Массаж чир белән көрәштә дә файдалы

Массаж чир белән көрәштә дә файдалы

Күпләр массажга буыннарны йомшартып, тәнне җиңеләйтеп, ял иттереп җибәрә торган процедура итеп кенә карый. Ә менә 12 ел дәвамында массаж ясау белән шөгыльләнүче белгеч – «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге табибы Әхмәт ЭСМЕР әйтүенчә, массаж – организмны төрле авырулардан саклау чарасы да әле ул. 1994нче елдан бирле шушы эшне башкаручы, җиде илдә укып, төрле массаж ясау техникаларына өйрәнеп кайткан белгеч белән сөйләшеп, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләдек.

– Әхмәт әфәнде, массажның классик дип атала торган төре турында сөйләгез әле.

– Аның организмга файдасы бик борынгы чорда ук ачыкланган инде. Гомуми массажны авыруларны дәвалау максатыннан да, аларны булдырмау өчен дә кулланалар. Әлеге төр бөтен организмга тәэсир итә: баш түбәсеннән алып, аяк бармакларына кадәр. Шул сәбәпле тәндәге бөтен мускуллар хәрәкәткә килә, буыннар куышлыгында синовиаль сыеклык барлыкка килүне активлаштыра, кан әйләнешен яхшырта, ә бу үз чиратында органнарның туклыклы матдәләр белән тәэмин ителешенә һәм таркалган продуктларның организмнан тиз арада чыгуына китерә.

– Хәзер массажның тагын бер төре киң таралды – целлюлитка каршы көрәшә торганы…

– Кан тиешле дәрәҗәдә йөрмәү сәбәпле ботта, бил турысында һәм беләктә май катламы җыела. Менә шуны целлюлит дип атыйбыз да инде. Артык май катламы тышкы кыяфәтне генә ямьсезләп калмый, тәннең гомуми торышына да тәэсир ясый, чөнки кан әйләнешенә комачаулый. Нәтиҗәдә күзәнәкләр тиешле күләмдә туклыклы матдәләр һәм кислород алмый башлый.

Массаж целлюлиттан котылырга гына түгел, кан әйләнешен, күзәнәкләрдәге матдәләр алмашын, лимфалар эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Шулай итеп, организмдагы артык су чыга, димәк, шешенү барлыкка килүгә киртә куела, шлаклар чыга, күзәнәкләр яңара.

– Халыкның күпчелеге массаж дип кенә белгәннең төрләре күп бит әле: шиатсу, аромамассаж, спорт массажы…

– Чыннан да, хәзер массажның нинди генә төре юк. Шиатсу (бармаклар, аеруча баш бармак ярдәмендә ясала) организмның арыганлыгын бетерү, иммунитет системасын ныгыту өчен кулланыла. Тәндәге билгеле бер нокталарга басып ясала торган массаж нерв системасы һәм ашказаны-эчәк тракты чирләреннән саклану чарасы буларак файдалы. Йокысызлыктан интеккәндә яки стресс кичергәндә дә шушы төр киңәш ителә. Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары вакытында да шиатсуның файдасы исбатланган. Аны, мәсәлән, ревматоидлы артрит, умыртка остеохондрозы (муен, күкрәк, бил), остеоартрозны комплекслы дәвалаганда ясарга киңәш итәләр.

Аромамассаж хуш исле эфир майлары ярдәмендә ясала. Әлеге майлар тирегә тиз үтеп керә, кан һәм лимфалар ярдәмендә бөтен күзәнәкләргә дә тарала. Эфир майлары нерв системасына кичекмәстән тәэсир итә һәм кеше массаж барышында ук җиңеллек тоя. Кызганыч, тик аромамассажның файдасы турында күпләр белми. Ә бит ул организмдагы бөтен чирләрнең беренчел чыганагына тәэсир итә.

Спорт массажы, атамасыннан күренгәнчә, спортчылар һәм авыр физик гамәлләр белән еш очрашучылар өчен эшләнелгән. Дәвалау массажыннан аерыла торган ягы шунда: аны ясаганда кеше бернинди дә авырту тоймаска тиеш. Бу төр массажның максаты организмдагы тозларны тарату яки элекке җәрәхәтләрне дәвалау түгел, ә спортчыны әзерләү, буыннарын һәм мускул каркасын уу, шул рәвешле организмының мөмкинлекләренә уңай йогынты ясау.

Изображение удалено.Изображение удалено.

«Казан клиникасы»нда массажның тагын нинди төрләре барлыгын клиникага шалтыратып белешергә була. Телефоны: (843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында

Комментарии