Кредитны алдан түләргә ярыймы?

Кредитны алдан түләргә ярыймы?

Әле моннан 10-15 ел чамасы элек кенә: «Америкада халык түләп кенә яши икән, алар шуңа күрә бай», – дип сөйләсәк, бүген үзебез «череп баедык». Дөресрәге, сазына баттык. Хәзер берәүнең кыйммәтле машинасы булу аның күпме хезмәт хакы алып эшләвен түгел, ә күпме түләвен күрсәтә. Чәшке тунны да, диңгез буена юлламаны да, хәтта азык-төлекне дә бурычка, ягъни кредитка алып була. Шулай яшәргә күнегеп барабыз да.

Тормышыбызга киң тамыр җәйсә дә, кредит турында без бик аз беләбез. «Акча алдык та, бүлеп-бүлеп түләдек» белән генә бетми бит әле. Аңа бәйле бик күп проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бәлки, сезнең дә банктан бурычка алуыгызга бәйле үз истәлекләрегез, әйтер сүзегез бардыр. Хатлар языгыз. Ә бүген без кредитның беренче бәхәсле ягы белән танышырбыз.

СУДКА БАРЫРГА КУРЫКМЫЙБЫЗ

Танышым Алмаз (исеме үзгәртелде) 2009 елның ноябрендә кредитка 9499 сумга телефон алды. Ул бар сумманы һәм процентларны, 6 айга бүлеп, «Альфа-»ка түләргә тиеш иде. Елына 64%лы кредит булуы турында да әйтсәк, телефонның кыйммәткә төшүе аңлашыла. Мантыйк ягыннан караганда, кредитыңны никадәр иртәрәк түләп бетерсәң, шулкадәр күбрәк отарга да тиешсең. Процентларын азрак түлисе бит. Алмаз да шулай фикер йөртә һәм 8 гыйнварга инде бөтен бурычын каплап та куя. Гәрчә, белән егет арасында төзелгән килешүдә вакытыннан алда кредитны түләргә ярамавы турында әйтелгән булса да. Җитмәсә, ул калган 4 ай өчен хисапланасы процентларны банкка түләми.

– Әгәр ул айларда мин банк хезмәтеннән һәм аннан бурычка алган акчадан файдаланмаганмын икән, процентларны түләүне кирәк санамадым, – ди Алмаз.

Кредит түләү вакыты чыккач та, «Альфа-Банк»тан Алмазга хат килеп төшә. Ул хатта танышымның банкка 1626,41 сум бурычы барлыгы турында әйтелә. Бу әлеге дә баягы 4 ай өчен түләнми калган процентлар суммасы икән.

Берәүләр булса, банкка бурычлы калудан куркып, йөгерә-йөгерә кредитын капларга йөгерер иде, тик Алмаз башка юл сайлый. Юридик белемен тикшереп карау теләге белән ул судка килә.

– Бер караганда, мең ярым сум акчага калган кеше түгел инде мин. 5 ел буе университетта юристлыкка тиктомалга укып йөрдем мәллә, дип уйладым да, судка барырга булдым, – ди Алмаз. – Кулланучы хокукларын яклау турындагы закон буенча, ул килешүдән мин теләсә-кайсы вакытта баш тарта алам, ләкин шул ук вакытта банкның миңа тоткан чыгымнарын тулысынча капларга тиешмен. Чыгымнарын капладым, ләкин теге 4 ай өчен банкка керем булып барырга тиешле процентларны гына түләми калдырдым. Димәк, закон барыбер минем яклы. Шулай ук Татарстан республикасының кулланучы хокукларын яклау буенча федераль идарәсенә дә шикаять яздым. Банк белән клиент арасында төзелгән килешүдә, кредитны вакытыннан алда түләргә ярамау турында пункт булу ул кулланучы хокукларын боза. Федераль идарә минем шикаятьне дөрес дип тапты һәм банкны административ җаваплылыкка тартты.

КУЛЛАНУЧЫ ҺӘРЧАК ХАКЛЫ

Банк үз гаебен танырга һәм теге процентлардан баш тартырга теләми, әлбәттә. каршында акланырлык төрле сәбәпләр уйлап таба. Әйтик, кредит бирелгәндә, һәркемгә аерым банк счеты ачыла, имеш. Ул счетка акча тулаем күчерелгән булса да, банк аны алырга хокуклы түгел, чөнки килешү буенча кредитны алдан түләп бетерү каралмаган. «Альфа-Банк» хезмәткәре шулай дип аңлата. Моңа да җавап таба Алмаз.

Баксаң, банк счеты һәм ссуда счеты – төрле әйбер икән. Әйе, банк счетын без үзебез ачабыз һәм андагы акчага банкның кагылырга хокукы юк. Һәр банк безгә кредит биргәндә ссуда счеты ачарга тиеш. Бу аларның Үзәк банк каршындагы төп бурычы булып тора һәм бу счеттагы акча белән алар тулысынча файдалана ала.

– Димәк, алар кредит биргәндә ссуда счеты ачмыйча, банк счеты ачкан булсалар, миннән рөхсәт сорарга да тиешләр иде. Алайса, бу нинди дә булса хезмәт күрсәтүне көчләп тагу кебек килеп чыга. Мәсәлән, мин машинаны ремонтка бирдем, ди. Алар кайсы да булса запас частьне сүтеп алу өчен машинамны юарга мәҗбүр булалар һәм, ахыр чиктә, аны юган өчен дә миннән акча таләп итәләр. Кулланучы хокуклары буенча, биредә тагын мин хаклы булып чыгам һәм көчләп тагылган хезмәт күрсәтү өчен акча түләмәскә дә хокуклымын. Банк счеты белән дә шул ук хәл. Ачмасыннар иде… Хәер, алар ачмаган да, чөнки биредә нәкъ менә ссуда счеты ачылу турында сүз бара. Банк хезмәткәре генә аларны бутаган, күрәсең, – дип аңлатты Алмаз.

Ахыр чиктә, Алмаз банк белән судлашудан тәмам туя һәм, барыбер үзенең хаклы булачагын аңлап, алардан рухи зыян таләп итү турында да шикаять яза.

– Бер елга якын мин үз хокукларымны яклап йөрергә мәҗбүр. Банк белән сөйләшүләр уңай нәтиҗәләргә китермәде, шуңа күрә мин судка барырга мәҗбүр булдым. Юкса, «Альфа-Банк» үз гаебен судка кадәр үк танырга тиеш иде инде, – дип аңлата ул үз адымын.

Әлбәттә, суд Алмазны тулаем яклый һәм кредит процентларын түләмәскә, дигән карар чыгара. Шулай ук банк тарафыннан рухи зыян өчен дә акча түләнә һәм суд өчен дәүләт пошлинасы да банк «кесәсенә» кала.

Шушы ике ел эчендә Алмаз бик күп банклар белән судлашкан, туганнарын, дусларын кредит сазыннан тартып чыгарган.

– Хәзер инде кредитны алдан ук түләргә мөмкин булуы турында аерым законы да чыкты, шуңа күрә кеше ниндидер вак-төяк килешү аркасында гына үз хокукларын якларга куркып утырмасын иде. Шулай ук килешүне игътибар белән укырга киңәш итәм. Кредит алганда, банк белән кулланучы арасында төзелгән килешүне, гадәттә, карап та тормыйбыз, – ди Алмаз. – Ә анда банкта счет ачкан өчен, гомереңне иминиятләгән өчен, тагын әллә нинди сәбәпләр белән акча каералар. Нәтиҗәдә, 15%лы кредит дигәнең 40%ка ук күтәрелергә мөмкин. Кеше шуны аңламый һәм соңгы ике елда банк тарафыннан законсыз алынган акчаларны күпләргә кайтардык инде.

Димәк, беренче кагыйдә – кредитны вакытыннан алда түләп бетерергә һәм калган айлар өчен процентларын түләмичә калдырырга да мөмкин.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Кредитны алдан түләргә ярыймы? , 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии