Көзге байлыклар

Көзге байлыклар

Карлар эреп, җирләр кипкәч, бигрәк тә авыл җирендә үз хуҗалыгында торганнарга кызу, язгы, җир казу, чистарту, казу эшләре башлана.

Мин үзем күп кенә бакча эшләрен көздән үк башкарырга тырышам. Менә узган көздә дә кыяр, кабак түтәлендәге тиресне помидор, суган, кишер түтәлләренә таратып, кыяр-кабак түтәлен яңартып, эре терлек тизәген түгеп, өеп бардым.

Карлыган, чия, алма, кура, слива, балан, миләш куакларының карт ботакларын кисеп, ташып-яндырып бардым, кәүсәләрен әйбәтләп бәйләп чыктым, алар ике йөз төптән артып китте. Язга чыккач, төпләре кипкәч, агартып чыгам. Араларын казып, бәрәңге утыртам, ә янәшәдәге бәрәңге җирен техникада эшкәртәм.

Үткән җәйдә үскән виноград сабагын 60-70 см озынлыкта кисеп алып, кара туфрак тутырылган тартмаларга, өч бөресен аста күмеп калдырып, яктырак уңайлырак урынга куйдым, көн аралаш суын сибәм. Алар бөреләнә, яфрак яра башлыйлар, язга, җирләр кибүгә әзер үсенте булалар. Язын исә җил тимәстәй, кояш төшә торган якка утыртам, шулай итеп алар үрчи, үсә, уңыш бирә.

Болай эшләгәндә, язгы эшләр җиңеләя. Помидорларны җыеп алгач, 3-4 урыннан бәйләгән бауларын чишеп алып бер урынга җыям, ә таякларын өеп каплыйм. Кыяр, кабак, борыч, баклажан, кабачки сабакларын өеп яндырып барам. Башкалар кебек елгага, су буена түкмим, пластик шешәләрне, төрле пакетларны, калдык-постыкларны да яндырам, табигатьне пычратмыйм. Менә шулай үрнәк күрсәтсәң генә башкалардан: «Син иптәш, нигә чүп-чарыңны бирегә түгәсең», – дип таләп итәргә була.

Шулай таләп иткәндә генә бәлки аңлар. Язмам башы җир эшләре, аны эшкәртү иде ич. Әйе шул, уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк, син хезмәт куйсаң, ул да җимешләрен бирә.

«Безнең гәҗит»нең 7нче ноябрь санында ахыргы битенең өске уң почмагында күз явын алырдай төсле кабак рәсеме бар иде. Бу зур кабакны Шәмәрдән бистәсеннән янәшәдә Илсөяр Кәбирова үстергән. Мин үзем дә бу фотоны күргәч үз хуҗалыгымда үстерелгән, авырлыкка аннан бераз гына җиңелрәк кабагыбызны искә төшердем. Без һәр ел «Сөмбелә» бәйрәменең «Көзге хәзинәләр» бәйгесендә беренче, икенче урыннарны алабыз. Ул авылыбыз мәдәният йортында үткәрелә.

Без бирегә үзебезнең бакчабызда үстерелгән мул уңышлардан: бәрәңге, кишер, кабак, кабачки, борычларны зур матур подноска куеп як-якларына көзге саргылт-кызгылт миләш, балан яфракларын куеп алып киләбез. Үзе бер «натюрморт» төсен ала.

Бу мул уңышны, хәзинәләрне алу өчен хезмәт куярга кирәк, шул чагында гына бар да уңа, һәммәсе була.

Авыл җирендә дә төрле бакчада төрле уңыш алалар. Билгеле, муллык өчен күп хезмәт куярга кирәк. Аны ашларга, үз вакытында казып, тырмаларга, чәчәргә, утыртырга, суын сибәргә, чүп үләннәреннән арындырып торырга.

Кайберәүләр бу эшкә сүлпәнрәк карый, аларның бакчасы да, җиренең уңдырышы да түбәнрәк була, чөнки ул аңа вакытын бүлми, йомшартмый, чүбен утамый, суын да чамалап кына сибә. Шулай булгач, хезмәтең ничек – уңыш та шулай була.

Аннан, чәчеләсе орлыкларны да үзгәртеп, төрләндереп торырга кирәк, бер түтәлгә берүк культураны кабат утыртмыйча, урыннарын аралаштырып утырту да уңай нәтиҗә бирә, мин аны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии