- 21.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Авыл хуҗалыгы буенча бер белгеч, имештер, шәһәргә килеп чөгендер буенча фәнни тикшеренүләр алып баручы, бик тә зур оешмада белешмәләр алырга җыена. Инде бер кочак «белешмәләр» җыеп, эш бетте дигәндә, бу оешмада аны кызыксындырган чөгендернең сорты туры килмәгәне ачыклана, һәм дә бу бичараны икенче оешмага юллыйлар. Заманында бу мәзәк хикәяне татарча бер басмада укыган идем, шул искә төште. «Грипп институты» барлыгын телевидение фаразлагач искә төште бу хикәя.
БАРМЫ СОҢ УЛ ГРИПП ДИГӘННӘРЕ?
64 яшемә җитеп андый чир белән авырганым булмады. Бала чакта, кышын, җәен урамнан кермәдек. Апалардан калган пәлтәнең итәге череп бетә иде язга таба. Карга, бозга каткан киемнәрне мич башына ыргытып, идәнгә җәелгән «раскладушкага» йокларга ятам. Иртән әтәчләр тавышына уянганда, ишек төбендә карлы бәс күренә, һава торышын белеп тору да юк, букчаны асып, биш чакырым күрше авылга укырга барасы бар. Бик тә иртә торуның сәбәбе шул, өйгә бирелгән сабакны бераз карап чыгу мәҗбүри.
Инде язны әйтеп тә торасы юк. Көннәр әз генә җылынып, бераз кояш карый башлау белән йорт артында «канау» казырга чыгам. Бу мәшәкатьне бар күршеләр дә башкара, юкса, язгы сулар мал-туар сарайларына керә. Шул «канау» буйлап күрше малайларына «кунакка» йөрү истә калган. Аякта һаман да шул апалардан калган «бутый». Аларга су керә. Казык башына элеп бераз киптергәндәй итсәң дә, юеш килеш киеп чабасың: вак төяккә вакыт юк. Кояш җылытып, бераз ачылган җирләрдә, кыр суганы, кузгалак, какы, кәҗә сакалы, чиерт һәм башка «азыкка яраклы» үләннәр үсеп чыга, шулар иде инде безнең «чупа-чупслар».
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Пермь өлкәсе, шахтерлар шәһәре Кизелда, урта белем дә алып була торган, Горный ПТУга укырга кердем. Шул өлкәнең Барда районыннан укучы татар егетләре белән танышып, дуслашып киттек. «Егетләре» диеп шуңа әйтәм, чын «егетлек», күрәсең, шунда башлангандыр. Ник дигәндә, шушында инде авыздан бераз төтен дә чыга башлады, кичке танцыга, яки кызлар янына барганда бераз «төчкертеп» тә ала башлаган чаклар бу.
Менә шушы вакытларда ук, бу «афәтләрнең» сәламәтлеккә нинди «файдалары» барлыгын, салкын тиеп борыннар мышкылдый башлагач аңлап алдым.
Ярый әле укып бетереп, бераз эшләгәч, армия сафларына, Ерак Көнчыгышка, Владивосток шәһәре янына алып киттеләр. Шунысы кызык, монда килгәч барлык авырулар онытылды. Шул хәл истә калган. Тынчу, чыдап булмалы кызу казарма, астагы киштәдә «стариклар» караватларның икенче киштәләренә без менеп сеңәбез. Суларга һава юк, ябык форточка ярыгыннан бераз салкын җил кереп тора. Шунда башны куеп йокыга киткәнмен. Иртән уянып китсәм, эчтән кия торган «кольсонның» якалары боз булып каткан, күрәсең төнлә йә форточка үзе ачылган, йә кемнәрдер торып ачкан.
– Подъём! – форма № фәлән. Чыгып йөгерәбез, кайтып салкын су белән юынабыз. Һәм дә көне буе көтеп йөрим, ник бер борын мышкылдап карасын да, тамак төбе шешеп чыксын.
Инде, грипп дигән авыру юк ул диеп әйтсәм, «барчасы юк сүз аларның, искеләрдән калган ул» дигән коткы таратсам, меңләгән тонна дару җитештерүчеләрнең, сатучыларның, шул таблеткаларга һәм төрле сыекчаларга реклама ясаучыларның нәфрәтләре чыгырыннан чыгар диеп уйларга кирәк. Духтырларга килгәндә, бу шаулауны алар да яратып бетермәскә мөмкин. Ник дигәндә, хөкүмәтебез сәламәтләндерү оешмаларына 23 миллиард сум акча күчерә диеп, төкерек чәчтеләр бу арада. Килмәсәң дә килгән диеп, дәвалаган һәм терелгән дип ялган язуларда пәйдә булган ди, имеш.
Кешенең салкын тиеп, яисә төрле йогышлы авыруларга ни өчен дучар булуын аңлар өчен, әллә нинди фәнни исбатлаулар кирәк микән дип уйлыйм үземчә. Әйтик, урта мәктәпнең кайбер әсбапләрендәге язмаларны искә төшерик. Шундый рәсем – бер кыз бала салкын әйбер өстендә утыра. Төрле төсләр белән төшерелгән бу рәсемдә, миллиардлаган электроннар – аның тәненнән күчкән аура күрсәтелгән. Информатика дәреслегенең баштагы битләрендә мондый язма бар. «Һәр кешенең тәнендә өч йөз мең нокта, алар якын тирәдәге һава температурасы турында мәгълүматны кешенең миенә җибәреп тора».
Кеше туңмый, аның тән температурасы уртача 36,6 градус тирәсендә, әйтик, 24 градус җылылык булганда да аның әйләнәсендә, шул ук миллиардлаган электроннар берничә электрон җитмәгән (уңай зарядлы) атомнарга күчәчәк, минуслы температура булганда әйтеп тә торасы юк.
Димәк, кеше «йомшара». Йомшак агачны корт ашый башлый бит. Кайдан килеп чыга соң бу «кортлар». Имештер, әйләнә тирәдән, авырган кешеләрдән йога. Шунысы аптырата, җәйге эссе көнне грипп «йоклап» ята һәм дә ки 30-40 градус салкында тарала башлый.
Малахов Г. П. Үзенең китабында менә ни дип яза:
«Һәр салкын тию чире борын-тамак куышлыгы аша чыгучы лайла агымы барлыкка китерә. Бу сыеклык өлешчә чыга, ләкин авыруның соңгы стадиясенә җиткәндә ул куерып каты кабыкка әйләнә. Андый кабыклар кеше гомерендә бик күп хасил була. Нәтиҗәдә сулыш юллары тыгыз масса белән тула. Нәкъ менә шунда зыянлы микроорганизмнар рәхәтләнеп үрчи. Билгеле, бу кешегә тискәре йогынты ясый: баш авырта, күз күреме, ишетү, ис тою сәләте кими, хәтер йомшара. Гомумән, баш мие эшчәнлеге бозыла. Кеше психик яктан тынычсызга әйләнә. Бу кайчагында сизелмичә дә үтәргә, кеше баш эчендә 1–2 стакан «черек» барлыгын белмәскә дә мөмкин. Үзенең кәефе китүен ул теләсә-нәрсәгә сылтый, әмма бу сәбәпне игътибарга алмый».
Гриппны да кеше үзе еллар буе үзендә «саклап» йөртә дигән уй килә башка. Ә инде «йомшаргач», ягъни иммунитеты какшагач, кеше эчендәге паразитлар үзенең мәкерле эшләрен башлап җибәрәдер, мөгаен.
Хәлим Маликов,
Азнакай шәһәре

Комментарии