«Һәр күлмәкне үзем тегеп кия идем»

«Һәр күлмәкне үзем тегеп кия идем»

Аның чәчкәләре беркайчан сулмый. Су сибәсе, тәрбиялисе дә юк үзләрен. Фәния апа Галимҗанова бөтен тырышлыгын эшкә җигеп ясагач шулайдыр ул. Аның ясалма чәчкәләре күпләрнең тәрәзә төпләрен, бүлмәләрен күптәннән бизи инде.

Фәния апа тумышы белән Теләче районы Алан авылыннан. Гаиләдә ике малай арасында бердәнбер кыз була ул. «Бала чагымда авыр эш эшләтмәделәр, ашарга пешерү, өй җыештыру минем өстә иде. Күлмәк тегәргә керешсәм, миңа хәтта эш тә кушмыйлар иде», – ди ул.

Бүген Фәния апа ире Илнур белән ике кыз үстерәләр. Олы кызлары, Алия, быел Казан инновация университетын тәмамлый. Ә төпчекләре Алсу Казан медицина көллиятендә белем ала.

– Бәйләргә, чигәргә бик яратам. Бәйләргә әни өйрәтте, ул оста иде. Әни чиккән тәрәзә пәрдәләре һаман күз алдымда тора. Лаеклы ялга чыкканнан соң, әти дә кул эшләрен үз итте. Яшьрәк чагында эшкә йөргәндә вакыты булмагандыр инде. Тал чыбыгы җыеп, төрле размердагы урындыклар, агачтан атлар, тәгәрмәчтән крокодил, аккош, аждаһа, жирафлар ясады. Димәк, нәселемдә барысы да оста куллылар, – дип сөйли Фәния апа.

Ике әбисе дә тегүче булган Фәния апаның. Әбисенең төсе булып тегү машинасы да калган. «Кибеттә күзем төшкән һәр күлмәкне үзем тегеп кия идем», – ди ул.

Һөнәре буенча – педагог, мәктәпкәчә белем бирү методисты ул. Моңа да карамастан, күңеленә яткан шөгылен һөнәре белән берләштерү җаен тапкан: хәзерге вакытта Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли.

– Теләче урта мәктәбендә балаларны кул эшләренә өйрәтәм. Дәресләр үзем төзегән программа нигезендә алып барыла. Эшли башлаганда крючок белән бәйләргә өйрәтәм дип башлаган идем, алай гына булмый икән әле ул. Замана күпкырлы осталык таләп итә. Балаларны кызыксындыру, аларны түгәрәккә җәлеп итү өчен төрле кул эшләрен белергә, оста куллы, креатив булырга, оригиналь әйберләр ясарга кирәк, – дип көлә Фәния апа. – Шунлыктан үз белемемне һаман арттырырга өчен тырышам. Ел саен яңарак нәрсәләр өйрәнәм. Балаларны матур итеп чәчләрне үрергә, прическа ясарга да өйрәтәм.

Кул эшләренә карата мәхәббәт остабикә күңеленә күптәннән сеңгән. Балачакта курчакларга күлмәкләр тексә, аннары үзенә, соңрак кызларына да үз куллары, үз җылысын биреп тегелгән, бәйләнгән киемнәр киерткән ул. Беренче заказын да мәктәптә укыган чорда ук алган – тәрәзә пәрдәсен тишекле итеп эшләп биргән.

– Чәчәк, гөлләргә гашыйк кешемен. 1995нче елда чәчәкләрне желатин белән катырылган тукымадан борып эшли идек, аннары гофрлы кәгазьдән ясый башладым, хәзерге вакытта изолоннан ясыйм. Иң беренче ясаган чәчәгем – роза. Аннан лилия, пион, лотос, тамчы гөл, ромашка, анемонны ясый башладым. Танышым: «Фәния, син менә мондый лилия чәчәге ясамыйсыңмы?» – дип сорады. Ә мин бу айда нәкъ шуны максат итеп куйган идем, заказ бирүче булгач, тагын да илһамланып киттем. Шуннан соң лилия чәчкәләренә дә заказлар күбәйде. Тамчы гөлне ясауның да үз тарихы бар. «Икеа»дан алынган торшерны бирделәр. «Менә шушыны матурлап бир әле», – диделәр. Ә ул ике ут белән генә эшләнелгән. Ике чәчәк кенә эшләп биреп булмый бит. Минем күз-алдыма нәкъ менә лилия чәчкәләре килде. Әзер торшерга яфраклар һәм чәчәкләр ябыштырып, матурлап бирдем.

– Укытырга, гаиләне алып барырга, заказлар әзерләргә ничек өлгерәсез, Фәния апа?

– Вакытны дөрес бүлә белергә генә кирәк. Шул чакта өлгереп була. Кызларым да булыша. Шаблон ясап бирәм дә, алар кисә. Гаиләмнең ярдәмен тоеп, алар белән киңәшләшеп башкарам һәр эшне. Беренче эшемә бәя куючылар да – кызларым. Матур итеп фотога төшерергә дә алардан өйрәндем. Ә светильникларга утларны ирем тоташтыра. Өлгермәгәндә яфраклар да кисешә.

– Чәчкәләрне күбрәк нинди бәйрәмнәргә сорап алалар?

– Заказны социаль челтәрләр аша да, танышларым аркылы да бирәләр. Аеручы туган көнгә, юбилей ише бәйрәмнәргә соратып алалар. Эшләнмәләрне студия, офис бүлмәләрен бизәү өчен кулланалар. Хәзерге вакытта балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәләре өчен зур чәчәкләргә заказлар эшлим. Күрше районнан зур җиләккә заказ бирделәр менә. Эшлисе килү теләге бар иде, заказ бирүче булгач, ул теләкне тормышка ашыру мөмкинлеге туды.

Мине «оста куллы» диләр. Бәлки шулайдыр, ләкин кул эшләнмәләренең мин белмәгәне дә күп әле. Аллаһ эшләргә кушканны башкарам, Ул миңа көч һәм юнәлеш бирә. Мин моны сизәм, чөнки 2-3 ел элек эшләгән кайбер эшләнмәләргә күз салам да, сокланып куям, – дип уртаклаша ул.

Уенчык, калфак, самавыр, чашка, курчак, курчакларга киемнәр тегә... Сәйлән, ука белән чигә, тамбур белән сөлгеләр эшли башлаган. Туйга аксессуарлар, букетлар ясый... Санап китсәң бик күп, ә җыйнап әйткәндә барысын да булдыра Фәния апа. Сыйфатлы булсын, нык булсын дип эшли.

Хәзер дә уттай урак өсте алтын куллы останың: Сабантуйга калфак, сөлгеләр әзерли. «Яңа ел бәйрәмнәренә махсус ясалма чыршылар әзерләсәм, җәй көнендә чәчәкләр үстерәм, алардан букетлар ясыйм. 1нче сентябрьгә шулай ук көзге букетлар, композицияләр әзерлибез. Күңелем кушканча эшлим. Кул эшләрен яратам. Матурлыкны күрә белик, дөньяны матурлыйк», – ди Фәния апа.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии