрысын да тикшереп карарга мөмкин икәнлеген әйтәләр. Әгәр дә ул аз гына булса да җыерчыклана башлаган икән, бу аның питомниктан күптән казып алынуы, инде кибә башлаганлыгы турында сөйли. Тырнак очы белән кайрыны чак кына кузгатып карасагыз, исән үсентенең кайры асты – яшькелт, ә инде һәлак булганнарының коңгырт-кара төстә булыр. Үсентенең яфраклары бар икән, бу аның исән булуы турында сөйли. Әмма утыртканда бу яфракларны, бөрегә зыян китерми генә, өзеп ташларга кирәк. Җимеш агачын яз көне утыртканда, чокырның өчтән бер өлешенә туфрак салып калдыралар. Ул язга кадәр бераз утыра, ягъни басыла төшә дә, көпшәк кала. Үзенә кар суларын әйбәт сеңдерә. Агач утыртканда мондый чокырга суны аз гына салсаң да, җитә. Агач утыртыр алдыннан чокырга ашлама салырга онытмаска кирәк. Органика сыйфатында янган торф кулланыла. Яңа, ягъни чи тирес салырга ярамый, чөнки черү процессы вакытында ул яшь үсентенең тамырын пешерергә мөмкин. Аннан соң мондый урыннарны тычканнар да бик ярата торган була.

Минераль ашламалардан фосфорлы һәм калийлы ашламалар салырга киңәш ителә. Мәсәлән, суперфосфат – иң күп файда бирә торган нәтиҗәле фосфорлы ашлама.

Танылган бакчачы-галим Фарсель Зыятдинов бакчада җиләк-җимеш агачларын утыртканда аларны куе утыртуга юл куймаска куша. «Кайбер бакчачылар, күбрәк төр җиләк-җимеш һәм аларның сортларын үстерү максатыннан, бигрәк тә алмагачларны куе утырталар, хәтта ике алмагач арасын 2 метр гына итеп калдырган кешеләр дә бар. Андый алмагачлар ирек эзләп, сузылып үсәләр, авыру һәм бөҗәкләр тиз тарала, уңыш нык кими. Шуңа күрә, алмагачларның рәт аралары да, рәттәгеләренең аралары да 4 метр булырга тиеш.

Инде зур булып үскән агачларны кышка әзерләүгә килгәндә, агач кәүсәләрен агартып кына калмыйча, кәүсәгә балчык измәсе (су кушып, балчыкны каймак халәтенә китерергә һәм шуңа бер кружка ПВА җилеме өстәп болгатырга) сыларга. Болай эшләгәндә, һава температурасы уйнаклаган вакытта агач кайрысы чатнамый.

АЛМА ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР:

  • Алманы кабыгы белән ашау яхшырак. Чөнки аның барлык файдалы матдәләре дә кабыгы астына урнашкан була.
  • Алма төшләрендә бик куркыныч матдәләр бар, алар агулы дигән сүз – дөрес түгел. Киресенчә, алма төшләре йодка бик бай. Бары берничә бөртек төшен генә ашау да йодка булган көнлек ихтыяҗны тулысынча тәэмин итәчәк.
  • Алмалар ни өчен суда батмый? Чөнки массаларының 20-25 проценты һавадан тора.
  • Яшел алмалар сөякләрнең һәм тешләрнең ныклылыгына уңай йогынты ясый. Күз күремен арттыра һәм төрле ялкынсынуларны туктатырга ярдәм итә. Шунысы да кызык – яшел алмаларда С витамины кызылларына караганда күбрәк була.
  • Көмәнле ханымнарга диетологлар яшел алма ашарга киңәш итә. Чөнки ул туачак балада астма, дерматит һәм тире авырулары, аллергия булдырмаска ярдәм итәчәк.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии