Ротавирус йокламый

Ротавирус йокламый

Көз-кыш айларында без, гадәттә, грипп йоктырудан куркабыз. Ләкин бу вакытта эчәклек гриппы ягъни ротавирус дип атала торган икенче бер дошман да «йоклап» ятмый.

Ротавирус бигрәк тә кечкенә балаларны «ярата». Әлеге инфекцияле авыру турында «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге педиатры һәм гастроэнтерологы Наталья САКОВЕЦ тулырак итеп сөйләде:

– Ротавирусны эләктерү бик җиңел: ул ишек тоткасыннан, тоткычлардан, уенчыклардан йога, кулны юмыйча ашаганнан да, шулай ук инфекцияне эләктергән кеше ашаган табак-савыттан ашасаң да эләгә. Кыш көне ротавирус организмга җиләк-җимешләр белән керергә мөмкин.

Олы кеше организмы ротавирусны җиңелрәк үткәреп җибәрә, аның аппетиты югалырга, эче китәргә, температурасы бераз күтәрелергә мөмкин, кайвакыт авыру билгеләре бөтенләй күренми дә. Ә менә балалар бу инфекциягә бик тиз бирешә, кечкенә организм бик тиз сусызлана, аңа токсик матдәләр үтеп керә. Бала никадәр кечерәк булса, инфекция аның өчен шулкадәр куркынычрак.

Ротавирус организмга эләккәч, авыру билгеләре берничә сәгатьтән соң да, 7 көн үткәч кенә дә күренергә мөмкин. Инфекция эләккәнен күрсәтә торган билгеләр: укшыту, косу, эч китү, эчкә газ җыелу, шулай ук тамак кызару һәм кызышып тору, ютәл барлыкка килү, борын йомшару. Балаларның эче авырта, хәлсезлек күзәтелә. Бу авыру билгеләре башка чирләр вакытында да күзәтелергә мөмкин, шуңа күрә белер-белмәс диагноз куярга ашыкмагыз. Диагнозны табиб куйсын.

Ротавирусны «үтерә» торган дару препаратлары юк. Шуңа күрә дәвалану авыру билгеләрен юкка чыгаруны күздә тота. Дәвалау терапиясен фәкать табиб кына билгеләргә тиеш. Косу һәм эч китү сәбәпле бала организмы бик тиз сусызлана, ә кечкенә балалар өчен организмдагы сыеклыкның 10 процентын югалту да куркыныч санала. Шуңа күрә авыру билгеләре барлыкка килүгә, табиб чакыртырга, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә кирәк. Табибны көткән арада балага сорбентлар (организмны токсик матдәләрдән чистарта торган препаратлар, барыбызга да яхшы таныш активлаштырылган күмер, мәсәлән) бирә торырга мөмкин һәм, әлбәттә инде, сыеклык эчерергә онытмаска кирәк.

Изображение удалено.Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоны: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии