- 20.05.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №20 (16 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Ашаганнан соң еш кына эч авыртып тора, күңел болгана, бөтен тән авыраеп кала, кикертәме? Димәк, сезнең ашкайнату-эчәклек трактында «Хеликобактер пилори» дип аталган бактерия яшәп ятуы ихтимал.
Элегрәк гастрит, ашказаны җәрәхәте яки ашкайнату-эчәклек трактында башка чирләр ачыкланса, табиблар дөрес тукланмауга һәм кирәгеннән артык борчылуга сылтый торган иде. Бу сәбәпләр белән генә бетми икән әле. «Хеликобактер пилори» дигән бактерияне өйрәнә башлагач, галимнәр аның ашкайнату-эчәклек тракты чирләрен китереп чыгаруда зур роль уйнавын ачыклый. Хеликобактерия ашказанының әче мохитендә дә яши ала, үрчи, шул рәвешле ашказаны күзәнәкләрен тарката. Эзофагит, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәте, хәтта онкологик шеш тә күпчелек очракта менә шул күзәнәкләрнең (димәк, бөтен ашкайнату системасының) эшчәнлеге бозылу аркасында килеп чыга да инде.
Организмда «Хеликобактер пилори» бактериясе бармы-юкмы икәнен ничек ачыклыйлар соң? Берничә ысулы бар: махсус анализлар тапшыру, сулыш тесты һәм ФГДС. Иң тулы мәгълүмат бирә торган ысул булып ФГДС санала. ФГДС үткәргәндә, табиб эндоскоп дигән прибор ярдәмендә үңәч, ашказаны һәм уникелле эчәкнең нинди хәлдә булуын күрә ала. Бу исә төгәл диагноз куярга ярдәм итә.
Ашаганда ризык тамак төбен авырттырып керсә, ашаганнан соң сару кайнаса, кикертсә, укшытса һәм костырса, ашкайнату-эчәклек тракты канау билгеләре күзәтелсә, ашказаны даими рәвештә авыртып торса, аппетит югалса, гәүдә авырлыгы уйламаганда кимесә, гемоглобин түбән булса, кичекмәстән ФГДС узарга киңәш итәләр. Вакытында тикшеренү җитди чирләрне алдан күрергә һәм дәваларга мөмкинлек бирә бит.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә ФГДС процедурасы заманча җиһазлар ярдәмендә үткәрелә. Тикшеренү тиз һәм авыртусыз. Әгәр тикшерү барышында хеликобактериоз ачыкланса, шунда ук дәвалау терапиясе дә билгеләнә. Үзәктә табиб-гастроэнтеролог Алексей Леонидович Кузьмин кабул итә.
Дәвалауның башка ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии