Күзгә яз «керде»…

Күзгә яз «керде»…

– Абау, күзләрең кызарган, еладың мәллә?

– Юк ла, аллергия…

Яз җитеп, һава җылынуга таба борылуга, аллергия сүзен ешрак телгә ала башлыйбыз. Кемдер бертуктаусыз төчкерә, йөткерә, кемнеңдер борыныннан ага, ә кемдер күзләре кызарудан интегә. Бүген аллергиянең нәкъ менә күзләрдә чагылыш таба торганы – конъюнктивит турында сүз алып барырбыз.

Конъюнктивит – күзне каплый торган юка элпәнең ялкынсынуы. Ә әлеге ялкынсыну организмның нинди дә булса аллергия чыганагына каршы тору чарасы буларак барлыкка килә. Аллергияне чәчәк тә, тузан да, хайван яки кош йоны да бирергә мөмкин. Белгечләр исәпләп чыгарганча, барлык халыкның 20 проценты теге яки бу дәрәҗәдәге конъюнктивиттан интегә.

Авыруның сезонлы төре дә була. Анысы яз ае-җәй башына, агачлар һәм үсемлекләр чәчәк аткан чорга туры килә. Шулай ук ел әйләнәсе була торган конъюнктивит та очрый. Анысын тузан талпаны, хайван йоны яки кош каурые китереп чыгара.

Язгы конъюнктивит аеруча 5-20 яшьлек ир балалар арасында киң таралган. Ул башка җитди чирләргә дә башлангыч бирергә мөмкин, мәсәлән, экзема, бронхиаль астма. Җенси җитлегү чорында күпчелек малайлар аллергиядән котыла.

Күздә һәрдаим нәрсә дә булса (каты яки йомшак линзаларны озак вакыт киеп йөргәннән, мәсәлән) булганнан гигант папилляр конъюнктивит барлыкка килә.

Аллергиянең төрен һәм нинди дәрәҗәдә булуын ачыклау тиешле дәвалау ысулын сайларга мөмкинлек бирә. Моның өчен комплекслы тикшеренү узарга кирәк. Диагностика барышында табиб мондый анализлар тапшыруны сорарга мөмкин:

1) гомуми кан анализы;

2) биохимик анализ;

3) лямблия, гельминт (авыру барлыкка китерүче паразитлар) булу-булмавына диагностика үткәрү;

4) иммуноглобулинга кан анализы;

5) гормоннар анализы;

6) корсак куышлыгы органнарына УЗИ;

7) ФГДС, колоноскопия (юан эчәкнең эчке ягын тикшерү) һ.б.

Изображение удалено.

Бу тикшеренүләрнең барысын да «Казан клиникасы»нда узарга мөмкин. Организмыгызны җентекләп тикшергәннән соң, табиб нәкъ менә сезгә туры килә торган дәвалау курсы билгеләячәк һәм чирне булдырмау чаралары турында киңәшләрен бирәчәк. Тулырак мәгълүмат өчен клиниканыңтелефоны: (843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында.

Комментарии