Туй, Агатуй, яңгыр чакыру: чуваш халкы бәйрәм итәргә ярата

Туй, Агатуй, яңгыр чакыру: чуваш халкы бәйрәм итәргә ярата

Кызыклы проектларны гел куанып кабул итә Казан халкы. Әнә бит, чуваш мәдәниятенә багышланган бәйрәмне дә көтеп алган: милли киемнәрен күзәтү, милли бизәкләрен тукымага төшерү, милли ризыкларыннан авыз итәр өчен... Өстәвенә, чуваш халык биюенә дә өйрәнү мөмкинлеге туды. Һәм барысы да бер урында! Барысы да бушлай. Бу – Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясының чираттагы проекты.

Чувашлар – Татарстан республикасында сан буенча өченче милләт. Чуваш телендәге беренче газета Казанда чыккан, беренче чуваш спектакле дә нәкъ менә Казанда куелган. Республикабызның күп кенә районнарында да чувашлар яши. Әйтик, 11нче августта Казанның Черек күл паркына Чирмешән, Кайбыч районнарында яшәүче чувашлар килгән иде. Аларның мәдәнияте белән без дә таныштык.

Бәйрәм «Тормыш агачы» проекты кысаларында уздырыла. «Тормыш агачы» тирәсендә удмурт та, мари да, чуаш та бар. Элек тә алар үз телләрендә сөйләшкән, аралашкан. Агач һәм халыклар үзгәрмәгән, бары тик телгә, гадәтләргә үзгәрешләр кергән. Шул үзгәрешләрне күрсәтү, Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклау һәм таныту – проектның төп максаты.

Чувашларның милли бизәкләре төшерелгән сөлге

Кичәнең иң кызыклы өлеше – мастер-класслар. Шәһәр халкын һәм кунакларны Буа шәһәренең 1нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Павел Ярхунов балчыктан чүлмәк ясарга өйрәтте. Лениногорск районының Яңа Сережкино авылы мәдәният йорты мөдире Александр Ванюков агачны уеп бизәкләр ясауга, Чуаш Республикасының һөнәрчеләр гильдиясе әгъзасы, Чебоксар шәһәреннән Любовь Вазюкова качлап чигүгә төшендерде. Кечкенә балалар теге яки бу балыкның чуваш телендәге атамасын өйрәнде. Җыр-моңга үрелеп барган әлеге кичә күпләрнең күңеленә хуш килде. Кыскача гына шулай дип сөйләп булыр иде. Әмма без чуваш халкының кызыклы гореф-гадәтләре, йолалары турында белештек.

БАЛА ТУУ БӘЙРӘМЕ

Бала тугач, аеруча ир баланы, зур табын белән каршы алалар. Бәйрәмгә гаиләнең барлык якыннары, туганнары, дуслары һәм кендек анасы чакырыла. Һәр авылга бер яки берничә исем кушучы кендек анасы була. Нәселдәге иң өлкән зат сабыйны кулларына ала, баланың теленә бал һәм май сылый. Бу баланың теле киләчәктә баллы һәм йомшак булсын өчен эшләнә. Күк Алласына баш иеп дога кыла. Моннан соң сабыйның ата-анасы балага сайланган исемне атый. Кендек анасы догалар кыла-кыла, балага әлеге исемне куша.

АГАТУЙ

Татарларның Сабан туена охшаш бәйрәм чувашларда да бар. Ул – Агатуй. Ага – язгы чәчү дигән сүз. Ул яз ахырында билгеләп үтелә һәм чәчү эшләре тәмамлануны аңлата. Бу көнне, кагыйдә буларак, дус-ишләр, туганнар бер өстәл артына утыра. Бай табын корыла, аның үзәгенә сыра, икмәк һәм сыр куела. Агатуйда халыкның иң көтеп алынган ярышлары – чуваш көрәше һәм ат чабышы.

УДЮК БӘЙРӘМЕ

Чувашларның тагын бер кызыклы бәйрәме – Удюк. Аны корбан чалу йоласы һәм кыр догалары белән үрелеп барган Учук дип тә атыйлар. Ул җәйге чор алдыннан, иген-кырларында уңыш мул булып үссен өчен үткәрелә. Удюк кызыклы уеннар, халык җырлары белән үрелеп бара. Бәйрәмнең төп сые – яңгыр боткасы. Аны карабодай, бодай, дөге ярмаларын кушып пешерәләр. Элек халык яңгыр сорап, боткага акча да сала торган булган. Аннары белгәннәр дога укып, корбан чалу йоласын башкара. Калганнар ботка көтеп, вакытларын җыр-уен белән үткәрә.

КӘЛӘШ УРЛАУ

Элек туй алдыннан кәләшне урлаганнар. Моны кияүнең дуслары башкарган һәм иренең әти-әнисе янына алып кайткан, ул анда туйга кадәр яшәгән. Кияү үзе әти-әнисе йортында тора алмаган, кәләшен бары тик туй көнне генә күргән. Чуваш туйларында табынга ит, бәрәңге, төрле ярмалардан боткалар куела. Аз градуслы сыра – туй табынының төп күрке. Аны чувашлар үзләре әзерли.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии