Чәчүлек бәрәңгең «картайса»…

Чәчүлек бәрәңгең «картайса»…

Быел бәрәңге уңышы мулдан булды. Әмма ул чери, саклап булырмы, дип борчылучыларны еш очратабыз. «Арбаны – кыштан, чананы җәйдән әзерлә» дигән әйтемне искә алып, бүген тәкъдим ителәсе киңәшебезгә колак салучылар отар. Чөнки бакча эшләрен планлаштыру, кирәк-яракның хәстәрен алдан күрү өчен кыш иң уңайлы ел фасылы. Һәм… нәтиҗә буларак, киләсе кышта, бәрәңгем чери, дип зарланмассыз.

Бакчага алты-җиде ел рәттән үз кишәрлегеңдә үскән чәчүлекне генә утыртсаң, бәрәңге уңышының бермә-бер кимүе өстенә, аның нематода, фитофтороз, бәрәңге рагы, коры черек кебек чирләргә тиз бирешүе, сортына хас күркәм сыйфатлары – тәме, төсе, формасы югалуы, кышын начар саклануы беребезгә дә сер түгел. Димәк, чәчүлек «картайган», сортларны кичекмәстән алыштырырга вакыт. Галимнәр сыйфатлы чәчүлек материалын мини-бүлбе, суперэлита һәм элитага бүлеп йөртә. Белгәнебезчә, шәп чәчүлек бик кыйммәт тора: безнең төбәктә килосы илле тәңкәдән ким түгел, почта аша заказ биреп, республикадан читтәге берәр фәнни-тикшеренү үзәгенең сорт сынау лабораториясеннән кайтартсаң, хәтта йөз сумга да тартуы бик мөмкин. Әмма һәр кыен хәлдән кимендә җиде чыгу юлы бар. Әйдәгез, дусларым, шуларның берничәсен бергәләп карыйк һәм мәшәкатеннән курыкмыйча, тәвәккәлләп эшкә тотыныйк. Сынаганым бар: кәсебенә керешсәң, мул уңыш бирүчән суперэлита, элита бүлбеләрне үзебез дә җитештерә алабыз. Чыгымы юк дәрәҗәсендә, нәтиҗәсе – куандырырлык. «Кышка кереп килгән мәлдә, бәрәңге турында сүз башлау – ахмаклык. Юк белән баш катырып утырма әле монда, туйганчы йоклап, телевизор каршында диванда аунап, гәҗит укып, бәлеш ашап, мунча кереп, рәхәтләнеп ял итәр вакыт», – дип, мине ачуланырга ашыкма әле, укучым. Мәкаләмне сабырлык белән укып чыксаң, хаклы булуыма төшенерсең. Кызыксынып, монда язылган ысулларны бу кышта ук гамәлдә кулланырга керешеп, үзең яңарткан бүлбеләрне утыртып, якын киләчәктә бер төптән яртышар, хәтта берәр чиләк бәрәңге ала башлагач, үземә рәхмәтле булып куюың да бар.

Беренче ысул: утырту материалын орлыктан үстерү.

