- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Җиләс көннәрдән иркен сулыш алсак та, көйдергеч эсселекнең йогынтысы сакланырга мөмкин әле. Янгын чыгу куркынычы да кимеми. Татарстан урманнарында янгын юк диелсә дә, үләннәргә ут кабып, тиз арада сүндерелгән янгыннар еш күзәтелә. Һәм торак пунктлар төтенгә күмелә. Аллаһы рәхмәте белән озакка сузылмаса да, төтен үз эшен эшли. Урамда сатылучы җиләк-җимеш, яшелчә дә бу һаваны “сулый” бит. Бу нисбәттән карбыз бик өлгер. Нинди агулы газ бар, комсызланып үзенә сеңдерә. Әнә шуңа күрә юл кырыйларында өелеп яткан карбызны сатып алмаска киңәш итәләр дә. Базарларда, сату нокталарында өелеп торган карбызны да, кимендә, 1 атна төтенле һавада торса, әйләнеп үтәргә кушалар. Бу хакта Мәскәүнең Үзәк округы буенча Роспотребнадзор территориаль идарәсе белгече Виктория Михеева белдерә. Казанга соңгы тапкыр ныклап төтен таралганда агулы матдәләр атмосферада рөхсәт ителгән норманы 40 тапкыр узган иде. Билгеле, бу һаваны карбызлар да “сулады”.
Карбыз алырга теләсәгез, түбәле, товар агач идәнгә тезелгән сәүдә нокталарын карагыз. Кул юа торган җайланмасы бармы, сатучы чиста киемнәнме, бар да мөһим. Тиешле документларын да сорарга оялмагыз. Әгәр сәүдәгәр документларын күрсәтмәсә яисә карбыз сыйфатсыз булса, Роспотребнадзорга интернет аша да шикаять итәргә мөмкин.
Комментарии