«Виноград кояш һәм җылылыкны ярата»

«Виноград кояш һәм җылылыкны ярата»

Көтүче чыбыркысын кыштан әзерләгән кебек, бакчачы да мул уңыш алыр өчен иртә яздан ук җиң сызганып эшкә керешә. Язгы кыраулар куркынычы бетеп, көннәр җылыткач, виноград яратучыларның эше тагын да арта, чөнки үсентеләрне утырту өчен менә дигән вакыт. Ә аны утырту серләре белән Казанда яшәүче һәвәскәр бакчачы Рафаил Гыйльманов уртаклашты. Ул инде берничә дистә ел виноград үстерү белән шөгыльләнә. Еш кына аңа исеме белән түгел, ә яратып: «Виноград абый», – дип эндәшәләр.

– Рафаил абый, виноградны кайчан утырту отышлырак?

– Ниһаять, Татарстанга да җылы килде, бакчада эш кайный. Виноградка да чират, вакыт җитте. Аның үсентесен 20 сантиметр тирәнлектәге җир катламы 9-12 градуска кадәр җылынгач утырту отышлы. Иртәрәк утыртсаң, аның тамырлары үсмәячәк, җылылык көтәчәк.

– Безнең төбәктә виноградның нинди төрләре яхшырак үсә?

– Виноград кояш һәм җылылыкны ярата. Әмма температура Татарстанның төрле районнарында төрлечә. Әйтик, Бөгелмәдә салкынчарак. Ләкин анда да бик яхшы виноград үстерүчеләр бар. Ул һәр төбәктә дә өлгерә. Иртә өлгерешле сортларга өстенлек бирергә кирәк. Соң өлгерә торганнарын ачык грунтка утырту киңәш ителми, чөнки аларда вегетация чоры да иртәрәк башлана, көзен дә ачык һавада салкынча була. Моңа да карамастан, селекционерлар виноградның салкынга чыдам уннарча төрен уйлап тапкан һәм алар Русиянең урта полосасында яхшы уңыш бирә.

Белгечләр соңгы унъеллыкта илебездә виноград утыртучылар саны артты, дип сөйли. Селекционерлар ел саен унга якын яңа сорт чыгара һәм алар барысы да «виноградның иң яхшы сорты» исеменә дәгъва кыла ала. Әмма җиләк-җимешләрнең зурлыгы артыннан куып, кайбер төрләрнең тәм сыйфаты һәм файдасы югала. Иң яхшы сортлар – мең кат тикшерелгән бакча сортлары. Безнең төбәктә август азагы һәм сентябрь айларында җимеш бирә һәм иртә өлгерә торган виноград утырту мөһим. Виноград билгеләнеше буенча өч төргә аерыла: универсаль, ашханә (столовая – ред.) һәм техник. Ашханә төренең җимешен изеп карасаң, ул сөякле, лайлалы, татлы һәм төерле булыр. Ә универсаль һәм техник сортлар сусыл була. Дөнья буенча караганда, виноград утыртучылар күбрәк техник сортны сайлый икән. Бу төрдән шәраб һәм сок җитештерелә.

Ә безнең як виноградчылары ашханә сортын үз итә. Мондый виноградның тәлгәшләре – зур, җимешләре – яшел, кызыл, ак, зәңгәр төстә. Куаклары, иң беренче чиратта, матурлыгы белән җәлеп итә. Әмма бу төрләр җентекләп карауны, гөмбә авыруларына һәм корткычларга каршы профилактик эшкәртү чараларын күрүне таләп итә.

Виноград төрләре арасында – җимешендә сөяк булмаган кишмиш сорты да бар. Тик аларны безнең төбәктә үстерергә киңәш итмим. Алар авыруларга тиз бирешә, җимешләре вак һәм бер-берсенә кысылып урнаша, шуңа тиз чери дә.

Безнең шартларда виноградның нинди сортлары яхшы үсә дигәндә, белгечләр һәм җирле һәвәскәр бакчачылар фикеренчә, бу – «Бианк», «Кодрянк», «Виктория», «Самохвалович», «Люсиль», «Аркадий», «Лора», «Плевен», «Русбол», «Тимур». Техник сортлардан – «Пино мичуринское», «Каберне мичуринское», «Пино Нуар», «Памяти Домбковской», «Мукузани воронежский», «Цитронный Магарача», «Триуфм Эльзаса». Нинди дә булса сортны сайлаганчы, бакчачы аның китаптагы сыйфатламасы белән булса да танышсын, тәҗрибәле виноградчыдан сорашсын иде.

– Виноград кояш ярата, дидек, димәк аны кояшлы урынга утырту мөһим?

– Йорт, мунча һәм башка хуҗалык корылмаларының көньяк ягына, кояш яктысы еш төшә торган урынга утырту отышлы. Иң яхшысы – өй һәм мунча янында. Алар ел әйләнәсе җылытыла, аның янындагы җир бик туңмый, ә виноградның тамырлары 3 метр тирәнлеккә үсә. Әгәр сез үсентене сарай, гараж, беседка янына утыртасыз икән, алар астындагы җир май азагында гына җылыначак. Биредә үсентене, ким дигәндә, метр ярым читтәрәк утырту яхшы. Аннары, виноград, кыяр үскән кебек үсми, аңа яктылык һәм җилләү кирәк, шуңа күрә үсентенең сабакларын дөрес үрмәләттерү дә мөһим.

– Виноградны ничек дөрес итеп утыртырга?

– Күбебез виноградны бәрәңге кебек утырта. Килешәсездер, алар тәмнәре буенча да, кыяфәтләре буенча да аерыла. Виноград үсентесенең тамырлары туфракның өске катламында урнашырга тиеш түгел. Безнең төбәктә тамырлар кышын барыннан да көчлерәк туңа. Әгәр өлгергән бөреләр кышын Цельсиянең –72-27 градусына чыдаса, тамырлары –5-7 градуста ук туңа.

Тирәнлеге кимендә бер метр булган, ә киңлеге 80х80 сантиметрлы чокыр казыйм. Чокыр төбенә ике стакан суперфосфат салып калдырам. Химия кулланырга теләмәсәгез, ярты чиләк көл сибәргә була. Аннары эре ташлардан «дренаж» ясыйм. Аның биеклеге 20 сантиметр булсын. Вариант буларак, кызыл кирпеч калдыклары, керамзит, известняк салырга була. Иң мөһиме – ташлар арасында бушлык калсын. Дымнан тыш, анда һава да хәрәкәт итә алырга тиеш. Әйтик, тыгыз туфракта, балчыкта, тамыр авыр сулый һәм үсеше тоткарлана. Балчыклы туфрак салкын, язын акрын җылына, тыгыз.

Су сипкәндә дә бушлык саклансын өчен дренаж өслегенә йомшак такталар, сетка куеп калдыру мөһим. Катлам өстенә – бер килограмм эретелгән сыер яки сарык сөяге сибәргә кирәк. Тавык сөяге кулланырга ярамый, чөнки кошларга кошчылык фабрикасында даими рәвештә укол кадап торалар. Сөяк виноград тамырларын фосфор һәм калий белән тукландырачак. Аннары учакта яки мичтә яндырылган ике-өч кисәк тимер салырга кирәк, ул үсемлене кышкы салкыннан саклар.

Чокырның почмагына дренажга 1 метр озынлыктагы пластик (пластмасса, металл, резина), 100 миллиметр диаметрлы торба куябыз. Су сибү шул торба аша башкарылсын. Торбаның биеклеге туфрактан 20 сантиметрга югарырак булырга тиеш. Көннәр суыткач, ул торбаны капкач белән каплап кую да уңайлы булачак. Май аенда җир җылына башлагач, үсентегә ике чиләк җылы (38 градуска кадәр) су агызырга була. Бу – үсентенең тамырын уяту өчен кирәк. Әгәр виноград соң уянса, ул сентябрь аенда гына өлгерә башлаячак. Чокыр хайван тизәге белән катнаштырылган бакча җире белән күмелә. Шунда ук ике көрәк агач көле кертеп җибәрү дә мөһим. Әгәр дә яфраклы урман яки полосалардан уңдырышлы җир алып кайту мөмкинлеге булса, бу – виноград өчен менә дигән катнашма. Нарат һәм чыршы урманнарындагы туфракның өске катламын алырга ярамый, чөнки ул составы буенча әче. Яфраклы урман туфрагы көпшәкле һәм туклыклы. Чокырга салганда, катнашманы вакыт-вакыт тыгызларга онытмаска кирәк. Чокырның 20 сантиметр өслеге күмелми калырга тиеш. Чокыр уртасына зур булмаган өем өелә, аның нигезенә ярты стакан арпа сибелә. Ул тамырларны файдалы микроэлементлар белән тукландырачак. Гадәттә, чокырны утыртуга бер ел кала әзерлиләр, ә язын казыйлар икән, аңа яхшылап су сибәргә кирәк. 40-50 литр су чокыр өстенә сибелсә, ә ике-өч чиләк торбага кертелә.

Җир 9-12 градуска кадәр җылынгач, май аенда, шомырт чәчәк атканнан соң, утыртуга керешәбез. Үсентене өем үзәгенә утыртабыз. Уңдырышлы элементлар белән катнаштырылган балчыкны яхшылап таптыйбыз. Чокырга 3-4 чиләк су сибәбез. Алга таба, һава торышына карап, үсентеләргә атнага бер тапкыр 1-2 чиләк су сибәбез. Чокырга 20 сантиметр биеклектәге 6-7 таяк утыртабыз, ул беренче көннәрдә үсентене кояштан, җилдән, кошлардан саклар. Төнге суыклар куркынычы янаган очракта –үсентене төнгә катыргы тартмалары яки агач тартмалар белән капларга киңәш итәм. Металл чиләк яки пластик шешә астына яшерергә ярамый. Кайбер бакчачылар чокыр өслеген кара пленка яки су үткәрми торган материал белән каплый. Ул җирне җылыта, чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми, дымның парга әйләнүенә киртә булып тора.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии