- 23.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №38 (23 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”
Адәм баласы бер абына да шуның өчен гомер буе иза чигә. Мин дә төзәтә алмаслык хата ясап, ике тормышны җимердем. Ахырдан әче күз яшьләре дә, үкенү дә ярдәм итми шул. Гомеремне ялгызлыкта уздырам. Кияүгә чыккан идем дә, озак яши алмадык, аерылдык. Чөнки иремә төшемдә генә түгел, өнемдә дә башка исем белән дәшә идем. Бичаракай, башта түзде, ахырдан: “Юк, Наилә, үз әти-әнием кушкан исемем бар”, – диде.
Аңладым аны, дәшмәдем. Шулай тавыш-тынсыз гына аерылдык. Менә япа-ялгызым көн күреп ятам. Эштән кайтам да диванга бөкләнеп утырам. Телевизор караган булам. Бервакытны магнитофон алдым. Җыр тыңлап тынычланам, янәсе. Шуларны тыңлагач, сагышларым басылыр кебек иде. Ялгышканмын. Яман чиргә дәва юк. Ә җырлар гел миңа атап язылган кебек тоела башлады. Сүзләре йөрәккә пычак булып кадала.
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмагач?
Бер тотынгач, сүземне ерактан ук башлыйм әле.
Алмаз белән бер урамда күршеләр булып яшәдек, бергә уйнап үстек. Мәктәпкә дә гел бергә бара идек. Яшькә бераз олырак иде ул, шуңа да беренче мәхәббәте иртәрәк килде. Күрше авыл кызына гашыйк булуын, аңа багышлап шигырь язуын әйтте. Мөгаен, миндә әле андый хисләр уянмаган, шуңа да аны аңлый алмадым. Алмазны жәлләдем. Көннәр уза торды. Алмаз 10 сыйныфта, мин – 8дә. Без һаман да бергә. Инде мәктәптә да, авылда да безгә бармак төреп күрсәтә, көлә башладылар.
Әле дә хәтеремдә: май ае иде. Имтиханнарга әзерләнәбез. Тау башында утыргыч бар. Бер башында Алмаз, икенчесендә – мин.
– Наилә, беләсеңме, без бит тиздән аерылабыз? – ди Алмаз.
– Әллә Мәскәүгә китәсеңме?
– Юк, Казанга, укырга. Ә син авылда каласың. Синнән башка ничек яшәрмен инде?
– Күрше авыл кызы да барадыр бит, шул җитмәгәнмени? Ике атнага бер булса да кайтырсың әле, – дип көләм.
– Их, син, аңламыйсың… Бернинди дә күрше авыл кызы юк һәм кирәк тә түгел, – диде дә Алмаз тау астына йөгерде.
Ул көнне Алмаз өйгә кайтмаган. Әнисе безгә кереп, миннән сорашып-белешеп, ахырдан үземне сүгеп чыгып китте.
Имтиханнар беткәнче бүтән очрашмадык. Әмма көн дә иртән баскыч төбенә кемдер умырзая, кыңгырау чәчәкләре куя торган булды.
Ә инде Алмаз авылдан киткәч, урам бушап калган кебек тоелды миңа. Нинди генә эшкә тотынсам да, ахырына кадәр башкарып чыга алмадым. Аның миңа никадәр кадерле булуын шунда гына аңладым. Мин дә аны яратам икән ич!
Алмаз авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Еш кайтты авылга. Әмма ул инде элеккеге Алмаз түгел иде. Кыю, сөйләшүе дә үзгәрде. Бу хакта үзенә әйткәч, ул:
– Син авылча уйлыйсың. Казанга укырга кергәч, үзең дә шундый булырсың әле, – диде.
Көннәр, атналар, айлар узды. Мин Алмазны көчлерәк ярата башладым, ә ул сүрелә бара иде, ахрысы. Хәзер инде сирәк кайта. Кайтса да, безгә керми. Кичләрен иптәшләре белән клубка чыга, аулак өйләргә йөри. Ә мин аңа иярә алмыйм, чөнки укучы бала гына.
Бер ел дигәндә, ул мине бөтенләй ташлады. Мин дә башка егетләр белән очраша башладым. Тик егет белән дуслашу озакка бармый, чөнки барысын да Алмаз белән чагыштырып карый идем.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Студент еллары тиз уза икән ул. Бер ел узып китүен сизми дә калдым. Җәйге каникулга авылга кайттым. Нинди бәхет: Алмаз да авылда! Тагын очраша башладык. Көн саен капка төбендә сөйләшеп утырабыз, ул мәзәк хәлләр турында сөйли, мин кычкырып көләм. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, валлаһи. Ләкин бер кичне күгебезне кара болыт каплады.
Сүзне Алмаз башлады:
– Наилә, тиздән мине өйләндерәләр. Мин аны яратмыйм. Миңа син генә кирәк.
– Соң, яратмагач, өйләнмә!
– Булмый шул…
– Нигә?
– Ул… ул… авырлы. Миннән түгел, ышан! Аулак өйгә барган идем, эчелгән. Калганын хәтерләмим.
Бу хәбәр миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
– Син аның белән…
– Юк, юк, юк. Мин бары сине генә яратам. Чык миңа кияүгә. Бу никахка әти-әни дә риза түгел.
Нишләргә иде соң миңа ул чакта: акырып еларгамы, әллә Алмазның куенына керергәме?
– Алмаз, яратам мин сине, тик кияүгә чыга алмыйм. Әгәр дә туасы бала синеке булса, икебезгә дә каргышы төшәр. Димәк, безгә шулай язган. Ачуланма, яме?
Икенче көнне безгә Алмазның әтисе керде. Хәлне аңлатты. Әнием Алмазны яратуымны белә иде, шуңа да ризалашты. Барысы да минем җавапны көтте. Сүз әйтерлек тә хәлем юк, риза булмавымны белдереп, башымны гына селкедем.
Озак та үтмәде, Алмаз өйләнде. Зурлап туй үткәрделәр. Күрше буларак, туйга мине дә чакырдылар. Әлбәттә, бармадым. Ул төнне тау башындагы утыргычка утырып, бүре кебек улап чыктым.
Өч айдан малайлары туды. Тик тормышлары гына барып чыкмады. Күпме генә ялварсам да, Алмаз ике көннең берендә мин яшәгән тулай торакка килеп йөрде. Авылда сүз чыгудан, гайбәттән курыктым. Әни авылга кайткан саен: “Балам, сабыр бул, кеше гаиләсенә керә күрмә”, – дип тәкрарлады.
Шөкер, Алмаз укуны тәмамлауга, юллама буенча башка шәһәргә киттеләр. Ләкин анда да тыныч, матур яши алмадылар. Хатыны чит ирләр белән чуала башлаган, Алмаз үзе дә шул юлга баскан дигән сүзләр ишетелде.
Улларының бәхетсез булуында әнисе мине гаепләде. Бер бөртек гаебем булмаса да, каршы дәшми килдем. Ә инде баланың, чыннан да, Алмазныкы түгеллеген белгәч, ялгышуымны аңладым.
Аның белән елына бер тапкыр Сабан туенда очрашабыз. Нәкъ элеккечә сөйләшеп сүзләребез бетми.
– Наилә, мин сине һаман да яратам, – ди ул миңа.
– Мин дә, – дип җавап бирәм.
– Чык миңа кияүгә, яшик бергә.
– Хаталарны төзәтеп булмый, Алмаз. Синең гаиләң бар, улың үсә. Ятим итмә аны. Мин инде ялгызлыкка ияләндем, ничек тә түзәрмен…
… Тау башы. Утыргыч. Акрын гына язгы җил исә. Монда минем яшьлегем, юләрлегем, шашып-шашып яратуым һәм ялгышым адашып йөри.
М.Наилә
Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә
Мәхәббәт – татлы да, газаплы да булган олы бер хис. Чын мәхәббәт бер генә була, ул – мәңгелек. Сезгә дә бер мәхәббәт тарихын язарга булдым.
Түбән Кама шәһәрендәге танышым үзләре белән бер подъездда яшәүче мөлаем дуслары белән таныштырды.
Харис абый белән Сөмбел апа – олы яшьтәге кешеләр. Ир белән хатынның бер-берсенә булган хөрмәте, мәхәббәте беренче караштан ук күзгә ташлана. Алар яшьлек елларында Казанда очрашып, шунда таныша. Харис абый – Бөгелмә, Сөмбел апа – Түбән Кама якларыннан.
Харис абый КХТИның икенче курсында укыганда, үзәк китапханәдә китап укып утыручы ике кыз янына килә дә исәнләшә. Туташларның берсенә күзе төшә. Ул кызга бер күрүдә гашыйк була. Кызлар исә КДПУ студентлары икән. Берсе – Сөмбел, икенче – Лилия.
Тора-бара аларның танышлыгы – дуслыкка, ә дуслык мәхәббәткә әверелә. Дүрт ел очрашалар. Харис абый укуын тәмамлагач, өйләнешергә сүз бирешәләр. Тик өйләнү тиз генә насыйп булмый.
Сөмбел апаның укуы тәмамланыр алдыннан, Харис абыйның дус егете өйләнә. Аларны туйга чакыралар. Шунда бер егетнең Сөмбел апага күзе төшә дә, гел аның янында бөтерелә башлый. Кайчакта кочып та ала. Бу Харис абыйга ошамый, билгеле. Тавыш чыга. Ул кызулык белән Сөмбел апага да кимсетүле сүзләр әйтеп ташлый. Шушы кечкенә генә аңлашылмаучанлык аркасында аларның юллары аерыла. Диплом алгач, Сөмбел апа үз якларына кайтып китә, ә Харис абый Казанда кала. Вакытлар узу белән, берсе өйләнә, икенчесе кияүгә чыга. Тик бер-берсен оныта алмыйлар.
Ел арты ел үтә. Икесенең дә балалары үсеп, тормыш коралар. Харис абый пенсиягә чыккач, үзен бик ялгыз хис итә. Өч бүлмәле фатирында гел берүзе. Хатыны айлар буе я кызы белән киявендә, я улы белән киленендә тора. Хатыны Харис абыйны санламый. Шундый ялгыз чакларында Сөмбел апаны уйлап, аның йөрәге телгәләнә.
Сөмбел апа малае, килене, ике оныгы белән Түбән Камада яши. Ире яман чир белән 55 яшендә үлеп китә. Ул да Харис абый белән булган бәхетле мизгелләрне бер дә исеннән чыгармый.
…Җәйнең бер матур чорында алар уйламаганда-көтмәгәндә “Бәкер” дигән санаторийда очраша. 21 көн бергә булу, эч серләрен бушату аларны яңадан якынайта, әйтерсең 35 ел өзеклек, аерылып тору булмаган да. Харис абый бергә тормыш кору турында сүз кузгата, ә Сөмбел апа бераз сабыр итәргә куша. Санаулы көннәр тиз үтә, аерылышыр вакытлар да җитә.
Харис абый аны автобуска утыртып җибәрә. Сөмбел апа үз-үзен тиргәп кайта: “Ник риза булмадым инде?! Болай да бик күп еллар аерылып тордык, һәр икебез дә эчтән газапландык бит. Нигә сузарга? ” – ди.
Кайтып станциягә төшкәч, үз-үзенә ышанмый. Аны елмаеп Харис абый каршы ала. Ул такси белән кайткан икән. Алар Сөмбел апа өенә кайта, балалары белән киңәшләшәләр, аларның ризалыгын алалар. Харис абый Түбән Камага күчеп килә, гөрләтеп туй ясыйлар. Ике бүлмәле фатир сатып алып, бергә яши башлыйлар. Шулай итеп, алар 5 ел бергә.
Мәхәббәт яшьләрдә генә түгел, олыларда да була икән. Аларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә нур балкый. Үзләрен бик бәхетле хис итәләр. Аларга карап, һәр икесенең дә балалары шатланып яши.
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Насыйбымны эзлим
РЕДАКЦИЯДӘН: танышу белдерүләре газетабызда бушлай басыла. Кайбер мәгълүматлар алу өчен, телефон номерыгызны да язарга онытмагыз, ул газетага сезнең теләк буенча гына бирелә, бу хакта да искәртсәгез иде. Номер ияләрен редакциягә шалтыратып белешергә мөмкин яисә шул номерны күрсәтеп, буш конверт салынган хат юллый аласыз. Сезнең белән аралашу ихтималы номер ияләренең үз карамагында.
Өстәп шунысын да әйтик: Казанда яңа оешкан “Насыйп ярым” танышу клубы белән дә тыгыз элемтәдә торачакбыз. Безгә килгән белдерүләрнең барысы да клуб җитәкчеләренә тапшырылачак. Димәк, танышу өчен мөмкинлекләр арта. Һәркайсыбыз парлы, нык терәкле һәм бәхетле булсак иде. Ә “БГ” бу эштә бар көчен куеп ярдәм итәргә әзер.
067. Яраткан газетам, күп икеләнүләрдән соң, бәлки, мин дә үземә тиң парымны-ярымны табармын дигән өмет белән сиңа хат язарга булдым.
Миңа 43 яшь (ләкин яшь күренәсең, диләр). Буем – 166 см. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, ислам динен хөрмәтләп яшәргә тырышам. Өч кызым бар (23, 21, 14 яшь). Оят булса да әйтим, әлегә чын мәхәббәтне таба алганым юк. Ә яратасы һәм яратыласы шундый килә.
Киң күңелле, иманлы, игелекле, озын буйлы, ул – минем, ә мин аның бердәнбере булырлык, сөеп-сөелеп яшәрлек кеше эзлим,
Һөнәрем буенча шәфкать туташы. Район үзәгендә үз йортым белән яшим. Аерылган. Ялганны, хыянәтне, көнчелекне, эчүчелекне, ялкаулык һәм саранлыкны яратмыйм.
Телефоным редакциядә.
068. Миңа 41 яшь. Тол хатын. 14 һәм 17 яшьлек ике улым бар. Васильевода үз өем белән яшим. Тормыш итәрдәй 40-50 яшьлек ир-ат белән танышыр идем.
Тел: 89047613686.
Казанда “Насыйп ярым” яучылык клубы
Үз бәхетен эзләгән, әмма моның өчен чара таба алмаган ялгыз җаннар! Сезгә ярдәмгә киләбез.
Хатын-кызлар – 25, ир-егетләр 35 яшьтән башлап (яше чикләнмәгән) Казандагы “Насыйп ярым” клубына рәхим итегез. Сезне Лобачевский урамындагы 4нче йортта (Ленин бакчасы тукталышы) “Ностальгия” пицца кафесында һәр якшәмбе 17 сәгатьтә көтәбез. Тел.: 8–960–043–45–60
Комментарии