Үз каның ярдәмендә дәвалану

Үз каның ярдәмендә дәвалану

Неврологиядә күптән түгел генә кулланылышка кергән плазмолифтинг алымы көннән-көн популярлаша бара. Авыруның үз каны плазмасын тәнендәге биологик актив нокталарына кертүдән гыйбарәт ул. Әлеге алым, табигый булудан тыш, нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуы белән дә аерылып тора.

Неврология өлкәсе барыбызга да таныш бихисап чирне үз эченә ала: артроз, периартрит, сеңерләрнең тартылуы, мускул һәм сөяк тукымасы җәрәхәтләре, остеохондроз, умырткалык авыртулары, кабыргаара невралгия, диск бүсере, протрузия, баш һәм муен авырту, умыртка артериясе синдромы, сколиоз һәм кифосколиоз, умыртка баганасының компрессияле сынуы, Бехтерев авыруы һ.б. Боларның барысын да шул плазмолифтинг алымы ярдәмендә дәвалап була.

Башта табиб-невролог сездән гомуми кан анализы тапшыруыгызны сораячак. Аның составыннан тромбоцитларга баетылган плазма алынып, пациентның үз организмына, ягъни тәндәге биологик актив нокталарга киредән кертелә. Әлеге аутоплазма организмның табигый эшчәнлеген яхшырта. Шул рәвешле плазмолифтинг организм тукымаларын тукландыра, торгыза һәм ялкынсынуны киметә.

Авыруга үз каныннан алынган плазма кертеп дәвалау бөтен кешегә дә файдалы булмаска да мөмкин. Әйтик, яман шеш, йогышлы авырулар, кан чирләре, антикоагулянтка (канда тромб барлыкка килүне булдырмый торган препарат) аллергия, эпилепсия булган кешеләргә неврологлар бу алымны тәкъдим итми. Плазмолифтинг ярдәмендә дәваланганда җылыту процедурасын һәм дәвалау блокадасы препаратларын (мәсәлән, укол) кабул итүне туктатып торырга туры киләчәк. Ә калган дәвалау төрләре (массаж, эчелә торган дарулар, энә терапиясе, дәвалау физик культурасы) белән плазмолифтинг уртак тел таба.

Изображение удалено.

Тәҗрибәле табиб плазмолифтингның организмга туры киләме-юкмы икәнен ачыклый да, дәвалау курсын үтәргә дә ярдәм итә. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә нәкъ менә шундый неврологлар эшли дә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии