РИНАТ АКЧУРИН ЯЛГЫШЫ

РИНАТ АКЧУРИН ЯЛГЫШЫ

Бу мәкаләмне язарга атказанган медицина галиме Ринат Акчуринның «АиФ» газетасында (санын төгәл белмим, 2012 елгы) язмасы этәрде. Укучы галимгә сорау бирә: «Ни өчен Кавказда яшәүчеләр Русиянең башка халыкларыннан озаграк яши?» Акчурин болай дип җаваплый: «Кавказ халыклары Русиянең башка халыклары кебек тәмәке тартмый, аракы эчми, алар нәселләре белән башка халыклардан аерылып тора». Ринат бик тирән ялгыша. Кавказ халыклары, киресенчә, башка халыкларга караганда, күбрәк эчә, тарта.

Хәзер Ринат Акчуринның ялгышын исбатлыйм. Монда бөтен хикмәт – суда. Кавказ халыклары таудан агып төшкән боз суы куллана. Ә боз суында, кан тамырларына утырып, аларны нечкәртүче юшкыннар юк. Җир астыннан чыккан чишмә суында известьтән тыш без белмәгән тагын күп матдәләр бар. Мисал өчен, яңа чәйнектә, ярты ел чишмә суы белән чәй кайнатуга, аның эче ташка әйләнә. Ә кеше гомер буе шул юшкынлы суны эчеп, күп органнарын таш белән тутыра. Ә нәтиҗәсен үзегез беләсез: кан басымы, күз күрмәү, зиһен начарлану. Ә бит баш миендәге капиллярлар иң элек эштән чыга. Әгәр мин медицина өлкәсендә Акчурин кебек зур галим булсам, фән өчен бик файдалы тәкъдим ясар идем. Моның өчен Кавказ тавы итәгенә ике авыл төзер идем. Бер авылга Кавказ халкы балаларын урнаштырып, чишмә суы белән тукландырыр идем, ә икенче авылдагы башка милләт балаларына боз суы кулландырып яшәтер идем. Иманым камил, чишмә суы эчеп яшәгән Кавказ халкының гомере бу очракта күп елларга кыскарак булыр. Юшкын утырып тарайган кан тамырлары йөрәкне эштән чыгара. Бу көчле насосны кечкенә торбага ялгап эшләткәндәй була.

Тагын бер дәлил. Ни өчен Кавказ халыклары картаеп үлгәндә дә, аларның кан тамырлары, бавыры, бөере чиста? Чөнки алар боз суы куллана.

Ә ни өчен төньяк халыкларының гомере кыска диярсез? Алар да бит боз суы куллана. Дөрес җавап, минемчә, болай. Алар бик аз санлы халык. Монда, туган туганга өйләнеп, алар акыл һәм физик яктан чын кешелек сыйфатларын югалта. Моны ул халыклар элек-электән белгән. Әгәр үз якларына башка милләт вәкиле адашып килеп чыкса, яки бәхетсезлектән яшәргә мәҗбүр булса, үз хатыннарына бу кешедән бала таптырганнар. Коръәндә «кеше җиде буыннан соң гына үз туганына өйләнә ала» дип әйтелгән. Чиста куллансалар да, аларның гомерләре кыска.

Барлык тереклек 75-80% судан тора. Су – ул тереклекнең нигезе һәм яшәеше. Чиста су проблемасы үзен елдан-ел күбрәк сиздерә. Бигрәк тә Татарстанның нефть чыккан төбәкләрендә. Нефть алынган бушлыкка пычрак су тутырып, без үз-үзебезне алдыйбыз гына. Шуны белегез: җир астында суны тотып булмый. Мисал өчен: аны Әлмәттә тутырсаң, ул Башкортстанга барып чыга. Суга хлор һәм башка агулар кушып кына аның сыйфатын яхшыртып булмый.

Һәрбер гаиләдә, ашханәләрдә ашамлык әзерләргә дигән суны кичтән кайнатып, савытларга тутырып куярга кирәк. Ә иртән шул суның өске өлешен генә куллану яхшы. Аш-су әзерләүчеләр өстән әмер биргәнне көтмәсен, бисмилла әйтеп, милләтебез сәламәтлеге өчен тырышсын иде. Менә шунда без дә, Акчурин ялгышын исбатлап, Кавказ халыклары кебек озын гомерле булып яшәрбез.

Хәзерге заманда илдә тонналап дару-агу җитештерүче заводлар бар. Әле ул гына җитми, аннан да күбрәген чит илдән сатып алабыз. Даруханәләрдән дару алучы кешегә минем исем китә. Әле ул даруларның кеше сәламәтлеген ныгытканы юк. Бу һәркемнең үз кулында. Тыныч тормышта аракы эчмичә, тәмәке тартмыйча, химия кулланмый гына, үзең үстергән ризык ашап яшәргә кирәк.

Мин Ринат Акчуринны нурлы, зыялы шәхес дип саныйм. Ул бит Ельцинның йөрәгенә операция ясауда катнашкан кеше. Күп белсәк тә, Русиянең кайсы гына өлкәсен алмыйк – бездә наданлык. Алгарыш безгә башка илләрдән килә. Ни өчен дәүләт шулкадәр галимне асрыйдыр. Әйтик, химия заводы агуын чистарту өчен алга киткән илләрдән патент сатып алу яхшырак булыр иде. 2009 елның августында химия заводы ягыннан килгән яңгыр хәтта колорадо кортларын да койды. Җирдә суалчаннар юкка чыкты. Мәскәүдәгеләр безнең агулану хисабына рәхәтләнеп яши.

Минем фикерне, бәлки, берәрсе Ринат Акчуринга җиткерер. Язмамдагы тәнкыйть сүзләре аның дәрәҗәсен төшермәс дип уйлыйм. Ул Русиянең күренекле галиме булып кала бирә. Мин, бернинди белемсез кеше, зур галимгә тәнкыйть сүзләре җиткердем. Моның өчен мине гафу итегез. Без күп вакыт галимнәрнең фикере белән килешмәсәк тә, дәшми калабыз, оялабыз, куркабыз…

Тәфкил НУРГАЛИМОВ.

Мамадыш районы, Югары Ушма авылы.

Редакциядән.Галимнәрне шаккатырып, менә шулай фикер йөртә авторыбыз. Бәлки, газета укучылар арасында Тәфкил Нургалимов кебек милләтенең сәламәтлеге өчен янып-көеп яшәүчеләр бардыр. Тормыш тәҗрибәгездән чыгып, тәкъдим-киңәшләрегезне языгыз. Сәламәт, бәхетле булыйк.

Комментарии