Кабактан тәмле ашлар

Без быел кабак ашарга өйрәндек. Газеталарда кабак турында, аны ничек ашарга кирәклеге турында күп язылса да, мин дә үзебез кулланганны язып җибәрергә булдым.

КАБАК СУЫ

2 кило кабакны төшләреннән арындырып, кабыгын чистартып, шакмаклап турыйбыз. 1 стакан суны зур савытта кайнатып чыгарабыз. Туралган кабакны кайный башлаган суга салабыз. Өстен каплыйбыз. Кайный башлагач, газны кысып, 20 минут пешерәбез. Болгатмыйбыз. Кабак йомшак, төпкә ябышырга мөмкин. 20-25 минуттан газдан алып, суытырга куябыз. 4-5 сәгатьтән ул суына. Эре тишекле сөзгечкә салып, кабакны төябез, тишекле сөзгечтән чыгарып бетерәбез.

Эмаль савытта 3 литр су кайнатабыз. Сөзелгән кабакны шушы суга салып, 2 стакан шикәр комы (кем ничек ярата), кабыгы белән телемләп туралган 2 лимон (минеке суыткычта тора) өстәп, кайный башлагач, 10-15 минут кайнатабыз. 1 чәй кашыгы чүмәләмә тутырмыйча гына лимон кислотасы кушабыз.

Кабак согын савыты белән тышка куясыңмы, банкага салып, йомшак капкач белән каплыйсыңмы – бозылмый. Көнгә бер стакан эчәсе. Бик тәмле.

КЫЗГАН КАБАК

Табага ике аш кашыгы көнбагыш мае яки бер кисәк сары май салып, вак шакмаклап туралган бер кишер салып кыздырабыз. Кызгач, суган кушабыз. Ул әзрәк кызгач, бер савыт кабак салабыз. Болгатып 5 минут кыздырабыз. 1 чәй кашыгы тоз, әзрәк борыч сибеп, өстенә 3-4 бәрәңгене телемләп турап тезәбез. Газны кысып, 15-20 минут пешерәбез. Болгатмыйбыз, су кушмыйбыз. Бәрәңге пешеп җиткәч кенә болгатабыз.

КАБАК БӘЛЕШЕ

Камыр өчен 1 стакан су, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз кирәк. Аерым савытка 1 чәй кашыгы шикәр комы белән 1 чәй кашыгы чүпрә һәм әз генә су салып, күпертеп алабыз. Чүпрә күперә башлагач, барысын да бергә туглап, он белән камыр басабыз. Сөт өсте яки каймагы булган кеше 1-2 кашык үсемлек маен киметә ала. Баскан камырны 1-2 сәгатькә суыткычка куясың. Бу камыр икенче көнне пешерсәң дә бозылмый, бары яхшырак кына була.

Эчлек болай әзерләнә. 2 стакан су салып кайнатабыз. Аңа 1 бал кашыгы тоз, 1 стакан дөге салабыз. Газны кысып, суын суырып бетергәнче тотабыз. Газны сүндереп, дөгегә 2 аш кашыгы май салып, болгатып куябыз. Дөге су белән чайкатылмый, югыйсә витамины югала. Бер зур савытка кабак, пешкән дөгене, үзең теләгәнчә җимеш, 1 кисәк акмайны эре кыргычтан кырып салабыз. 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып, барысын бергә катнаштырабыз. Әзер эчлекне камырга салып, тәмле булсын өчен 2 йомырканы 1 аш кашыгы сөт белән туглап, әзер бәлеш эчлеге өстеннән сибәргә мөмкин. Бәлешне бөргәч, 1 йомырка сарысына 1 аш кашыгы үсемлек мае салып, тышын майлыйбыз да мичкә тыгабыз. Кабак бәлеше 40 минут пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии