Эх Чаңгы юллары!

Аллаһның рәхмәте белән, быел кабаттан чаңгыга басу насыйп булды! Эх, ул иртәнге эңгер-меңгердә чаңгы шууның рәхәтлекләрен белсәгез иде, дуслар!

Иремне эшенә, балаларымны мәктәпкә озатуга, үземне көн дә шушы режимга күнектердем. Баштагы мәлләрдә, әлбәттә, ялкаулык бераз аяк чалырга маташты маташуын! «Тирләп-пешеп чаңгы шугач, ничек эшеңә китәрсең? Эшкә киткәнче бераз ятып торсаң ни була? Әле бу вакытта күпләр тәмләп йоклыйдыр!» кебек вәсвәсәле уйлар аңыма каршы килеп бимазаласа да, куйган максатыма хыянәт итмичә, табигатькә ашкынам. Иртәнге саф һава сулыш юлларымны гына ачып калмый, көн буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итә. Һәр көн иртән сызылып аткан алсу таңны табигатьтә каршылау, ап-ак карларны шыгырдатып юллар яру, юл буенда үскән наратларның салмак кына тибрәлеп мине сәламләве җаныма шул кадәр рәхәтлек, сихәт бирә. Тәнемнең һәр күзәнәге әлеге мизгелләрдә тантана итә.

Шәйхетдинов урамындагы без яшәгән 3нче йорттагыларның күпчелеге «чаңгы терапиясе» белән дәвалана. Ышанырсызмы, юкмы, 82 яшен тутырган Җәүдәт абый (аңа «бабай» дип эндәшергә тел бармый!) бүген дә 18 яшьлек егетләргә алыштыргысыз, сөбеханаллаһ! Аның дәртләнеп-дәртләнеп шууы без яшьләргә чып-чынлап үрнәк. Мәүлидә, Гамирә, Земфирә, Флүрә апалар да яшь кызлардан бер дә калышмыйлар! Ә Рәшит абый Тимкәев безнең йортта яшәмәсә дә, үз кешегә әйләнеп бетте. Беренче кар җиргә төшүгә үк, ул чаңгы юлларына «нигез» салып, барыбызны да үзе артыннан әйдәүче менә дигән спортчы! Барысы да олы яшьтә булуга карамастан, «яшьлек эликсиры»ның тәмен татып, яшәүдән ямь табучы әлеге танышларыма карап чын-чынлап сокланам, горурланам мин.

Былтыр ирем авылда яшәүче әниемә дә чаңгылар кайтарып бирде. 77 яшьтәге әнием, кош тоткандай куана-куана, чаңгыга басты. Хәзер үзенең күршеләрен дә әлеге файдалы шөгыльгә тартып, бергә-бергә саф һавада сәламәтлекләрен ныгыталар. Алланың рәхмәте дими, ни дисең бу хәлгә!

Гомер дигәнең зур тизлек белән алга ыргыла. «Бүгенге эшне иртәгә эшләрмен!» дип калдырсаң, койрыгын мәңге тотармын димә. Шуңа күрә булдыра алганча спорт белән шөгыльләник, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыйк, дуслар!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии