- 21.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Исерткеч эчемлекләрнең бер төре булган шәрабны һәр кеше белә. Күпләр аны яратып эчә дә. Шәраб бигрәк тә Төньяк Кавказ халыкларында киң таралган. Русиянең башка төбәкләрендә дә аңардан баш тартмыйлар.
Безнең якта шәраб эчүчеләр аның ничек ясалуы турында беләләрме икән? Ә шәраб ясау технологиясе бик гади. Кыскача гына әйткәндә, виноградның согын сыгып алалар, шуны зур мичкәгә салалар. Ул сок – кеше өчен бик файдалы булган витаминнар, шикәрләр һәм ферментларның судагы эремәсе. Шул сокка чүпрә салалар. Ә чүпрә ул – баллыны бик тә ярата торган бактерияләр колониясе, һәм әлеге савытта бактерияләр «эш»кә керешә. Микроскоп аша караганда күренә: менә бактерия, менә аның күзе, менә аның авызы, менә ул шикәрне ашый… Ә койрык астыннан этил спирты чыга – С2Н5ОН. Шулай итеп, алкоголь ул – чүпрә бактерияләренең бәвеле, фәнни тел белән әйткәндә – экскрементлары.
Менә шул бактерияләр шикәрне ашый һәм мичкәдә бактерияләр бәвеленең концентрациясе 11 процентка җиткәч, һәрбер тере организм кебек үк, бактерияләр үзләренең бәвелендә тончыгып үлә. Әгәр бу эчемлекне шунда ук шешәләргә салсалар, ул эчемлек «гадәти коры шәраб» (сухое вино ординарное) дип атала. Кыйммәтлерәк шәраб алу өчен технологияне бераз үзгәртәләр: әлеге гадәти коры шәрабне ике ел буе тондырып тоталар, аннары, сөзеп, үлгән бактерияләрдән чистарталар, бәвел белән сок калдыкларын агызалар. Шуннан соң гына шешәләргә тутыралар. Бу очракта әлеге эчемлек «маркалы коры шәраб» (сухое вино марочное) дип атала. Шәрабләрнең бу төрләрен кибеттә һәркемнең күргәне бардыр.
Бик күпләр, аеруча кызлар, яшь хатыннар шампан шәрабен ярата. Ә ул шәрабне ничек ясаганнарын, әлбәттә, белмиләр. Аның технологиясе аеруча кызыклы. Мин аны заводына барып махсус өйрәндем.
Безнең илдә шампан шәрабен Краснодар краенда, Абрау-Дюрсо дигән урында җитештерәләр. Шампан шәрабен ясар өчен калын яшел пыяладан эшләнгән махсус шешәләр кулланалар. Шул шешәләргә биш төрле виноград сокларын кушып салалар. Виноградның төп сорты – «шампань» дигәне. Әлеге сокларның үзара нисбәтенә бәйле рәвештә, биш төрле шампан шәрабе ясала: сухое, полусухое, сладкое, полусладкое һәм брют. Соклар кушылмасын шешәләргә салалар, шунда чүпрә кертәләр, шешәләрне вакытлыча махсус агач бөкеләр белән бөкелиләр. Андагы тауларда озын штольнялар казылган, диварларында шешәләр өчен тишекләр ясалган. (Штольня ул – тауны казып кереп эшләнгән ясалма мәгарә.) Сыеклык салынган шешәләрне әлеге тишекләргә урнаштыралар, штольняны ябалар, биклиләр. Штольняда ел әйләнәсендә һава температурасы плюс 14 градус тора, җәен-кышын үзгәрми. Чүпрә бактерияләре дөм караңгыда ике ел буе, шикәрне эшкәртеп, алкоголь ясыйлар. Шәраб ясаучылар ике елдан соң штольняны ача һәм куәтле прожектор кертеп, бик көчле яктылык бирәләр. Көтелмәгән көчле яктылыктан куркып, бактерияләрнең «эче китә», алар «эч китү»дән һәм стресстан үлеп бетәләр. Тик үлгәнче куркудан күп итеп газ чыгаралар. Шешәләр шул газ белән тула. Шампан шәрабен эчәргә яратучылар ни өчендер менә шул газны бигрәк тә ошата, «Ай, борынны ярып чыкты!» – диләр.
Хөрмәтле ватандашлар, сезнең кулыгызга кайчан да булса берәр фужер тоттырсалар һәм шуннан борыныгызга шампан газлары килеп бәрелсә, исегезгә төшерегез: бу – стресстан үлеп баручы бактерияләр эченнән чыккан газлар, ягъни шулар бәвел эчендә кайнап тора…
Новосибирск гуманитар университеты профессоры Владимир Жданов лекциясен Рәшит ФӘЙЗРАХМАН язып алып тәрҗемә итте.
Мамадыш районы, Ишки авылы
Шампан шәрабе – бәвел ул,

Комментарии