Иң шәбе – чәшке тун

Берничә атна элек булды бу хәл. аэропортында паспорт контроле узу өчен чират торам, ялларга Төркиягә китеп барыш. Безнең рейс белән Хаҗга баручылар да шактый. Алар Мәккәгә Истанбул аша оча икән. Янәшәмдәге ханым янына Хаҗга җыенучы олы яшьләрдәге бер әби килеп, сүз катты:

– Исәнме, сеңлем, тазарып киткәнсең әле.

– Әйе, шулайрак шул… – диде тегесе аптырап һәм читенсенгән кыяфәт чыгарып.

– Син дә Хаҗга барасыңмыни, Хәния?

– Әйе, барам, – диде ул елмаеп.

Теге әби үз төркемендәге апа-абыйлар янына барып, кош тоткандай шатланып, чыш-пыш нидер сөйләргә кереште. Тегеләре исә, аның һәрбер ишарәсен дикъкать белән күзәтеп, баш селкеп тыңлап торды. “Берәр танылган кеше булды бугай бу. Кара әле, танымыйм бит”, – дип эчемнән генә фикер йөртеп, тишек хәтеремне тиргәп тә куйдым. Уйларымны укыгандай, “танылган” ханым үзе миңа эндәште.

дип уйлады ул мине. Олы кешенең күңеле булсын дип, рольгә кердем инде. Гел бутыйлар, гаҗәпләнмим дә. Урамда туктатып, хәл-әхвәл сораштыручылар да бар, театр-мазарга барсаң да, фотога төшерергә тотыналар. Ул – Хәния, мин – Сәрия, ул – Фәрхи, мин – Әхмәди. Икебез дә җырлыйбыз, бу ялгышуларга исем дә китми. Берсендә Камалга белән икебез дә бертөсле кофта киеп килгәнбез, шулай уңайсыз хәлгә калган чак та булды, – дип бөтен серне чишеп салды әңгәмәдәшем.

Туры килүен әйт – Сәрия апа белән самолетта да урыннарыбыз янәшә икән. Иркенләп сөйләшеп бардык. Аннары Истанбулда бер кунакханәдә тордык, экскурсияләргә бергәләшеп йөрдек. Гаҗәп актив, үткен сүзле, чая, зирәк хатын. Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер гомер.

районы Шәле авылыннан мин. Әти-әнием, бертуганнарым, ике кызым, киявем, оныгым – барысы да сау-сәламәт. Ярты Казан танышым, яраткан эшем бар. Менә иң зур бәхет шул, Аллага шөкер, – диде ул Төркия чәен йотып куеп. – Чәшке туннар тегәм. Берничә ел “Мелита”да эшләдем, бу эшнең нечкәлекләренә төшендем. Тиздән үз бизнесымны башлап җибәрдем.

– Сәрия апа, әзер тунны сатып алу арзангарак төшәме, әллә тектерүме? – дип төпчендем.

– Әлбәттә, тектерү. Бәя тиренең затлылыгына бәйле. Аны заказчы үз кесәсенә карап сайлый. 3-4 меңлеге кирәкме аңа, 30-40 меңлеген киясе киләме… Булачак киемнең үлчәмен, озынлыгын исәпләгәч, тире өчен заказчы акчаны түләп куя. Тирене күпләп сатучылардан алабыз. Бер атна эчендә тун әзер була. “Тегелеп беткәнче тазарып китмәсәм ярар иде”, – дип борчылырлык урын юк. Аннары, тектерүнең тагын бер уңай ягы – индивидуаль караш. Кибеттә сезнең фигурага үлчәп тегелгән товар беркайчан да таба алмаячаксыз. Әйтик, берәүнең уң җилкәсе астарак, ди, тунының бер ягына махсус эчлек куябыз. Икенчесенең биле юк, өченчесенең гәүдәсен җыйнак күрсәтергә кирәк… Вак булып күренгән детальләрнең һәркайсы мөһим. Бездә тегелгән чәшке туннарны киеп карап, заказчы үзенә килешкән фасонны ачыклый ала.

– Бәя тагын нәрсәгә карап билгеләнә?

– Модельнең катлаулылыгына карап. Хакы ел фасылыннан да тора: җәен арзанрак иде, хәзер бераз артты. Ләкин бу кеше бай, бу ярлы дип, бер үк әйбергә төрлечә хак куя торган гадәт юк. Башлыклар, гадәттә, 3 мең тирәсе була. Чәшке туннарга килгәндә, 40-50 меңгә дә бер дигәнне тегәбез, кыйммәтле заказлар да бар. Әле Мәскәүдән килеп, ике тапкыр кеш туны сатып алдылар. 750шәр мең сумга! Аннары шуны затлы кибетләренә куеп, һәркайсын 1,5 миллион сумнан җибәргәннәр. Тектерү ике тапкыр очсызга төшкән дигән сүз.

– Абау, андый тунны кияр өчен, махсус сакчылар ялларга кирәк бит. Акчасын алдан ук түләргә кирәклеген әйттегез, ә кредит-фәлән юкмы?

– Кредитка сату дигән әйбер бездә юк. Анысын банктан алып, безгә китереп түләргә мөмкин.

– Тегелеп беткән товарны алудан баш тартучылар булгалыймы?

– Юк, тфү-тфү. Тунның ошамаган җирләре булса, соңыннан үзгәртәбез. 170 тун тектек, барсының да хуҗасы канәгать калды, үкенүчеләрне белмим. Эшемне яратып башкарам, көчемне жәлләмим. Шуңа нәтиҗәсе дә бар, күрәсең. Безнең эш – яхшы итеп тегү, сатып алучыларныкы – саклап кию!

– Сәрия апа, көнегез, гадәттә, ничек үтә?

– Көне буе тыз-быз рульдә мин: йә тире алырга китәм, йә заказчыга, йә тегүчеләр янына… – икенче ир кебек ул. Дүрт “Волга” алыштырырга өлгердем инде, яраткан машинам ул. Чит илнең “Ореl” дигәнен алган идем – ошамады. Аны да үзебезнең иркен “Волга”га алыштырырга уйлап торам. “Волга”ның өч плюсы бар. Беренчедән, җитди күренә, элек-электән анда түрәләр йөргән. Икенчедән, аның эченә 500 килограмм товар сыя. Әллә кемнәргә сорап мөрәҗәгать итәсе юк, шул ягы белән минем өчен уңайлы. Өченчедән, әкрен йөри, безнең юлларда кызу йөрергә болай да ярамый. Шулай итеп, иң шәп “Волга” булса, иң шәп тун – чәшкедән!

БЕЛӘСЕЗМЕ?

Ничек сайларга?

Чәшке тун – һәр хатын-кызның хыялы. Матур, затлы, җылы… Шул ук вакытта андый тун кию зәвыклылык күрсәткече дә булып тора. Кайбер чит илләрдә аны “Менә нинди туным бар”, – дип, кешегә күрсәтергә туфли белән генә кисәләр, Русиядә исә күпчелек зәмһәрир суыклардан куркып ала. Үкенерлек тә түгел, саклап кигән очракта, ул дистә елларга кадәр чыдарга мөмкин. Чәшкеләрне махсус шартларда үрчетәләр. Скандинавия илләре, Төньяк Америка, бу тармакта алдынгылар рәтендә санала. Аның эшкәртелүе һәм төсе ахыргы бәясен билгели. Әгәр сез дә тир түгеп җыйган акчагызны быел чәшке тунга алыштырырга җыенгансыз икән, берничә кагыйдәне истә тотуыгыз мөһим. Туныгыз матур да, сыйфатлы да булып, куанып кияргә язсын!

1. Беренче чиратта, максатларны ачыкларга кирәк. Тунны ни өчен аласыз? Урамда озаклап йөрергә туры килсә, озынрагын сайларга тырышыгыз. Һәрвакыт машинада йөргән кешегә кыскарагы да таман. Фасонны гәүдәгә карап сайларга киңәш ителә. Мәсәлән, кыска буйлыларга аяк йөзеннән торган туннар килешми һ.б.

2. Тунны базардан алу ягын карамагыз. Чөнки монда сыйфат ягы гарантияләнми, алдану куркынычы зур. Тун бизнесында: “Сатучы һәрвакыт хаклы”, – дигән закончалык яши, шуны истә тотыгыз.

3. Кибеттә күзегез төшкән бөтен тунны да киеп карагыз. Чәшке тиресе карап торышка бер төрле, ә өстә гел башкача күренергә мөмкин. Тунны сайлаган көнне үк алмагыз. Икенче көнне берәр якын кешегез белән килеп, тагын бер кат уйлап, киңәшләшеп карарга кирәк. Мәкальдәгечә, җиде кат үлчә, бер кат кис.

4. Алганда тунны энәсеннән җебенә кадәр тикшерегез. Ул яхшылап тегелгәнме, әллә тиреләр бер-берсенә ябыштырылганмы? Әгәр икенче вариантны ачыкласагыз, бу тун яныннан таю ягын карагыз. Чөнки соңыннан аны ябыштыра-ябыштыра хәлдән таячаксыз.

5. Тирене тарттырып, экономия ясаучылар да күп. Аны белү өчен, йонны уңай һәм кире якка сыпырып карарга кирәк. Йон бөртекләре шундук үз хәленә кире кайтса, димәк, бар да тәртиптә.

6. Чеметеп карагыз. Әгәр бармакта йоны калса, димәк, чәшке йон алыштырган чорда эшкәртелгән. Аның йоны коелудан туктамаячак һәм күпмедер вакыттан соң 30 гыйнвардагы Яңа ел чыршысын хәтерләтәчәк.

7. Чәшкенең төсе тонык булмасын, ялтырап торсын. Игътибар итегез: урыны-урыны белән таплары, пеләшләнгән өлешләре юкмы? Болары сыйфат күрсәткечләре. Буялган чәшке алсагыз, төсе чыгу-чыкмауны кулъяулык ярдәмендә тикшереп карагыз.

8. Тиренең эчке ягындагы мөһергә игътибар итәргә онытмагыз. Аны җитештерүче ил һәм тагын берничә файдалы мәгълүмат булырга тиеш. Мөһер булмау, әлбәттә, шикләнергә җитди сәбәп.

Укыдыгызмы, ишеттегезме?

Кайсы тун җылы?

Җылылык буенча беренче урында кеш, төлке, мутон тун санала. Әгәр бу тиреләр канәгатьләндермәсә, ак төлке, кондыз, шиншилла тиресеннән тегелгәнне алырга мөмкин. Саз кондызы, диңгез мәчесе, чәшке туннар да җылылыкны яхшы саклый.

Саклау серләре

1. Тунны ябык, чиста, караңгы җирдә элгечтә сакларга кирәк. Көя күбәләгенә каршы кулланыла торган махсус препаратлар да куярга онытмагыз.

2. Аңа төрледән-төрле аксессуарлар һәм кыйммәтле бизәк әйберләрен элмәгез. Тире структурасы бик җиңел бозыла. Әгәр дә сумканы җилкә өстендә йөртәсез икән, шул урында тире ашалып чыгачак. Чәшке туннарга ислемай да сипмәскә куша белгечләр. Тире барлык исләрне үзенә сеңдерә һәм вакыт узу белән, туныгыздан начар ис килергә мөмкин.

3. Тунны киптергәндә, бернинди электр приборларын кулланмагыз, бу аның бозылуына китерә. Уңай ягы белән кояшка чыгарып элмәгез – тунның төсе уңачак. Юеш тирене бүлмә шартларында гына киптерергә ярый.

Имештер… әллә

Төшкә керсә…

Төшегездә тун күрсәгез, үзегезне бәхетле хис итү өчен, тиздән бөтен нәрсәгез дә булачак дигән сүз. Төштә кыйммәтле тун кию исә, язмышның сезгә күңелсез сюрпризлар әзерләвен аңлата. Пычрак һәм ертык тун күрүне финанс хәленең яхшыруына юрыйлар. Начарлыклар һәм кайгылар сезне урап узачак. Төштә кибеттән тун сатып алуның да аңлатмасы бар икән: сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтегез яхшы булачак. Яшь кызларга мондый акчалы кияү вәгъдә итә.

Мин беләм

Чәшке турында

Чәшкеләр су буйларында яши, бу җәнлекләр бик әйбәт йөзә. Балык, бака, кыслалар белән туклана. Мәче баласы кебек уйнарга ярата, авырттырып тешли. Европа чәшкесе Американыкы белән чагыштырганда, кечкенәрәк һәм хәлсезрәк. Ул 32-43 см озынлыкта була, койрыгы – 12-19 см, авырлыгы – 550-800 г. Ә Американыкының массасы 1,5 килограммга кадәр җитә. Чәшкеләр яз көне үрчи, әлеге чорда аларның активлыгы кинәт арта. Берничә чакрым ераклыкка күчеп китәргә дә мөмкиннәр. Гадәттә, ана чәшке җәй башында, берьюлы 9-11 бала китерә. Көзгә ул балалар зурлык буенча олы чәшкеләрне куып җитә. Бу җәнлекнең гомер озынлыгы – 8 ел тирәсе. Чәшке – кыйммәтле мехлы җәнлекләр исемлегенә керә. Аның тиресе матурлыгы һәм чыдамлыгы белән танылган. Бигрәк тә Америка чәшкесе сыйфатлы санала. 1970 еллардан бирле аны читлекләрдә үрчетә башлаганнар. Бүген исә, чәшке үрчетү нык популяр. Аның төрле төсләрен һәм эрерәк токымнарын китереп чыгарганнар. Хәзер махсус үрчетелгән җәнлекләрнең зурлыгы кыргый чәшкеләрнекеннән ике тапкыр диярлек зуррак. Алар арасында кап-кара, көмешсу кара, ак, зәңгәрсу, чуарлары аеруча кыйммәтлеләр рәтендә йөри.

Сәхифәне Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.

Комментарии