Варикоз: операциясез генә җиңеп буламы?

Варикоз: операциясез генә җиңеп буламы?

Варикоздан интегүчеләр еш кына аякларының авыраеп һәм шешмәкләнеп торуыннан зарлана. Күпләр шул авырту билгеләре белән яшәвен дәвам итә, чөнки хирург пычагы астына ятудан куркалар. Ләкин медицина гел алга бара. Һәм бүгенге заманда варикозны пычаксыз гына да дәваларга мөмкин.

Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, хирург, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге флебологы Мансур ШАКИРОВ белән сөйләштек.

– Мансур Исхакович, варикоз ни сәбәпле килеп чыга?

– Иң киң таралган сәбәпләрдән нәселдәнлек, йөклелек, гормоннар балансының бозылуы, даими рәвештә авыр хезмәт белән шөгыльләнү, аз хәрәкәтләнү, артык авырлык, тәмәке тарту, аяктагы җәрәхәтләр, самолетта еш очу, кайнар климат, уңайсыз киемнән йөрүне атарга була. Кызу цехта көн дәвамында аягөсте эшләү шулай ук кан тамырлары киңәюгә китерергә мөмкин.

– Варикоздан операция ясамый гына да котылырга буламы?

Безнең клиникада, традицион операциядән тыш, кан тамырларындагы бушлыкны эндовазаль ысул белән тутыру, мисал өчен, лазерлы коагуляция ысулы (ЭВЛК) да кулланыла. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга да, озак вакытка больницага керергә дә кирәкми. Ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамырлары да тизрәк төзәлә.

– Бу ысул ярдәмендә ничек дәвалыйлар соң?

– Лазер нурланышының җылылык энергиясе ярдәмендә киңәйгән кан тамырларында канның кирегә йөрүе туктатыла – ЭВЛК ысулы шуннан гыйбарәт. Тамырларда канның кирегә йөрүенә каршы көрәшә торган иң үтемле чараларның берсе бу. Кан тамырының нинди диаметрда, варикозның нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, лазерлы коагуляция ысулы ярдәмендә дәваларга мөмкин. Процедура өлешчә наркоз белән ясала, 30-40 минутка гына сузыла.

– Кан тамырларын эндовазаль лазерлы коагуляция ысулы белән дәвалаганнан соң, тернәкләнү чоры ничек уза? Нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсәдән тыелырга кирәк?

– Процедурадан соң авыруның аягына махсус оек кидерелә. Аны кигән килеш 40 минут тирәсе йөреп торырга кушыла. Бу оек кан сауган, кара янган урыннарны кире үз хәленә кайтарырга ярдәм итә. Махсус компрессион трикотажны процедурадан соң 5 көн буе тәүлек дәвамында, ә аннары 1 ай тирәсе көндезләрен киеп йөрергә кирәк булачак. Лазерлы коагуляциядән соң берничә тәүлек аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 2 атна тирәсе кайнар ваннага һәм 1 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә – башка чикләүләр юк.

Изображение удалено.Дәвалануны никадәр иртәрәк башласаң, шул кадәр яхшырак. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле табиб-флеболог варикозның дәрәҗәсен ачыкларга да ярдәм итәр, профилактика буенча киңәшләр дә бирер. Тулы мәгълүматны (843) 2-101-106 телефон номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии