Бланманже ясау

Кукмарабызда оешкан «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы булды. Оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина татар телебез турында чыгыш ясады: «1000 еллыгы булган татар телен, борынгы бабаларыбыз ничек итеп безгә җиткерделәр, без дә аны киләчәк буынга, ә киләчәк буын аны тагын үзләреннән соң килгән буынга илтә барырга тиеш», – диде ул. Безнең бу утырышка Киров өлкәсе Нократ Аланыннан да килгәннәр иде.

Аннан соң бланманже ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мин үзем кечкенә чагында андый ризык ашаганымны хәтерләмим. Ул кесәл сыманрак әзерләнүче ризык санала. Ә менә солы кесәлен ашаганым бик тә хәтеремдә. Минем уйлавымча бланманжены баерак, хәллерәк кешеләр ясаганнардыр. Шикәр комы юк заманнар, ә шикәрне ваклап кына бирәләр, нинди бланманже турында уйлау?!

Бик тә борынгы заманнарда аны сөт, су, шикәр һәм бәрәңге крахмалы белән ясаганнар. Мин үзем дә сөт һәм сөт өсте белән ясап карадым, анысы ошамады, ләкин куе каймак белән ясаганын, бигрәкләр дә тәмле булган, диеп ашадылар.

Безгә әлеге мөмкинлекне бирүчеләр – Кукмара шәһәре «Намус» кафесы җитәкчеләре һәм анда эшләүче хатын-кызлар. Кафе артык зур булмаса да, бик уңайлы, чиста, тәртип хөкем сөрә. Анда пешкән тәмле өчпочмаклар һәм үзебез ясаган бланманже белән чәй эчкәннән соң, кафеның уңганнарына алга таба да уңышлар теләп, киләчәккә яңа планнар корып саубуллаштык.

Сезгә дә бланманже ясау серен тәкъдим итәм:

150 г каен яки җир җиләге (катырылган булса да ярый);

800 г кибет каймагы;

1 стакан шикәр комы, чеметеп кенә лимон кислотасы;

1 стакан кайнап суытылган суга 30 г вак желатин салабыз, һәм аны ут өстенә куелган сулы савытка (водяная баня) утыртып, желатин эреп беткәнче болгатабыз. Кайнатасы түгел.

Өстә язылганнарның барысын бер савытка салып, блендер белән болгатасы (бу 3 савытка җитә). Матур савытларга салып суыткычка куябыз. Кич әзерләсәң, иртәнгә әзер дигән сүз. Савытка салынган бланманже өстен шоколад вагы белән бизәргә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

«Ак калфак» оешмасы әгъзасы Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара бистәсе

Комментарии