Банкларны ничек авызлыкларга

Банкларны ничек авызлыкларга

Хәтерләсәгез, берникадәр вакыт элек «БГ» битләрендә буенча комиссияләрнең законсызлыгы турында язмалар биреп барган идек. Баксаң, банклар белән заемчылар (алар кулланучы булып санала – ред. искәрмәсе) арасында килеп туган бу каршылыклы мөнәсәбәтләр буенча законда шактый яңалыклар булган икән. Түбәндәге материалда автор шулар турында сөйли.

Хәзерге вакытта судлар мондый эшләр белән шыплап тулган. Банклар халыкны талау өчен нәрсә генә уйлап чыгармый?! Ссуда счеты ачып аңа хезмәт күрсәткән өчен, кредит биргән өчен hәм шуңа охшаш башка законсыз комиссияләрне заемчылар зурдан кубып кайтарып ала башлагач, банклар талауның яңа төрен уйлап чыгарды. Ул болайрак булырга мөмкин: заемчы банктан 100 мең сум кредит сорый. Аңа бу сумма бирелә, әлбәттә, ләкин кредит килешүендә генә бурычка алынган акча нигәдер 120 мең сум итеп күрсәтелгән… Баксаң, 20 мең сум тотып калып, заемчының тормышын иминиятләштереп куйган икән… Кайчакта заемчы моның белән килешергә мәҗбүр, тизрәк акча кирәк бит! Ә кайберәүләр килешүне яңадан өйрәнгәч кенә алдануын белә. Банкка мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе бер инде: үзегез кул куйдыгыз, килешүне укырга иде!

Кемдер, әлбәттә, моның белән килешергә дә мөмкин. Тик мин болай эшләргә киңәш итмәс идем. Әгәр сезне кредит алганда мәҗбүриләп яки әйтми-нитми генә шактый «түгәрәк» сумма барабәренә иминиятләштергәннәр икән, ул акчаларны кайтарып алырга була. Алай гына да түгел, бу гамәле өчен банктан сезнең файдага шактый зур суммада штраф та түләттерәчәк әле!

Вәзгыять кайчан уңай якка үзгәрә башлады соң? Бу елның апрель аенда Татарстан Югары Судының надзор инстанциясендә Русиядәге иң эре банкларының берсе белән заемчы арасындагы эш каралды. Баксаң, банк заемчыны иминиятләштерү программасына керткән икән, взнос та алып калган, әлбәттә. Югарыда без тасвирланган эпизодка охшаш күренеш инде. Заемчы судка мөрәҗәгать иткән, шулай итеп, эш Югары Судның надзор инстанциясенә кадәр үк барып җиткән. Суд бу утырышта банкның гамәлләрен законсыз дип тапты! Кулланучы хокукларын яклау турындагы закон бер товар яисә хезмәт күрсәтүгә икенче товар яки хезмәт күрсәтүне мәҗбүриләп тагуны катгый тыя. Суд заемчының хокуклары бозылуны башка фактлар белән дә дәлилли: банк, асылда, үз эшчәнлеген (урысча «предпринимательский риск» дип атала – авт. искәрмәсе) иминиятләштерә hәм моны заемчы хисабына гамәлгә ашыра; кредит күләме автомат рәвештә арта hәм, шул рәвешчә, заемчы артык процентлар түләргә мәҗбүр; заемчының иминиятләштерү компаниясен сайлау хокукы кысыла hәм башкалар… Югары Судның бу карарыннан соң район hәм җәмәгать судлары моңа охшаш дәгъваларны кулланучы файдасына хәл итә башлады.

Үзгәрешләрнең дәвамы Русия Югары Судының 28 июньдә кабул иткән 17нче номерлы карарында чагыла. Юристларда бу карар «унҗиденче карар» дип телгә кереп калды. Ул кулланучы хокукларын яклау турындагы закон канаты астына алынган хокукый мөнәсәбәтләрнең исемлеген киңәйтүе белән генә түгел, без алдарак телгә алган штраф түләттерү (кулланучы файдасына) тәртибен кертүе белән дә күңелгә хуш килә. Элек суд кулланучы файдасына карар чыгарганда бу штрафны дәүләт файдасына түләттерә иде. Хәзер ул тулаем кулланучы файдасына түләттерелә. Штраф күләме кулланучы файдасына канәгатьләндерелгән суммаларның (моңа комиссияләр, чит акчадан файдаланган өчен процентлар, әхлакый зыян керә) 50 процентын тәшкил итә. Әйтик, без югарыда мисал итеп китергән 20 мең сумга алданган очракта суд банктан сезнең файдага әхлакый зыян hәм башка суммаларны исәпкә алмый торып та, кимендә 10 мең сум штраф түләттерәчәк! Бу – Югары Суд тарафыннан куелган катгый таләп hәм судьяларның анын күләмен үз белдеге белән генә киметергә хакы юк.

Күргәнегезчә, банкны хокук бозган очракта саллы гына суммалар белән «җәзаларга» мөмкин. Бары тик законнарны белеп эш итәргә генә кирәк!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Банктан кредит комиссияләрен кайтарып алу буенча түбәндәге телефоннар аша белән киңәшләшергә мөмкин: 8-927-039-10-47, (8843)2-39-10-47

Галимжан ХАНОВ, юрист.

Комментарии