Грипп яралгыга зыян китермәсен

Грипп яралгыга зыян китермәсен

Йөкле хатын-кызлар, бөтен кеше кебек үк, вирус һәм бактерияләргә бирешүчән. Ләкин аларга гадәти салкын тиюнең дә куркынычы икеләтә зуррак. Үзләре генә түгел – карында яңа җан иясе дә бар бит.

Ана карынындагы бала өчен вируслы инфекцияләр, аеруча грипп зур куркыныч тудыра. Беренче триместрда вирус хәтта баланың төшүенә дә китерергә мөмкин. Йөклелекнең 12нче атнасында баланың бөтен органнары да формалашып бетә, вирус инде алай җитди зыян сала алмый. Ләкин бөтенләй зыянсыз гына да узмый: яралгыда төрле тайпылышлар (фетоплацентар җитешсезлек, яралгы гипоксиясе) барлыкка килергә, алар исә баланың вакытыннан алда тууына китерергә мөмкин.

Әгәр хатын-кыз бала табар вакыты җитәрәк кенә салкын тидергән икән, балада тиешле күләмдә кислород кермәү синдромы (гипоксия) билгеләре күзәтелә: бала хәлсез, ак тәнле булып туа, тавышы әкрен була.

Ләкин салкын тидергәнсез икән, паникага бирелергә ашыкмагыз. Ә менә табибка күренергә, киресенчә, ашыгырга кирәк. Йөкле чакта даруларны бик игътибар белән генә эчәргә кирәклеге берәүгә дә яңалык түгел. Тик хәтта халык медицинасы чаралары да бөтен кешегә дә ярап бетми. Шуңа күрә иң яхшысы – табибка күренү. Үзе үтәр әле, дип кенә калдырырга ярамый, чөнки ангина, бронхит, пневмония башланырга мөмкин. Һәм хәтта салкын тию берничә көннән артыкка сузылмаса, җиңел генә үтсә дә, карындагы баланың хәлен тикшертергә кирәк.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге терапевты Гүзәл Хәмидуллина йөкле ханымнарга киңәшләрен дә бирде. Инфекцияне организмнан чыгару өчен, күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Яшел чәй, мүк җиләгеннән морс яхшы булыр. Эчә торган сыеклык җылы булырга тиеш. Ә йөклелекнең өченче триместрында сыеклыкны күп эчәргә киңәш ителми – ул чорда болай да сары су төшү, шешенү күзәтелә бит. Йөклеләр өчен чыгарыла торган витаминнар кабул итүне дә онытмаска кирәк. Авырганда йокларга ятканда аякка йон оекбаш киеп ятсаң әйбәт. Ә менә аякка төрле ванналар ясарга ярамый, алар баланың төшүенә китерергә мөмкин. ОРВИ булганда антибиотик эчү нәтиҗәсез, чөнки ул вирус белән көрәшми. Антибиотикны төрле катлауланулар (ангина, пневмония һ.б.) булганда гына билгелиләр. Ләкин аны табиб кына билгели, үзбелдекләнеп эчәргә ярамый. Ютәл булганда һәм тамак авыртканда шулай ук күп итеп җылы сыеклык эчәргә, ромашка һәм натрий хлориды эремәсеннән (физраствор) ингаляция ясарга, тамакны ромашка һәм шалфей төнәтмәсе белән чайкарга киңәш ителә.

Температураны 38-38,5тән артса гына төшерергә кирәк. Йөкле ханымнарга составында парацетамол булган дарулар эчәргә ярый, ә менә составында аспирин булган дарулар – ярамый. Ә 38гә җитмәгән булса, температураны кура җиләге һәм юкә чәчәге салып кайнаткан чәй белән төшерү кулай.

Йөклелекнең соңгы айларында табиб салкын тиюдән генә дәвалану билгеләп калмый, карындагы балага зыян килмәсен өчен, башка төрле препаратлар да язып бирергә мөмкин.

Изображение удалено.Карындагы сабыйга зыян китерми генә дә вируслар белән көрәшергә була. Моның өчен тәҗрибәле табибларга мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии