- 22.10.2022
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2022, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Үзләренең яраткан шөгыльләрен табыш китерү чыганагына әйләндергән кешеләр артканнан-арта. Берәүләр тәмле букет әзерли, икенчеләр торт пешерә... Бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин, әмма беренче урында ярымфабрикат әзерләүчеләр булыр. Менә Сиринә апа Латыйпова да кечкенәдән аш-су бүлмәсендә кайнашкан, ә бүген заказга ярымфабрикатлар әзерли һәм тәмле бәлеш тә пешерә. «Эшлим дигән кешегә эш бетми», – ди ул көлеп.
– Авыл кызы мин. Тормышны җимертеп, тәм-ләззәтен тоеп яши торган халкы булган Яңа Чишмә районының Акбүре авылыннан. Кечкенәдән 4 кыз үстек, иң кечкенәсе мин булдым. Өч апам белән хәзер дә бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, ярдәм кулын сузып яшибез! Әти-әниемнең тәрбиясенә рәхмәт. Ирем белән 21 ел буена Түбән Камада тордык, ике алмадай кыз үстердек. Олысы кечкенәдән үк кешеләр арасында йөреп, аралашырга ярата иде, шуңа булачак һөнәре дә – журналист, Казан федераль университетының 4нче курсында укый. Кечесе – 11нче класста. Үз өебез белән яшәү безнең күптәнге хыял иде. Әле йөрәктә дәрт, көч булганда, ирем белән «Әйдә, алыйк!» дип сөйләштек тә, икенче көнне үк Казанга өйләр карарга китеп бардык. Икебез дә эштән курыкмыйбыз, шуңа күрә «эшләгән кешегә Казанда эш бетмәс әле» дип, 2021нче елның 2нче октябрендә Казан астындагы «Никольские луга» коттедж бистәсендә безнең тормыш өр-яңадан башланып китте, Аллаһка шөкер.
– Хәзер еш кына хатын-кызлар: «Минем урыным – аш-су бүлмәсендә түгел», – диләр. Ә сездә аш-суга мәхәббәт ничек уянды?
– Ризык пешерүгә карата мәхәббәт минем кечкенә чагымнан ук килә. Әнием дә – аш-су остасы, өч бертуган апаларым да аш-су көллиятен тәмамлап, үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Кечкенә чактан ук әнигә ияреп булышып йөри идем. Бүген дә хәтеремдә: 6-7нче классларда укый идем, әни бик каты авырып китте. Авылдагы кибеттә ипи сатмыйлар иде, зур ипи савытында ипи пешергәнем әле дә истә. Әбием дә мактап: «Кызым, кулларыңа куанып яши торган булырсың, Аллаһ теләсә», – диде. Шулай ук исемдә: 15-16 яшьләр булгандыр, әни авылдагы колхоз эшчеләре өчен өйдә ипи пешерә иде. Һәр көнне әни белән 50-60 ипине кул белән басып пешерә идек. Ипине алырга килгән машина йөртүчесе дә: «Зәкия апа, ипиеңне аның кадәр тәмле пешермә, бер утыруда беребез ярты буханка ашап бетерә», – дия иде.
– Эштән арып кайткач, ашарга пешерергә теләмәгән чаклар буламы? Мондый очракта нәрсә коткара?
– Була инде, әлбәттә, ләкин бик сирәк. Төрле вакыт була: бөкеләр аркасында эштән соң кайткан чаклар да була, йортта да эшләр бетми, гаиләне дә алып барасы бар. Үзем өлгермәгәндә, зур кызым мәктәптә укыганда ук пешереп куя иде, хәзер кечесе, яисә инде ялларда ясап куйган ярымфабрикатлар ярдәмгә килә. Һөнәрем дә үземнең яраткан эшемә туры килеп тора бит минем, Казанның Совет районында урнашкан 180нче күп профильле полилингваль гимназиясендә ашханә мөдире булып эшлим. Шуңа күрә аш-су бүлмәсе белән аерылгысыз дуслар без, гел ашханә бүлмәсендә булырга күнеккән.
– Бәлеш – бала кебек ул, диләр. Аны карап, хөрмәтләп, сөйләшеп пешерергә кирәк, диләр. Килешәсезме?
– Әйе, чыннан да, үземне хәтерләгәннән бирле камыр ризыклары белән сөйләшәм мин. Кырыйдан карап торганда сәер күренәдер инде ул, ләкин мин кызларыма да шулай дим. Сөйли-сөйли, мактый-мактый пешерсәгез, пешкән ризыгыгыз уңмыйча калмас.
– Кайчаннан бирле заказга әзерлисез?
– Никахка чәк-чәк, бавырсакларны элек үк ясаган бар иде, ләкин вакыт булмау сәбәпле эшемне туктатырга булдым, чөнки берәр эшкә алындым икән – җиренә җиткереп эшләргә яратам мин. Ә андый мәҗлесләргә бөтен вакытыңны, йөрәгеңне биреп эшләсәң генә, уңышлы килеп чыга. Аннары Түбән Камадан күченгәч, Казанда бәлеш һәм ярымфабрикатлар сату бик популяр юнәлеш икәнен сизеп алдым. Бигрәк тә бәйрәмнәрдә заказлар күп булуы сөендерә, бу бит татар халык ашлары әле дә популяр дигән сүз, Аллаһка шөкер.
– Сер түгел: сезнең кебек ярымфабрикатлар әзерләп сатучылар шактый. Бәлеш пешерүчеләр дә бар, әмма бер аш-су остасыннан заказга бәлеш әзерләтеп алган кеше гел аңа гына мөрәҗәгать итсен өчен, ризыкның үзгә сыйфаты булырга тиешме? Әйтик, сез пешергән бәлеш башкаларныкыннан нәрсә белән аерыла?
– Бәлеш – зур, затлы ризык булуга карамастан, бик җиңел пешерелә. Минем туган ягымда бәлешсез бәйрәмне күз алдына да китерә алмыйм мин. Туганнар белән ашларга, төрле мәҗлесләргә җыелсак, бәлеш ясау һәрвакыт минем өстә. Бәлеш ясаганда минем өчен иң мөһиме шул: «Камырны ясаганда никадәр азрак әйбер саласың, камырың шулкадәр тәмле була».
Ә бәлешне ясаган вакытта күбесе күреп аптырап кала: чөнки бәлеш тизрәк пешеп җитсен өчен бәлешнең төбен тишәм мин. Бәлеш камырын табага җәйгәннән соң стакан авызы кадәр итеп урта бер җиреннән тишәсез. Борчылмагыз, шулпасы да агып чыкмый, бәлеше дә көеп китми. Сыйфаты да үзгәрә бәлешнең. Ә инде бәлеш пешкәч, капкачын әз генә ачып эретелгән сыер мае белән кайнар шулпа да салып җибәрсәң, шуннан да тәмлесе юк!
– Тагын нинди ризыклар пешерергә яратасыз?
– Татар халкыбызның бәрәңге кергән ризыкларын бик яратып пешерәм. Шулай ук үзем басып кискән токмачтан майлы шулпа пешерергә яратам. Ә инде чәй эчәргә пешергән гөбәдия – безнең гаиләбезнең яраткан ризыгы. Татар ашларыннан кала, башка милләт ризыкларын да яратып пешерәм. Лагман, мантый, чебурек ясарга яратам. Ирем казанда оста итеп пылау пешерә. Һәр пешергән ризыктан үземә тәҗрибә туплыйм. Мин пешергән ризыкны гаиләм яратып ашаса, минем күңелем бик тыныч.
– Тәмле бәлеш эчлегенә бары тик бәрәңге белән ит кенә саласызмы? Кайбер якларда карабодай, кабак, дөге бәлеше дә пешерәләр икән.
– Ит һәм бәрәңге бәлеше – классика бит ул. Ит белән бәрәңгедән тыш суганны да күп итеп салам. Мәсәлән, 1-1,5 килограмм иткә – 800 грамм суган. Башка баллы бәлешләргә килгәндә, кабак бәлешен дә яратабыз без, ләкин анысы инде, урыс әйтмешли, «на любителя». Кайбер авылларда гомумән гади бәлеш ясамыйлар икән бит. Без бер тапкыр килен ягына никахка баргач, анда чәй эчкәндә йөзем белән карабодай бәлешен чыгардылар, итле бәлеш гомумән юк иде. Төрле җирдә төрлечә бит ул, әби-бабайлардан калганча. Андый бәлешләрне дә тәмле дип ашыйбыз, ләкин итле, бәрәңгеле бәлеш барыбер тәмлерәк инде, үзебезчә.
Сиринә ападан тәмле бәлеш рецепты
3 кг бәлеш өчен:
Камырга:
– 250 мл сөт
– ярты стакан үсемлек мае
– ике аш кашыгы майонез
– тоз
Камыр басабыз да, «ял итәргә» куябыз.
Ул арада эчлек эзерлибез:
– 1,5 кг ит
– 800 гр суган
– 2 кг бәрәңге
– тәменчә тоз, борыч
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии