Гөмбә аякта да була…

Гөмбә аякта да була…

Көз – гөмбә чоры. Әмма сүз урманда үсә торган гөмбә турында гына бармый. Аяк табанына зарар китерә торган гөмбә инфекциясе дә активлаша көзен.

Гөмбә инфекциясе барлыкка китерә торган авыруларның гомуми атамасы – табан асты микозы. Без белеп кенә бетермибез, тик аның төрләре бик күп – мәсәлән, дерматофит, чүпрәсыман гөмбәчек, микромицет. Микозның нинди чир икәнен аңлату өчен кайбер саннарга тукталыйк. Җир шарында яшәүче барлык халыкның 30 проценты дерматомикоздан интегә. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматына караганда, һәр бишенче кешедә табан асты микозы бар. Русиядә табан асты микозы – гөмбә инфекциясе авыруларының иң киң таралганы. Бу диагноз ел саен 150 меңнән артык кешедә теркәлә.

Дөрес, беренче карашка аяктагы гөмбә әллә ни куркыныч та түгел кебек. Шулай да бөтенләй үк зыянсыз да түгел. Зыянсыз булса, аны чир дип атамаслар һәм дәвалану юлларын да эзләп тормаслар иде.

Микоз – йогышлы чир. Гадәттә, гөмбә инфекциясе булган кешенең аяк киемен кисәң, йогып калырга мөмкин. Җәмәгать мунчаларында, бассейн, аквапарк, спорт залы, пляжда һәм хәтта аяк киеме кибетендә дә микоз эләктерү ихтималлыгы зур. Табан асты гипергидрозы (кирәгеннән артык тирләү); тире җәрәхәтләнүе; һөнәри үзенчәлекләр (хәрби, шахтер, мәсәлән); климат; кайбер дарулар (микробка каршы, гормональ препаратлар); олы яшьтә булу; шикәр диабеты, табан асты авыруы, иммунитет какшаган булу һәм гигиена таләпләрен тиешенчә үтәмәү шулай ук микозга юл ача.

Әгәр гөмбә инфекциясен эләктергәнсез һәм аны әллә ни куркыныч чиргә санамыйча, дәваланмый йөрисез икән, гөмбә тырнакка күчәргә, ягъни онихомикоз авыруы килеп чыгарга мөмкин. Анысын дәвалау инде катлаулырак булачак һәм озаккарак сузылачак.

Табан асты һәм бармак аралары яргалану, кызару, кызышу кебек билгеләр булганда, табибка күренергә киңәш ителә. Гадәттә, гөмбә инфекциясе берьюлы ике табанга да эләгә.

Заманча дәвалау алымнары зарарланган тиредән гөмбәчекләрне тиз арада юкка чыгарырга сәләтле. Шулай да микозга каршы терапия иң нәтиҗәле чара булып санала. Табиб кушуы буенча, зарарланган тирегә яки тырнак пластинкасына гөмбәгә каршы махсус дару сөртелә яки шул ук дару тире эченә кертелә.

Изображение удалено.«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле дерматовенеролог, косметолог, медицина фәннәре кандидаты Анастасия Владимировна Дедкова кабул итә. Тулырак мәгълүмат өчен клиниканың телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии