- 20.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Соңгы вакытта укучыларыбыз, үземне дә кызыксындыра, бимазалый торган сораулар биреп, шул сорауларга җавапны эзләргә мәҗбүр итәләр. Лаеш районыннан исемен игълан итүне теләмәгән укучыбыз шалтыратып зарланды: «Инде ничә еллар аерыкойрык дигән бөҗәккә каршы көрәшәбез, әмма җиңә алмыйбыз. Ул бакчада гына түгел, өйгә керә. Ашамлыкларны пычрата. Хәтта аның колакка керү ихтималы бар икән, дип ишеттек. Балаларыбыз өчен куркабыз. Дихлофослар да сиптереп карыйбыз, барып чыкмый», – ди укучыбыз.
Бу хәшәрәтне мин үзем дә балачактан беләм. Бигрәк тә язлыкта, җәй башында активлаша алар. Идән астына гына сыеша алмыйча, өйгә күтәреләләр. Укучыбыз әйткәнчә, кешеләрне тынгысызлыйлар. Авылымда мин үскән иске өйдә аны чүпләп күпме вакытлар исраф итә идем (өй иске, нигезләр черегән). Соңгы 2 елда яңа өйдә дә күренә башладылар. Алар дымлы урынны ярата. Идән астыннан чыгалар.
Безнең якларда (Арчада) аны җәпләкә, дип атыйлар. Урысчасы двухвостка яисә вилохвостка. Койрыгы урынына каты сәнәк кебек мөгезчәләре булганга шулай атыйлар. Ул 6 тәпиле 2–3 см кызгылт-көрән озынча гәүдәле. Озынраклары да була. Койрык сәнәкләре аларга сакланырга, һөҗүм итәргә булыша. Алар дымлы, салкынча урыннарны үз итә, черемәле чокырларны яраталар. Бик җитез хәрәкәтчәннәр, төнлә ауга чыгалар: вак бөҗәкләрнең күкәйләрен ашыйлар, бик вак талпаннарга, кыргаякларга һөҗүм итәләр. Шулай ук үсемлекләрнең яшь бөреләрен, чәчәкләрен, җимешләрен дә бик яраталар, ипи валчыкларын да калдырмыйлар. Өйдә ул караңгы, тыныч почмакларга, идән, стена ярыкларына, плинтус асларына поса. Юыну бәдрәф бүлмәләрен яраталар. Бигрәк тә ул җилләтелмәсә.
Шунысы бар, әлеге чакырылмаган кунакларның барлыгы башта беленми. Чөнки алар бары тик төнлә генә ауга чыга. Көндезләрен посып ята. Инде ныклап үрчегәч кенә, аны күрә башлыйсың. Төнлә ут яндырсаң, кереп качар тишек эзләп чабучы, яки селкенмичә, үлгәнгә сабышып ятучы бөҗәкләрне күрергә мөмкин.
АЛАР КУРКЫНЫЧМЫ?
Бу бөҗәк җирәнгеч булганга, аны фатирда күрү күңелне болгата. Аның төнлә генә активлашуы, куркыныч кыяфәте төрле уйдырмаларга сәбәпче булган. Халыкта аны колакка кереп, агу кадап, баш миенә җитеп, аны ашый алучы бөҗәк, дигән караш яши. Чынлыкта ул кеше өчен аерым куркыныч тудырмый. Аның койрык турындагы «сәнәге» корбанны эләктерү өчен хезмәт итә. Алар шул койрыклары белән корбанны ныклап кысып, бөкләнеп тотып ашыйлар. Куркыныч туганда да бу койрыкларның кирәге чыга: борылып качарга мөмкинлек булмаганда, алар шул койрыклар белән капшап артка чигенә. Гомумән, аның күзләре юк. Ләкин бик сизгерләр.
Бу бөҗәкләр зыянлы һәм аларга каршы көрәшергә кирәк. Юкса, тиз арада фатирга, йортка хуҗа булып өлгерергә мөмкиннәр. Идәндә генә калмыйча, өстәлгә, ашамлыклар саклана торган урыннарга, хәтта суыткычларга үтеп керәләр. Юлларында ни очрый, ашау өчен бар да бата. Хәтта бүлмә гөлләрен дә юк итәргә мөмкин бу бөҗәк. Язын яшелчә үсентеләренә һөҗүм итәләр. Сусыл, яшь үсемлек аларның яраткан ризыгы. Инде бер дә булмаса, обой да, келәй дә бата аларның комсыз корсагына. Өстәвенә теләсә кая керә алучы җитез бу бөҗәкләр төрле йогышлы инфекцияләр таратырга булыша. Иң куркынычы – укучыбыз әйткәнчә, кеше йоклаганда ул аның колагына керергә, анда күкәй салырга, колак барабанын ертырга мөмкин. Моннан чыгып, аларны урыслар, уховертка, дип тә атый. Бу хәшәрәткә кагылсаң, ул койрыгы белән сизелерлек бәрә, кыса ала. Хәтта аз гына яра барлыкка килеп, бераздан ул кычыта башлый. Озак дәвалана торган җәрәхәт хасил була. Димәк, бу бөҗәк аллергия чыганагы да.
НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Бу хәшәрәтләрдән ансат кына котылып булмый. Инсектицидлар кирәк. Химик препаратлар бу бөҗәкләрне бик тиз юкка чыгара. Тик бу препаратларны алганда үрмәләүчеләр – тараканнар, кырмыскалар ише бөҗәкләргә тәгаенләнгәнен сорагыз. Дихлофос, раптор ише аэрозольләр кулай. Алар бик агулы, шуңа күрә кулланганда саклык чараларын күрергә кирәк. Агулануыгыз ихтимал. Бинаны эшкәрткәннән соң, берничә сәгатькә чыгып торырга, аннан соң өйне җилләтергә кирәк. Былтыр мин бу бөҗәкләрдән шулай котылдым. Авылдан Казанга китәр алыннан күп итеп сиптердем дә (әлбәттә, өйдә ашамлыклар, савыт-саба калырга тиеш түгел), берничә көннән кайтышыма, өйдә хәшәрәтләргә урын камаган иде инде. Аэрозольне идән ярыклары, плинтуслар тирәсендә сиптерергә кирәк. Әгәр идән асты бар икән, шунда төшеп сиптерү дә яхшы.
«Антижук» дигән эремә дә файдалы. Аның белән плинтусларны, дымлы, караңгы урыннарны эшкәртсәң, бөҗәкләрнең эзе дә калмас. Өй тараканнарына каршы кулланыла торган акбур да аерыкойрыкларны юк итә. Бу сызыклар тынгылык бирмәүче башка үрмәләүче бөҗәкләргә каршы көрәштә дә нәтиҗәле чара. Ул арзан да, кеше белән хайваннарга алай ук зыянлы да түгел. Чебенгә каршы эшләнгән төймәләрне фумигаторга кую да ярдәм итә. Тиурам порошогын аз гына сипсәң дә бу бөҗәкләр һәлак була. Кыскасы, бакча, йорт кирәк-яраклары сата торган кибетләрдә эзләнсәгез, инструкциясен укыгыз, бик күп төрле химик препаратлар ярдәм итә.
ХАЛЫК ЧАРАЛАРЫ
Химик препаратлар нәтиҗәне бик тиз бирсәләр дә, ул кеше өчен дә зыянлы. Күбебез аның инструкциясенә игътибар итми, саклык чараларын күрмибез дә. Химикатларсыз да бу бөҗәкләрне юк итеп була.
Алар кискен ачы исләрне яратмый. Шуңа андый урыннан «табан ялтыратырга» тырышырлар. Моны белгән халык, суган белән сарымсакны эшкә җиккән. Аларны ботка итеп изеп, кайнап торган су белән кушып караңгы урында 1 тәүлеккә калдыралар. Аннан соң шушы «тәмле» исле су белән бөҗәкләр үз иткән тыныч почмакларны эшкәртергә кирәк. 1 атнадан ис калмас, димәк, процедураны кабатлау мөһим. Шулай ук әрем, бөтнек, мәтрүшкә кебек исле үләннәр дә мондый максатка ярашлы. Аларның төнәтмәсендә бераз кер юу порошогы да эретелә һәм плинтус кырыйлары берничә тапкыр эшкәртелә.
Тагын да үтемле чара – монысы минем үземә дә ошый: «Борна шарчыклары». Ул бөҗәкләрнең яраткан ризыгы, әмма аны ашагач ул үлә. Сере бор кислотасында. Ул аны ашаган бар бөҗәкләргә дә куркыныч. Йомырка сарысына бор кислотасын кушып болгатып, нәни шарчыклар ясыйлар, бераз киптереп, бөҗәкләр күпләп йөри торган урыннарга куялар. Аны ясаганда резин перчатка кияргә кирәклеген онытмагыз.
Аерыкойрыклар дымлы урыннарны ярата, дидек. Шулай булгач, андый урыннарга юеш чүпрәкләр салып бөгәрләп куеп, вакыт-вакыт тикшереп торырга һәм җыелган бөҗәкләрне юк итәргә генә кала.
Мине кечкенә чагымнан үрмәкүчләргә сак карарга өйрәттеләр. Әнием үтерергә кушмый: күрсәк, сак кына тотып урамга чыгара идек. Хәзер дә шулай итәм. Үсә төшкәч кенә аңладым: ул өйдәге хәшәрәтләрне юк итәргә булыша торган ерткыч бөҗәк икән бит. Элегрәк, бет-кандалаларны ашагандыр. Менә бу аерыкойрыкларның да бик зәһәр дошманы икән ул. Шуңа күрә ванна асларындагы үрмәкүчләрне юк итәргә ашыкмагыз. Алар кирәкмәгән бөҗәкләргә каршы көрәштә сезнең ярдәмчегез.
НИЧЕК БУЛДЫРМАСКА?
Һәрнәрсәне дәвалауга, юкка чыгаруга караганда, кисәтү җайлырак та, арзанрак та. Идән асларын җилләтергә кирәк. Дымлы, караңгы почмакларны карап, бөҗәкләрнең ояларын табып юк итәргә. Бөҗәкләр черекле урыннарны ярата. Өй иске икән, идән асты бүрәнәләрен махсус эремәләр белән эшкәртергә кирәк. Урын-җирне урамда киптерергә, салкын чакта өйне ягып җылытырга, су тамган урыннарны корытырга, идәндә юеш чүпрәкләр калдырмаска. Азык-төлек калдыклары, чүп аунап ятмасын.
Ә бакчаларда, бигрәк теплицаларда үсемлек калдыклары такта кисәкләре ятарга тиеш түгел. Бөҗәкләр көндез анда яшеренеп ятып, төнлә бакча җимешләренә һөҗүм итә.
Интернет чыганаклар ярдәмендә, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии