- 20.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Табибка күренергә баргач, белгечнең ничек тә күбрәк һәм төгәлрәк әйтүен, һәр күзәнәгебезнең сәламәтме-юкмы икәнлеген ачыклавын телибез. Авыру үзе белән УЗИ нәтиҗәсен алып килсә, аның бу теләгенең тормышка ашу ихтималлыгы зуррак. Ник дигәндә, табиб диагнозны куяр алдыннан бар булган өстәмә «ярдәмчеләр» белән танышып чыга. УЗИ – шундый ярдәмче алымнарның берсе инде. Һәм, әйтергә кирәк, хәзерге көндә ул шактый популярлашып китте. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең ультратавыш диагностикасы буенча белгече Гүзәл Тәлгать кызы Хөсәенова әйтмешли: «Кулында УЗИ кәгазе булган белгеч судагы балык кебек йөзә».
Гүзәл Тәлгатовна үз белгечлеге буенча 1994нче елдан бирле эшли. «Казан клиникасы»нда эчке органнарга УЗИ ясаса да, кардиология өлкәсе буенча махсуслашкан. Шуңа күрә дә: «Миңа йөрәк якынрак», – дип елмая. УЗИ турында яраткан шөгыле кебек илһамланып сөйли, диагностика аппаратларын да исемләп телгә ала ул. Тәҗрибәле белгеч белән ультратавыш диагностикасының халыкка билгеле булган һәм булмаган яклары турында сөйләштек.
– Теләсә нинди табибка күренергә барганда УЗИ нәтиҗәсен тотып барсаң, бу бик зур плюс. Белгеч УЗИ диагностикасына күз төшерә дә барысын да күрә, шуңа карап, дәвалау алымнарын да сайлый. Гинекологмы ул, кардиологмы – УЗИ тотып барган кешенең тикшеренүе нәтиҗәлерәк тә булачак, тизрәк тә тәмамланачак.
– Сезгә ничә яшьтән УЗИга мөрәҗәгать итәләр?
– Яңа туган балаларны һәм бер яшькә кадәрге сабыйларны аерым клиникаларда махсус җайланмаларда тикшерәләр. Бер яше тулган баланы без дә рәхәтләнеп кабул итә алабыз. Бик өлкән яшьтәгеләр дә килә. Кыскасы, бер яшьтән башлап чикләнмәгән яшькә кадәр кабул итәбез, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас.
– Йөкле хатыннар еш киләме?
– Алар безнең төп пациентларыбыз инде. Терапевт яки кардиолог аларга йөрәкне УЗИда тикшертергә дигән юллама бирә. Йөклелек чорында хатын-кызның йөрәгендә һәм кан тамырларында бихисап тавышлар барлыкка килә. Моңарчы үзен сиздермәгән тавышлар да йөклелек чорында катырак ишетелә башлый. Аңлашыла ки, аның нәрсә икәнен, туачак балага һәм анага куркыныч тудырамы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Ул тавышларның фәкать йөклелек чоры белән генә бәйлеме, әллә инде җитди патологияме икәнлеген белү мөһим.
– Бернинди авыру билгеләре булмаган кешегә дә УЗИ ясатырга кирәкме?
– Профилактика буларак, УЗИны кимендә елга бер тапкыр ясатырга киңәш ителә. Ул яшерен чирләрне ачыкларга да ярдәм итә. Беренче чиратта, онкологик авыруларны. УЗИ тикшерүе ясаткач, сәламәт икәнлегеңне белеп, тынычлап яшәвеңне дәвам итсәң дә була.
– Сезгә кайсы җенес вәкилләре ешрак мөрәҗәгать итә?
– Хатын-кызлар. Бу аларның ешрак авыруы белән генә дә бәйле түгел. Хатын-кызлар үзләре өчен дә, балалары һәм гомумән гаиләләре өчен дә борчыла. Шул сәбәпле алар УЗИга да бик җаваплы карый. Ир-атлар, гадәттә, килеп терәлмичә табибка бармый. Кешедән дә тора, әлбәттә. Сәламәтлегенә җитди караучы ирләр дә җитәрлек.
– УЗИны еш ясату зарарлымы?
– Ультратавыш диагностикасы алымы зарарсыз санала. Хәзер УЗИ травматологиягә дә ныклы адымнар белән килеп керде. Сыну, тайпылу кебек травмаларны элегрәк рентген-диагностика гына күрсәткән булса, хәзер УЗИ аннан бер дә калышмый. Рентгенның зарарлы булуын барыбыз да беләбез, ә УЗИның сәламәтлеккә бернинди зыяны да юк.
– УЗИ күрә алмаган берәр әгъза бармы?
– Юк. Заманча медицинада УЗИ ярдәмендә бар әгъзага да диагностика үткәрергә мөмкин. Тик шунысы бар: кайбер әгъзаларны, әйтик, ашказанын тикшергәндә УЗИга караганда сыналганрак һәм нәтиҗәлерәк алымнар бар. Әлегә ультратавыш эч куышлыгын һәм эчәклекне тулысынча күрсәтеп бетерми.
«Казан клиникасы» үзәгендә УЗИ аппараты белән тәҗрибәле белгечләр эш итә. Диагнозда бәхәсле яки аңлашылмый торган урыннар булса, үзәкнең консилиум җыю мөмкинлеге дә бар.
Белгечләргә күренү тәртибе турында белешмәләр өчен тел. (843)518-44-44, 518-18-64.
ЯЗМА РЕКЛАМА ХОКУКЫНДА БИРЕЛӘ.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии