- 21.02.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №06 (17 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Авызда эреп китә торган сыйның әнкәсе, алтын куллы остабикә… Бавырсак пешерү остасы Лилия апа Нуртдинованы нинди сүзләр белән генә сыйфатламыйлар. «Заказ бирүчеләр мактаган саен, эшемнең нәтиҗәсе дә яхшыра», – ди ул. Мактарлык та шул: аның бавырсакларын Башкортстанда гына түгел, Җир шарының төрле почмагында да таныйлар.
Лилия апа Башкортстан мәркәзе Уфада яши. Ә биредә бавырсак популяр сыйлардан санала. Никах дисеңме, Коръән ашымы, туй мәҗлесеме, килен төшәсеме – һәр бәйрәм чарасының күрке бавырсак булыр. «Шуңа да һәрбер бавырсакка ярату һәм җылымны өстим», – ди Лилия апа.
– Бавырсак турында бер ишеттем дә, пешерергә тотындым түгел. Бавырсак белән күптәннән таныш. Мин кечерәк чакта әбием гел бу татлы ризыкны пешерә иде, аннары әлеге сәләт әнигә бирелде. Буыннан-буынга күчә, диләрме әле. Менә хәзер мин дә бавырсак пешерү белән кызыксына башладым. Дөресрәге, элек тә кызыксына идем. Аш-су бүлмәсендә кайнашып йөргән әнинең нәрсәне ничек ясаганын карап тора идем. Ләкин ул чакта кирәк дип түгел, кызык өчен каралган. Ә чын-чынлап бавырсак пешерү серләренә төшенгәнемә өч ел тулды, – дип уртаклашты Лилия ханым.
Бавырсак серләренә әнисеннән өйрәнсә дә, Лилия апаның пешерү техникасы башкача. Составында һаман да шул он, йомырка, көнбагыш мае булса да, аның бавырсаклары башкаларныкыннан аерыла. Зур, тигез, йомшак, иң мөһиме – авызга эләгү белән эреп китә торган була алар. Ә моның сере белән беркем белән дә бүлешми остабикә.
– Социаль челтәрләрдә көненә унлап хат килә. Шуның 8-9ы мондый эчтәлектә: «Сезнең бавырсаклар тип-тигез. Аларның озынлыгы да, юанлыгы да бер үк. Серегез нидә?». Кызганыч, ләкин мин бу серемне беркемгә дә чишмим. Барысы да эшләү дәверендә килә. Башта гына аңламыйсың икән ул, хәзер бавырсакны кулга төшердем инде, – ди көлеп, Лилия апа.
Остабикә идарә өлкәсендә дә эшләгән, әле күптән түгел «Психолог. Социаль педагог» белгечлеге буенча диплом да яклаган. Бер урында утыра торганнар рәтеннән булмаса да, бавырсак пешерүне үз итә һәм бу эшен ташларга җыенмый.
– Ирем белән өч кыз тәрбиялибез. Кечкенәсенә әле ике генә яшь, декрет ялымда бераз акча юнәтү дип эшли башлаган идем, хәзер яшәү рәвешенә әверелде, – ди ул көлеп. – Көнем бавырсакка камыр ясаудан башланмаса, уңышлы үтми.
Һәр эшнең дә үз авырлыгы бар. Бавырсак пешерү дә искәрмә түгел. Дүрт сәгать буе плитә артында, кайнаган май янында камырны гел болгатып тору күп көч таләп итә. Ләкин ризыкны пешерү процессы кирәкмәгән уйлардан арынып, бераз сулыш алырга булыша икән.
– Мин бавырсак пешергәндә үз дөньяма чумам. Телевизорны кабызып, үзалдыма җыр көйләп эшләргә яратам. Алай эшнең бернинди авырлыгы да сизелми, – ди Лилия апа. – Пандемия чорында бераз ял итеп алдым әле, заказлар кимеде. Әмма хәзер арта бара. Кышкы чорда эш аз булса, язын күбәя. Менә март аена буш вакытым юк, Аллаһка шөкер.
Бавырсакны күбрәк туй, аш мәҗлесенә, юбилей, туган көн, Ураза һәм Корбан гаете кебек бәйрәмнәргә сораталар икән. «Ике ел дәверендә бер генә сатып алучының да әйләнеп кайтмый калганы булмады. Бер сораткач, гел сораталар. Җир шарының төрле почмакларына күчтәнәч итеп алып киттеләр. Бавырсаклар Төркия, Украина һәм Америкага да барып җиттеләр», – дип шатлана остабикә.
– Көненә 15әр килограмм бавырсак ясарга туры килә. Әле минем бу ризыгым бик җиңел. Шуңа күрә тәлинкәгә өйгәч, ул бавырсакның биеклеген үзегез күзаллагыз. Бер ясаганда 20 йомырка, 2 килограмм он һәм күп бал китә. Йомырка һәм балны авылдан сатып алабыз.
Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Лилия апаның да пешерү серләренә төшенүе күз яшьләрсез генә узмаган. Хәзер шуларны көлеп искә ала ул:
– Әле дә хәтеремдә: туй мәҗлесенә ике зур бавырсакка заказ бирделәр. Ул Сургутка китәргә тиеш иде. Мондый зур заказны бары тик әни белән генә эшли идем, монысы үземә генә калды. Җыям гына, килә дә төшә болар. Тагын җыеп куям. Моннан бер өлеше чыга, тегеннән икенчесе. Төшенкелеккә бирелеп, елап тәмам шашып беткән идем. Аннары әниемә видео аркылы шалтыратып, бергә җыйдык. Исән-имин таралмыйча ияләренә барып җитте. Аларның рәхмәт сүзләреннән соң, бөтен елаганнар онытылды инде. Туй бавырсаклары бик зур була. Бәясе дә арзаннардан түгел – 3 мең сумнан башлана. Иң зурысы – 12 мең сум. Аннары икенче бер вакыйга шулай ук истә калган: тагын бер заказ алдым. Подносы гына ярты метрлы иде. Аны яхшылап җыеп, тезеп, катырырга куйдым. Бераздан соң ул ишелеп төште. Соңрак кына белдем: кызым бавырсак куелган өстәлгә ялгыш сөртенгән булган. Ә бавырсак катканда аңа, гомумән, тияргә ярамый. Яңадан пешереп, яңадан тездем.
Бу уңышсызлыклар Лилия апаның кәефен төшерми. Киресенчә, хаталарны төзәтергә өйрәтте, ди ул үткәнгә карап. Хәзер эшенең нәтиҗәсенә сөенеп яши. Эшен җаны-тәне белән ярата. Һәр эшен дә «бисмилла» әйтеп башлый икән ул. Бавырсактан кала, чәк-чәк тә пешерә. Талкыш кәләвә пешерүне дә үзләштереп килә.
– Эш башлар алдыннан «бисмилла»ны онытмыйм. Аннан тыш бавырсакларым уңсын, заказ бирүчеләрнең гомерләре озын, яшь парларның тормышлары майдай шома һәм балдай татлы булсын дип телим, – ди Лилия апа. Эшемнең иң ошаган вакыты – заказны иясенә тапшыру. Аларның сөенгәне, сокланганы миңа көч бирә һәм үземне чын бавырсак остабикәсе итеп тоярга ярдәм итә.
Тәмле бавырсак рецепты:
1 килограмм онга 10 йомырка, 130 грамм сөт, 30 грамм шикәр комы, 30 грамм сары май, 5 грамм чүпрә, тәменчә тоз, пешерү өчен 180-200 грамм май кирәк.
Эш барышы: Савытка йомырканы сыталар, сөт салалар, май, шикәр комы, тоз, азрак чүпрә өстиләр (кайвакытта чүпрә салмыйлар да). Шул катнашманы шикәре, тозы һәм чүпрәсе эреп беткәнче яхшылап болгаталар. Аннары он кушып, токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басалар. Камырны 100-150 граммлы кисәкләргә бүләләр дә бармак калынлыгында баусыман итеп тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр итеп турыйлар. Кайнап торган майга салалар, болгата-болгата, кызарганчы пешерәләр. Бавырсак пешкәнлеген белү өчен аның берәрсен майдан алып, читкә алып куеп торырга кирәк. Әгәр дә бавырсак шиңә икән, ул әле пешеп җитмәгән дигән сүз.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии