- 21.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Инде күпләребез бакчаларында бәрәңгеләрен алып бетерде. Без кечкенә вакытта, кешеләр ике-өч бакча бәрәңге утырта, өстәвенә, басудан да участок алалар иде. Уңыш та искиткеч күп була иде ул чакларда. Бәрәңгене базга капчыклап ташый-ташый арып бетә иде өлкәннәр. Ә хәзер нәрсә? Бәрәңге утырткач, яңгыр яумый интектерә. Коры туфракта бәрәңге шытып чыга алмый җәфалана. Чыккач та, эссе кояш беренче яфракларны көйдерә һәм җәй буе үсемлек шулай тилмерә. Дөрес, кешеләр су сибеп, уңыш алырга омтыла. Әмма шлангтан аккан салкын су җылы яңгырны алыштыра аламы соң инде?! Корылык өстенә колорадо коңгызы да бәрәңгене җәфалый. Аны бетерергә дип күпме агу сибәбез!
Татарстанда корылык булган елны халыкны Белорус бәрәңгесе «коткарды». Узган атнада Президентка хисап тотканда, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республикада үстерелгән яшелчә үзебезгә җитәчәк, шул исәптән бәрәңге дә, дип ышандырды.
Ә чынлыкта кем нинди уңыш алган соң? Укучыларыбыздан шул хакта сораштым.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА (Әтнә районы, Күшәр):
– Безнең Әтнә якларында быел ел уңдырышлы килде, Аллага шөкер. Яңгыры да яуды, кояшлы, матур көннәре дә булды. Июнь ае бераз корырак булса да, әллә ни сиздермәде. Туган авылым Күшәрнең туфрагы дымлы, уңдырышлы, сулыклар да якын урнашкан, шуңа су сибәргә кирәк тапмадык. Хәтта быел колорадо коңгызлары да күренмәде диярлек, шуңа агу да сибәсе булмады. Бусы бигрәк тә сөендерде, чөнки кыш буе агусыз бәрәңге ашаячакбыз. Узган атнада әти-әниләргә кайтып бәрәңге алышып килдек. Аллага шөкер, уңыш әйбәт быел. 16 капчык тирәсе бәрәңге утырткан идек, 70 капчыклап алдык. Бик эре, ярмалы. Алган уңышларыбызның рәхәтен күреп, исән-сау ашарга язсын.
Ринат ӘЛМӨХӘМӘТОВ (Саба районы, Байлар Сабасы):
– Үзем быел бәрәңге алырга кайта алмадым. Уңыш уртача булган, диделәр. Безнең бакча каты, шуңа да зур уңыш белән башка елларда да мактанып булмый иде. 35 чиләкләр утырткан идек, шул 60лап җыеп алганбыздыр…
Раил ГАРИПОВ (Биектау районы, Суыксу):
– Бәрәңге уңышы узган елдагыдан күбрәк. Башкаларныкын әйтә алмыйм, бездә ярыйсы чыкты быел. Үзебез җәй көне су сипмәдек, күрше-күлән су сибеп маташты, бәлки аларда уңыш тагы да югарырактыр. Моңа кадәр бәрәңге сатып алганыбыз булмады, быелгысы да үзебезгә җитәр дип уйлыйм.
Айсылу НУРЕТДИНОВА (Баулы):
– Безнең Баулы якларында бәрәңгене күптән алып бетерделәр инде. Узган ел белән чагыштырганда, уңыш мулрак булды, бәрәңге дә эрерәк. Безнең якта яңгырлар җәй буе яуды, Аллага шөкер! Шуңа да су сибеп җәфаланучылар күренмәде.
Ирек СӘМӘРКАНОВ (Азнакай районы, Уразай авылы):
– Элек бәрәңгене күп итеп, сатарга да булсын дип утырта идек, хәзер инде алай утырткан юк. Быел августның 20ләрендә үк алып куйдык инде! 5 чиләк утырткан идек, 32не алдык. Бакчабыз зур түгел, кишер, чөгендер, суган, помидорлар да шунда. Яңгыр күп яумады безнең якларда. Һава шартларына карап, уңышны начар дип булмый.
Ләйсән РӘХИМОВА (Актаныш районы, Богады):
– Бәрәңге бик уңды. Ничә чиләк утыртып, ничәне алганыбызны төгәл генә әйтә алмыйм, әмма бик эре. Уңыштан канәгать калдык!
P.S. Сораштыручылардан күренгәнчә, халык уңыштан зарланмый. Күрәсең, бәрәңге дә кырыс табигать шартларына ияләнә башлагандыр…
Бәрәңге уңышын Лилия ЛОКМАНОВА барлады.

Комментарии