«Бәбкәләрем югалса, карга тавышы белән кычкырам»

«Бәбкәләрем югалса, карга тавышы белән кычкырам»

Йомышым төшеп, Саба районы Явлаштау авылында яшәүче Резеда апа Вәисованың ишек алдына кердем. Резеда апаны бәләкәй чактан күреп үстем – гомере буе авылда хат ташучы булып эшләде, халыкның хөрмәтенә лаек булып, пенсиягә чыкты. Аның ял иткәндә дә эшсез утырмаганын белә идем, ләкин ишек алды тулы каз бәбкәләрен күргәч, соклануым тагын да артты.

Болай күп итеп каз асрарга алынуы быел гына әле аның – моңа кадәр бер ата һәм бер ана булган, шулар үзләре йомырка салып, үзләре бәбкә чыгарган. Берара казларны асрамый да торган булган. Быел 50 каз бәбкәсе алырга уйлаган менә. Лапасыңда бер терлек тә булмагач, авыл җирендә күңелсез бит ул. «Казларны исән-сау үстереп, бозауга алыштырырга исәп», – ди үзе бу хакта. Саба инкубаторыннан Линда токымлы бәбкәләр алып кайткан ул. Баштарак үрдәк алырга уйласа да, каз ите тәмлерәк тоелган. «Үрдәк белән чагыштырганда казның мәшәкате дә күп, аларны озаграк та саклыйсың, ләкин без аны әнә шул мәшәкате булганга күрә яратабыз да инде», – ди.

Бәбкәләрне ашату өчен Резеда апаның үз менюсы бар. Беренче көннәрендә эремчек белән ипи, йомырка пешереп бирсә, соңрак әкренләп бәрәңге пешереп, борчак, бодай, тарттырган он, арпа белән болгатып бирә башлаган. Пешкән йомырка ашатуны ире киңәш иткән. Тик һәр ашаткан саен бирәсе түгел, ә бибиләрне алып, өч көн үткәч, ипи белән кушып ашатасы. Аксымы да күп, эчләрен дә ныгыта икән. «Элек бик җайлы асрый идек: ипи белән сөт бирәсең дә, шуңа риза булып үстеләр. Хәзер боларга алай ярап булмый», – ди ул.

Ашату серләренә төшенгәч, бибине ничек итеп саклаулары да кызыксындырды. «Иң төп проблема – тилгән инде», – ди әңгәмәдәшем аларның бик еш очуларына борчылып. Чыннан да, су буйларында биби саклаучылар булса, өстән тилгәннәр күзәтеп йөри башлый. Игътибарыңны бүтән нәрсәгә юнәлтсәң, бибисез калуың да бар. Резеда апа шуңа күрә бәбкәләрен бер айлык вакытында да ялгыз калдырмый. «Ирем белән чиратлашып саклыйбыз, – ди көлеп. – Ирем Райнур сакласа, күзен дә алмый, берөзлексез карый, ә минем гел эшләр килеп чыгып, өйгә кереп-чыгып йөри башлыйм. Коена торган сулык та ясап куйдык инде үзләренә. Шунда көнгә берничә тапкыр су салып куябыз да, бәбкәләр рәхәтләнеп коенып яталар. Аннары аларның шул тирәдә теләсә кая кереп югала торган гадәтләре бар. Югалсалар, карга тавышы белән кычкырам да, шундук йөгерешеп килеп җитәләр. Каз бибие, үрдәккә караганда, хуҗасына тизрәк ияләшә» – ди ул, үз тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Казлы йортта көзен өмә уздыруы да күңелле. Явлаштау халкында бу йола әле дә сакланып калган. Бигрәк тә түбән оч апалары җыелышып, каз өмәсе уздыра. Резеда апа әйтүенчә, алар элегрәк гармун көенә җырлап, «Буралы» чишмәсенә төшә торган булганнар. Үзләренең казларын чистартып бетергәч, күршеләренә кергәннәр. Быел да гармунлы, җырлы-биюле каз өмәсе көтелүен әйтте Резеда апа. «Ул вакытта парник та буш була, казларны казанга манчып йолкырбыз», – дип, урынын да билгеләп куйган. Сүз уңаеннан, теләге булганнарны Явлаштауга каз өмәсенә чакырып калам, диде әңгәмәдәшем.

Резеда апа миңа бәбкәләре турында тәмләп сөйләгән арада, ире аларны су буена алып төшәргә җыена иде. Резеда апаны күреп алуга, бәбкәләрнең шатланышып аның янына җыелулары бигрәк тә кызык тоелды. Чыннан да, каз бәбкәсе хуҗасын нык якын итә икән шул.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,

Казан – Саба – Казан

Комментарии