Март ахырында кайнар фитоспорин эремәсе бөркеп зарарсызландырылган яки мичтә кыздырып алынган уңдырышлы бик йомшак торф – туфрак катнашмасын 4-5 см калынлыгында, төбе тишекле пластик лотокка яки тактадан ясалган әрҗәгә тутырып, өстенә мул итеп чиста кар сибәбез. Бакчабызда үскән «бәрәңге алмасы»ның тәмам өлгергән, марганцовка эремәсендә зарарсызландырылган орлыкларын, арасын 5 см калдырып кар өстенә чәчеп, пленка каплап, җылы урында тишелдерәбез. Һәркөнне пленканы ачып җилләтәбез. Үсенте 2-3 см га күтәрелүгә, тамырын саклык белән генә чокып алып, яфракчык очын гына өстә калдырып, аерым савытка күчереп утыртабыз. Бәрәңге шытымы нәзберек. Су күп сипсәң, караяк белән авырый. Җылымса суны савытның кырыена гына сибәбез, үсентене чылатмыйбыз. Май уртасында, туфрак 7-8 градуска чаклы җылынгач, үсентеләрне көл, черемә кертелгән бик йомшак туфраклы, дымлы түтәлгә күчерәбез, арасын 40 см калдырып утыртабыз. Тукылмаган материал каплап, кыраулардан саклыйбыз. Төбен ике мәртәбә өябез, чүпләрен утап, туфракны йомшартып торабыз, су, сыек ашлама, үлән, тирес ачыткысы, күл суы, биогумус эремәсе сибәбез. Беренче елда бер төптә бытбылдык йомыркасы зурлыгы һәм аннан да ваграк 20-30 данә мини-бүлбе өлгерә, уңышы – 0,7-1 кг чамасы. Аны киптереп, кояшта яшелләндереп, базда саклыйбыз. Икенче елда һәр төптән ярты чиләк чамасы уңыш чыга: 15-18 данә тавык йомыркасы зурлыгы һәм аннан да эрерәк супер-супер элита чәчүлек материалы ул. Өченче-дүртенче елларда (супер – элита, элита) уңыш арта бара, бәрәңге бишенче елында да сынатмый. 1 грамм орлыктан өч ел дәвамында үрчетелгән элита бүлбеләр 1 сутыйга утыртырга җитә. Әлеге ысулның өстенлеге шунда: мондый чәчүлек вируслардан, чирләрдән тулысынча азат, мул уңыш бирә, яхшы саклана. Алдан әзерләгән бәрәңге орлыкларыгыз булмаса да, борчылыр урын юк, чөнки ул махсуслашкан кибетләрдә сатыла. Иртә өлгерешле сортлар: Фермер, Алена, Милена, Алмаз, Снегирь, Жуковский ранний, уртача иртә өлгерешлеләре – Адретта, Краса, Реванш, Дева, Баллада, безнең шартларда киң таралган мул уңыш бирүчеләре: Ред-Скарлет, Удача, Розара, Невский һ.б. Бәрәңге орлыгы 6-10 ел шытым бирергә сәләтле.

Икенче ысул: эре бәрәңгедән мини-бүлбе үстерү.

Чәчүлекне савыктыру-яңартуныңиң җиңел алымы ул. Галимнәр үсемлекнең иске күзәнәгеннән яңасын тудыруны клонлаштыру дип атый. Яз көне базда берничә эре бәрәңге «качып» калып, җәй буена шунда үреп, тамырчыклар җибәреп, көзгә чаклы ботакчыкларында күпсанлы вак кына бәрәңгечекләр үстереп куюына кайсыбыз юлыкмаган? Гадәттә, баз чистартканда, без аларны шәлперәйгән яки таш булып каткан «әнкә» бәрәңгесе белән бергә чыгарып ташларга күнеккәнбез. Ә юкка! Нәни бүлбечекләрне җыеп алып, киптереп, киләсе язга чаклы сакласак, чиста, чирсез, бер дигән утырту материалына ия булачакбыз бит! Ә аннан соң киләсе җәйдә супер-суперэлита үстереп алырга була. Димәк, иң әйбәт уңыш бирүче берничә сортлы бәрәңгенең иң эреләрен генә сайлап алып, махсус рәвештә базда калдырырга кирәк булачак. Сортлары буталмасын өчен, төрле урыннарга салырга онытмыйк. Ара- тирә базга төшеп, дымландырып торсак, нәни бүлбеләр эрерәк булыр.

Өченче ысул: мини-бүлбеләрне чыбыкчадан үстерү.

Бәрәңге чәчәк атып бетергәч, иң көчле төптән берничә сабак кисеп алабыз, аларның очын һәм төп өлешен кисеп атканнан соң, 3-4 сантиметрлы кисәкләргә бүлгәлибез, һәркайсында яфрагы булуы мәҗбүри. Чыбыкчаларны дүрт сәгать буе алсу төстәге марганцовка эремәсендә чылатабыз. Кич булгач, аларны көндез кояш нурлары туры төшми торган күләгәле урындагы түтәлгә, рәт араларын 20 см, үсенте араларын 3 см калдырып, тезеп утыртабыз. Чыбыкча утыртылганда, яфракларның вертикаль рәвештә басып калуы, өчтән ике өлешенең туфракка күмелүе мәҗбүри. Яфрак уентыгы бөресе 1 см тирәнлектә күмелгән булырга тиеш. Түтәлне мүлчәләп, әйбәтләп су сибәбез. Өч атнадан яфраклар саргая, корый, ә уентыкта нәни бәрәңгеләр ярала башлый. Утыртканнан соң бер ай узгач, чыбыкчаларны тамыры белән казып алабыз, нәни бүлбеләрен җыеп киптереп, яшелләндереп, киләсе язда утырту өчен бик яхшы сыйфатлы супер-суперэлита чәчүлек орлыгына ия булачакбыз. Мәшәкатьле, әмма отышлы алым.

Дүртенче ысул: чәчүлек бүлбеләрне эре бәрәңгенең югары өлешеннән үстерү.

