- 20.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Аш-су әзерләгәндә һәр хуҗабикә яратып куллана торган, суык тиеп чирләгәндә алыштыргысыз дәва чыганагы – сарымсакны үз бакчасында үстермәүче сирәктер. Әмма ул шактый таләпчән яшелчәдән мул уңыш алу өчен, җирне алдан әзерләү, тәмам өлгереп җиткән бик эре, сыйфатлы бүлбеләрне генә сайлап алып, тиешле вакытында чәчү, сортын дөрес сайлау, сугару, төбен йомшарту, тукландыру кебек бик мөһим агрочараларын төгәл үтәү кирәк. Буа районы, Әхмәт авылында яшәүче гаилә дусларыбыз Нәфилә белән Илһам Ситдыйковлар, аларның җәй буе бакчадан керә белмәүче Тәти абыйлары Салих абзый сарымсак үстерергә тәмам остарып беткән. Бакчалары чем кара туфраклы, черемәле, шуның өстенә дымлы, үсемлекләр арасында чүп тотмаулары бер хәл, үсентеләрнең төбен даими рәвештә йомшартырга иренмиләр. Уңышлары шаккатарлык. Бу гаиләдә грипп, салкын тию кебек чирләрне бар дип тә белмиләр, чөнки табыннарында һәрдаим сарымсак тора, көн саен кайнар аш ашаганда берничә бүлбене садә килеш кулланалар. Чирләрне алдан кисәтүдән тыш, теш сызлаганда уртка кую, томау төшкәндә сабагын яндырып, төтенен иснәү – нәтиҗәле чара.
Мин үзем дә сарымсакны яратып үстерәм, бер елда да уңышсыз калганым юк. Әгәр әйбәт уңыш алыйм дисәң, ярым черегән тиресне кыяр, кабак, патиссон кебек органик ашламаларсыз үсми торган элекке урынга яздан кертү отышлы. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, сарымсак утыртыласы түтәлнең (ул өч-дүрт атна алдан казыла) һәр квадрат метрына ике-өч соскыч көрәк күләмендә черемә, бер аш кашыгы суперфосфат, бер шырпы кабы мочевина, ярты стакан агач көле кертеп калдырабыз. Безнең төбәктә сентябрьнең соңгы, октябрьнең беренче ункөнлеге – сарымсак утырту өчен иң отышлы вакыт. Мин туфракны Фокин кискече ярдәмендә 15 см тирәнлектә йомшартып, ашламалар белән яхшылап болгатып чыгам. Көз артык коры килмәсә, болай да дымлы туфракка су сипмим. Буразналар арасын – 20 см, сарымсак бүлбеләре арасын 8-9 см калдырып, шактый куе марганцовка эремәсендә 20 минут дәвамында чылатылган, кабыгы салынмаган, тырналмаган-сыдырылмаган эре «теш»ләрне 6-8 см тирәнлегендәге буразналарга тезеп утыртам. Кышкы чатнама суыкларда өшемәсеннәр өчен, өстен кыяр түтәленнән алынган черемәле туфрак белән мүлчәлим, 5-6 см калынлыкта торф яки пычкы чүбе дә таратырга була. Октябрь азагында түтәл өстенә коелган яфраклар түшәп, аларны топинамбур сабаклары, киселгән ботаклар белән бастырып калдырам.
Сарымсакның эре суганчасын «теш»ләргә бүлеп утырту – киң таралган ысул, әмма аны узган елгы орлыктан үскән бер «теш»ле түгәрәк бүлбедән, шулай ук көпшә очында өлгергән орлыктан да үрчетергә була. Шәхсән үзем һәр төрлесен утыртуны кулай һәм отышлы дип саныйм, беренчедән, даими уңышка исәп тотасың, икенчедән, орлыктан үскән сарымсакта чирләр булмый. Бер «теш»ле түгәрәк суганчаларны да югарыда аталганча, әмма 1-2 сантиметрга саерак утыртам. Орлыкларны исә, карлыган, крыжовник, кура җиләге араларындагы буш урыннарны казыганда, сибеп калдырам, бик артык тирән күмдермәсәм дә, өшегәннәре юк, чөнки алар яфраклар белән күмелеп кала, куаклар карны шәп тота, шунлыктан үсентеләрем исән-сау кышлый.
Бакча җиләге арасында да сарымсак үстерәбез. Бу – икеләтә отышлы чара, җиләкләрне корткычлардан саклауның әйбәт ысулы. Гадәттә, җиләклек эчендәге сарымсаклар иртәрәк өлгерә, эрерәк була, чөнки җиләк үсентеләре арасын яз башында ук эшкәртеп, тукылмаган материал белән япканга, даими су сибеп, төпләрен гел йомшартып, тукландырып, утап торганга, беррәттән аларга да тәрбия күбрәк эләгә.
Кышка сарымсак өстенә томалап калдырган табигый япманы иртә язда тырмалап албыз, бүлбеләр тигез тишелә, язгы кояш нурларында бик тиз тернәкләнеп, күтәрелеп китә. Үсентеләрне иртә язда 1:6 нисбәтендә су кушылган сыер тизәге ачыткысы, ике-өч атнадан кош тизәге төнәтмәсе (1:15), бүлбеләр өлгерә башлаган чорда, шундый ук составка ярты стакан көл һәм бер аш кашыгы суперфосфат, бер шырпы тартмасы калийлы ашлама салып эретелгән катнашма белән ашлап, бик әйбәтләп сугарабыз. Суган белән сарымсакка кычыткан төнәтмәсе сибәргә ярамый. Сарымсак әйбәт үссен өчен, микроэлементлар кертү дә мөһим. Ә аңа көл бик бай. Кыяк очлары вакытыннан алда саргая башласа, бер стакан аш тозын бер чиләк суда эретеп, түтәлдәге рәт араларына сибәбез. Үсентеләр, атнасына бер мәртәбә бик әйбәтләп сугарудан тыш, түтәлгә агач көле сибеп, туфракны даими йомшартуга бик мохтаҗ. Эре сарымсак җыеп аласың килсә, аның укларын вакытында сындырып җыярга иренмәскә кирәк. Ул укларны консервлап куеп, менә дигән кабымлык ясарга була. Орлык үстерүдән тыш, безгә сарымсакны кайчан җыеп алырга кирәклеген искәртү өчен, бары тик берничә ук кына сабагында калдырыла. Уңыш җыярга 20 көн кала, сугарудан туктыйбыз. Кыяклары кибеп саргая, җиргә ята башлаган сарымсакны йолкып түгел, ә бакча сәнәге белән казып алып, берничә көн түтәлдә киптергәч, вак көлтәләргә бәйләп, кояш төшми, әмма җил уйный торган мунча чоланына, сарай диварына эләм. Ул анда тәмам өлгереп җитә. Бары тик чын суыклар башланыр алдыннан, тамырларын һәм сабакларын кыскартып кисеп, тышкы пычрак «күлмәген» салдырып, саклауга куям.
Сарымсакларның Алейский, Гафурийский кебек язгы сортларын да утыртып караганым булды, әмма аларның башлары ваграк, нибары 20-35 грамм тирәсе генә, ә менә үзем яратып үстерә торган Крупнозубковый, Грибовский-60 кебек кышкы сортларның суганчалары бик эре, 80- 90 гр, кайберләре хәтта 100 грамм чамасы. Ә ул исә ел дәвамында садә килеш ашау, маринадлар ясау, утыртудан, сатудан тыш, туган-тумача, дус-ишкә күчтәнәч итеп таратырга да җитә.
Сарымсакны саклауның берничә ысулы бар. Бертуган сеңлем Мөслимә аны орлыгы өлгергән укроп зонтиклары белән аралаштырып, пыяла банкага тутыра, үзем коры тоз эчендә саклау яклы, Мөнҗия кодагыем суган кебек толымлап үреп, җил йөри торган салкынча урынга элә. Коры ком эченә салып, базга куючылар, целлофан пакетка тутырып, ярты метр тирәнлегендә казылган чокырга күмеп калдыручылар да бар.
Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан шәһәре.

Комментарии