Ана капиталын алу бик җиңел

Ана капиталын алу бик җиңел

Безгә еш кына ана капиталы хакында төрле сораулар бирәләр. Торак шартларын яхшырту өчен аны ничек файдаланырга, кайдан һәм ничек барып алырга, аның өчен нинди документлар кирәк?.. Бүгенге кунагыбыз – «Автоградбанк» ябык акционерлык җәмгыятенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Раушан улы Гәрәев белән нәкъ менә шул хакта сөйләшербез.

– Руслан Раушанович, ана капиталы – торак шартларын яхшырту максатыннан гамәлгә кертелгән дәүләт проектларының берсе булды. Шунлыктан, ипотека турында сүзләр тынып торган арада, ана капиталы зур шаукым куптарды. Әйтегез әле, ул бүген ничә сум тәшкил итә?

– Әйе, дөрес әйтәсез, бүген күп кенә гаиләнең мөстәкыйль яшәү урыннары юк. Бигрәк тә яшь гаиләләр өчен бу мәсьәлә кискен тора. Шулай булса да, үз йортыңны салу яки фатир сатып алу һәркемнең хәленнән килми. Күп гаиләләр бу проблеманы ана капиталы ярдәмендә чишә алуын белеп тә бетермидер әле… Ана капиталыннан бер тапкыр да файдаланмаган кешеләр өчен ул 2012 елда 387640 сум тәшкил итә. Бу сумма ел саен артып тора. Ел бетәргә озак калмады, димәк, бик тиздән инде ул 400 меңнән дә артыграк булачак.

– Торак шартларын яхшырту дибез. Бу эш ничек башкарыла соң?

– Моның өчен, иң беренче чиратта, банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, сез ана капиталын торак шартларын яхшырту максатында сарыф итәргә телисез ди. Моның өчен сез, мәсәлән, «Автограндбанк»ка барып, йорт төзү яки башка тору урыны сатып алу максатыннан, кредит рәсмиләштерәсез. Бу эш өстәмә кыенлыклар тудырмый. Ул бик гади һәм тиз арада эшләнә. Кредит алу өчен бирелгән гариза кыска вакыт эчендә карала. Гаиләнең торак алырга хокукы барлыгы теркәлгәч, кредит бирелә. Тагын бер кулай ягы – килешү төзү өчен кирәк булган барлык документларны да банк хезмәткәрләре үзләре әзерли.

Тагын бер уңайлы як: бу очракта бернинди страховка, мөлкәтне залогка салу да кирәкми. Димәк, бу мәшәкатьләр өчен кирәк булган акча кесәгездә кала.

Ана кеше кредит алганнан соң, үз районының пенсия фондына барып, ана капиталы исәбенә кредитны ябуны сорап гариза язарга тиеш. 2-3 ай эчендә акча пенсия фондыннан банкка күчерелә һәм сез алган кредит хисабы тулысы белән ябыла.

– Бу балага ничәдер яшь тулганнан соң гына башкарыламы, әллә инде аңа ничә яшь тулу монда мөһим түгелме?

– Хәзер баланың яшенә һәм кредит килешүенең кайсы датада төзелүенә карамастан, ана капиталы ипотека кредитын ябу өчен теләсә кайчан файдаланыла ала.

– Ана капиталының суммасы ниндидер фатир сатып алырга җитәрлек түгел. Мәсәлән, минем, бурычка батмас өчен, бер бүлмә яки күп бүлмәле фатирның бер өлешен сатып аласым килә ди. Бу мөмкинме?

– Әйе, мөмкин. Ана капиталы хисабына фатир йә йорттан үз өлешеңне сатып алырга, яисә үз өеңне салырга да була.

– Күптән түгел генә бер укучыбыз шалтыратты. Аның үз җире бар икән. Ана капиталын шул җирдә йорт төзү эшләрен башлап җибәрү яки инде төзи башлаганны дәвам итү максатында файдаланып буламы, дип сорады ул.

– Була, әлбәттә. «Автоградбанк»та төзелеш өчен махсус программа эшли: әгәр синең милкеңдә җир участогы бар икән, ана капиталын кулланып шул җирдә төзелеш өчен файдаланырга да мөмкин.

– Төзелеш дигәннән, безнең фатир бар ди, ләкин дача кирәк. Бу капиталны дача салу өчен файдалана аламмы?

– Юк. Ана капиталы бары тик торакны яхшырту, яшәү урыны сатып алу яки төзү өчен генә файдаланыла ала. Дача, гараж һәм башка хуҗалык объектлары бу исемлеккә керми. Ана капиталы алып, аны теләсә кайсы төзелеш өчен файдаланып була дип уйлау–зур хата.

– Ана капиталы белән бирелүче кредитларның башкаларыннан аермасы нидә?

– Ул торак шартларын яхшыртуга тотылгач, милек белән эш итәбез дигән сүз. Бу төр кредитларның үзенчәлеге шунда: сезнең гаиләгездә ничә кеше булса, закон буенча, сатып алынасы торак барлык гаилә әгъзаларының да милке булып теркәлергә тиеш. Хәтта балигъ булмаган балалар да милек хуҗалары булып теркәлә.

– Әгәр миңа, торак шартларын яхшырту өчен, ана капиталының бер өлеше дә җитә икән, мин кредитны ничек итеп рәсмиләштерергә тиеш булам?

– Үзегезгә кирәк кадәр суммада гына кредит рәсмиләштерәсез. Калган сумманы, закон кысаларында (Федеральный закон от 29 декабря 2006 года № 256-ФЗ «О дополнительных мерах государственной поддержки семей, имеющих детей»), үзегез теләгән вакытта файдаланырга мөмкин.

– Әгәр кем дә булса декабрь аенда килеп кредит рәсмиләштерсә, пенсия фондыннан акча 2-3 айдан соң гына ул кредитны каплау өчен күчереләчәк. Ә яңа елдан сез бу сумманы арта дидегез. Бу каршылык ничек хәл ителә?

– 1 декабрьдән башлап ук «Автоградбанк»та ипотека кредитын индексацияләнгән суммага алып була. Кредитның суммасы 408966 сум 32 тиен тәшкил итә.

Әгәр газета укучыларның башка өстәмә сораулары бар икән, тулырак мәгълүмат алу өчен, күрсәтелгән телефоннарга шалтыратырга мөмкин.

(843) 293-36-87, 212-51-92, 527-67-55

Ә инде «Автоградбанк» янәшәсендә генә яшисез, яки шушы адресларның берәрсенә якын торасыз икән, үзләре белән турыдан-туры сөйләшә аласыз.

Казанда:

Париж Коммунасы урамы, 14 йорт

Восстание урамы, 100 йорт

Чистай урамы, 67 йорт

Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 23 йорт

Буа шәһәре, Ленин урамы, 45 йорт

Тәтеш шәһәре, К.Либкнехт урамы, 9 йорт

ЯАҖ «Автоградбанк».

Әңгәмәдәш Илдинә ЯДКӘРОВА.

Язма реклама хокукында бирелә! Лицензия ЦБ РФ №1455 от 24.09.2012 г.

Комментарии