Әлеге алымны үз бәрәңге бакчабызда Ред-Скарлет сортында сынап карадым. Нәтиҗәсе шаккаткыч. Язын 13 чиләк бәрәңге утыртып, көзен илле ике капчык уңыш җыйган идек. Апрельдә иң эре бүлбеләрнең бары тик өске өлешен генә 4-5 см калынлыкта кисеп алабыз да (калганын ашарга яки утыртырга була) дымлы пычкы чүбенә күмеп үретәбез, тамырландырабыз. Өсләренә атнага ике-өч мәртәбә җылы су бөркибез. Өч атнадан бүлбеләр түтәлгә утыртырга әзер. Тирән күмдермибез, шуңа күрә бик тиз тишелеп чыгалар, төбен биек итеп өеп, утап, корткычлардан саклап үстерәбез. Шәхсән үзебез аларны «Престиж» белән эшкәртеп утырткан идек, шунлыктан колорадо коңгызы һәм каты корт зарарламады. Столоннары күпсанлы булганга, уңышы бик мулдан иде. Бер төптән 25-28 данә эре бәрәңге чыкты, вагы булмады диярлек.

Бишенче ысул: чәчүлек бәрәңгене үрентедән үстерү.

Бу алымга очраклы рәвештә тап булдым. Бер елны фатирыбызның караңгы бүлмәсе почмагындагы кәгазь капта онытылып калып, бөрешеп каткан бәрәңгеләрнең ярты метрлы үрентеләрен сындырып алып, бакчага өй артындагы уйсулыкка илтеп салдым. Тирә-юньне ямьсезләмәсеннәр әле дип, өсләренә берничә көрәк балчык аттым һәм алар турында оныттым. Карлыган җыярга дип шул арага керсәм, аяк астында бәрәңге үсентеләре тезелешеп тора, куе яшел булып үсеп маташалар. Бакчада эш баштан ашкан, кара көзгәчә аларны уйлап та карамадым. Ә кышка керер алдыннан карлыган төпләрен казыган чакта шул чүплекне дә тузгытып аттым. Үз күземә үзем ышанмыйча торам: ташландык үрентеләрдән әллә ничаклы бәрәңге үскән! Күбесе әстерхан чикләвеге чаклы, тавык йомыркасы зурлыгындагылары да бар, ваклары исәпсез күп иде. Икенче язда бәрәңге үрентеләре белән тәҗрибә үткәрдем. Апрель башында кардан ачылган түтәлгә көл, черемә салып казыдым да үзем алдан әзерләгән тамырлы үрентеләрне, өчтән бер өлешен өскә чыгарып калдырып, авыш итеп җиргә күмдем. Тукылмаган материал каплап, кыраулардан сакладым. Су сибеп, ашлап, тәрбияләп үстердем. Ул җәйдә чиста, матур, түм-түгәрәк, иң мөһиме – чирсез утырту материалы үстереп алдым. Әгәр кыйммәт бәягә сатып алынган, саны күп булмаган яңа сорт бәрәңгене аз чыгымнар тотып үрчетергә уйласагыз, бу ысул бик отышлы. Бер данә эре бүлбедән сындырып җыелган үрентеләрдән бер сезонда 40-45 төп бәрәңге үстерергә була. Бәрәңгене якты, җылы, дымлы урында үрдерү отышлы, чөнки алар нык була, тиз арада тамырчыклар һәм яшел яфракчыклар җибәрә. Апрель ахыры-май башында теплицадагы җылы, дымлы һәм кояшлы мохит моның өчен бик кулай. Ә караңгыда үргән бәрәңгенең дилбегә буе аксыл сабакчыкларын берничә бөреле кисәкчекләргә бүлеп, очын җир өстендә 1 см гына чыгарып калдырып утырту отышлы. Бу ысул белән бәрәңге үстереләсе туфракның йомшак, уңдырышлы, чүпсез булуы шарт. Моннан тыш, атнасына бер мәртәбә (чиратлаштырып) ачытылган үлән һәм черемә, көл суы, биогумус кебек сыек ашламалар белән тукландыру зарури. Көзен бәрәңгеләрнең бик вагын да җыеп алып, киптереп, яшелләндереп саклауга куябыз.

Күргәнегезчә, беркадәр тырышлык куйганда, зур чыгымнар тотмыйча да, өстәлләребез түреннән төшмәгән туклыклы һәм файдалы «икенче икмәк»нең чәчүлек материалын савыктырырга, яңартырга, сыйфатын күпкә яхшыртырга, шул рәвешчә елның елында мул уңышка исәп тотарга була.

Хәмидә ГАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии