- 20.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Соңгы вакытта Татарстанда онкологик чирләр бик күпкә артты. Әле кайчан гына үлемгә китерә торган чирләр исемлегендә беренче урында йөрәк-кан тамыры авырулары булса, хәзер бу урынга яман шеш дәгъва кыла. Шуңа өстәп, онкология яшәрә дә әле.
Яман шешкә каршы көрәш, дигәндә, беренче чиратта хирургик ысулны, химия терапиясе ярдәмендә дәвалауны атыйбыз. Ә менә танылган табибә Фәридә Шәкүрова үләннәрнең дә файдасы зур, ди. Күпләр белгәнчә сөлек белән генә дәвалап калмый, үләннәр белән дә дәвалый ул. Шул хакта сөйләштек.
– Фәридә апа, онкологик чирләрнең килеп чыгышы фән тарафыннан һаман да өйрәнелеп бетмәгән әле. Шундый-шундый сәбәпләр аркасында килеп чыга, дип анык кына әйтә дә алмыйбыз. Шулай да сезнеңчә онкология ни сәбәпле барлыкка килә?
– Кеше туганда ук миллионлаган начар чир күзәнәкләре белән туа. Начар чир барлыкка килүе бу күзәнәкләрнең бер-берсенә тәэсире, шулай ук тышкы һәм эчке факторлардан тора. Тышкы факторлар – ул ризык, су, һава, канцерогеннар, әйләнә-тирә мохит. Эчке факторлар – вируслы авырулар, эчке бизләрнең начар эшләве, ялкынсынулар, микроциркуляция бозылу, кан оешу системасында тайпылышлар, кан ясалу механизмнары эшләмәү, эчәк микрофлорасы үзгәрү, иммунитет түбәнәю.
– Яман шешкә каршы көрәштә үләннәрнең дә файдасы бармы? Дөрес, түндербаш үләненең файдасы турында без дә күп яздык. Файдаланалар, сихәтен дә күрәләр. Ләкин барыбер дә фәнни яктан өйрәнелмәгән бит әле бу…
– Үләннәр дигәннән, башта шуны әйтим әле: Кытайда химик препаратлар кулланмыйча, беренче чиратта хәрәкәтләнүгә, дөрес туклануга, үләннәр белән дәвалануга өстенлек бирәләр. Шуңа күрә анда йөз яшьтән узган кешеләр шактый.
Гомумән, үләннәрнең файдасы санап бетергесез. Аларда өч йөзгә кадәр биологик актив матдә бар. Үләннәр куллану картлыкны кичектерә. Үләннәрдәге табигать витаминнары эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, матдәләр алмашын көйли, организмнан агулы матдәләрне чыгара, кан әйләнешен яхшырта, кан басымын көйли.
Онкологиягә каршы көрәштә дә үтемле корал ул дару үләне. Халыкка таныш булган түндербаштан кала да бик күп үләннәр кулланыла. Кайсы әгъза зарарлануга карап – үләне төрле. Яман шешне төрле медицина ысуллары ярдәмендә дәвалаганда үләннәр белән дәвалауны да кушып җибәрсәң, нәтиҗәсе бермә-бер яхшырак: бактерияләр кими, тән температурасы көйләнә. Аннан соң химик дару куллану үзе яңа ясалма чирләр барлыкка китерә бит. Шул ук химия терапиясе вакытында организмга радиоактив матдәләр керә. Үләннәр менә шул очракта организмны чистарту, радиациядән саклау өчен, химик дару чирне тагын да көчәйтеп җибәрмәсен, дип сакта тору өчен дә кирәк. Дару үләннәре организмнан агуларны чыгара – монысы күптән исбатланган факт.
Дәваланганнан соң, начар чир яңадан баш калкытмасын, метастазалар китмәсен өчен, янә дару үләннәре кулланыла. Үләннәр организмның авыруга каршы торучанлыгын арттыра һәм, гомумән, медицина ысуллары ярдәмендә дәваланганның нәтиҗәсен ныгытып куя. Дөрес итеп кулланырга гына кирәк.
Начар чирләрне җиңү юлында кешегә ярдәмем тисә, мин бик шат булыр идем.
Танылган табибә Фәридә Шәкүрова энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, физиотерапия белән дәвалый. (843)2794254, (843)2660119, 89520360119. Лицензия ЛО – 01 № 001022. 27.10.2015 елда бирелгән.
Үләннәрнең файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин.
Мәсәлән:
– алоэны бавыр, бөер, ашказаны авырулары, геморой булганда, аналыктан кан китүләр күзәтелгәндә, йөклелекнең соңгы айларында кулланырга ярамый;
– комда үсә торган үлмәс гөл (бессмертник печсаный) кан басымын күтәрә;
– мәтрүшкәне йөкле хатыннарга куллану зыянлы;
– подагра, бөер авырулары вакытында балан тыела;
– кычыткан канны куерта, аналыкта полиплар булганда ярамый.
Шуңа күрә үләннәрне дә табиб белән киңәшләшеп кенә кулланыгыз.
Сөмбел СӘЙФИ сөйләште
Реклама хокукында

Комментарии