«Көненә 20 килограмм пилмән бөгәм»

«Көненә 20 килограмм пилмән бөгәм»

Хатын-кызның урыны аш-су бүлмәсендә дигән фикер күптәннән яши. Бу сүзләр белән килешмәүчеләр дә, аларга көлеп кенә караучылар да шактый. Ә Казанда яшәүче Раилә ханым Ахунова аш-су бүлмәсен күптәннән үз итә. Менә инде ярты ел ярымфабрикатлар ясап, акча да эшли. «Хатын-кыз аш-су бүлмәсендә генә торып та, гаиләсен тәэмин итә ала», – ди ул.

Раилә ханым тумышы белән Саба районы Явлаштау авылыннан. Кечкенә чагыннан ук пешерү, аш-су бүлмәсендә кайнауга мөкиббән киткән кыз 45 яшендә җиң сызганып шушы эшкә керешкән.

– Ашарга пешерергә яратмасам, көненә дистәләгән төр ризык әзерләмәс идем, – дип башлады ул сүзен. – Мәрхүм әнием гел камыр ризыгы пешерә иде. Аңа охшаганмындыр дип уйлыйм. Хәер, ике як әбием дә аш-суга оста булды.

Бүген Раилә ханым Казанда яши. Ире Фаил әфәнде белән бер кыз һәм бер малай тәрбиялиләр. Фаил абый Камазда эшли. Иреңнең эшеннән кайтуына тәмле ризык әзерләп кую – хатын-кызның бурычы, дип уйлый Раилә апа. Шуңа да көн саен төрледән-төрле ризык белән гаиләсен сыйлый.

– Мин 11 ел ит саттым. Сату өлкәсендә эшләдем. Шул вакытта ук пилмән, мантый ише ярымфабрикатлар ясый башлаган идем, – дип дәвам итте сүзен Раилә ханым. – Сораган кешеләргә пирогын да, бәлешен дә ясап бирдем. Әз-мәз тортлар да пешергәләп саттым. Хәзер исә, бу эш минеке бит дигән уй белән ныклап тотындым. Менә инде ярты ел фәкать пешерү өлкәсендә генә эшлим.

Раилә апа Коръән ашларына, туй һәм туган көн кебек мәҗлесләргә заказлар кабул итә. Чәк-чәк, пирог, гөбәдия, торт, голубцы пешерсә дә, пилмән, бәлеш һәм мантыйны сораучылар саны аеруча күп, ди ул. Ит белән сату иткәч, яхшы итне кайдан аласын да, сыйфатлысын да таба белә. «Кайчакта төшке аш вакытында ашарга дип тә ярымфабрикатлар алып китәләр. Заказлар җитәрлек. Көненә 15-20 килограмм пилмән бөккән чаклар да булгалый. Бер алган кеше гел ала», – ди аш-су остасы.

Раилә апа әзерли торган ярымфабрикатлар исемлегендә хинкали дигән ризык та очрый. Хинкали – грузин халкының милли ризыгы. Аны кул белән ашыйлар. Иң беренче тешләп, шулпасын эчсәң, аннан ите белән камырын ашыйсың икән.

– Казанлылар арасында да хинкалины яратып алучылар бар. Шундыйлар сирәк булса да, заказ биреп куялар. Ләкин татарлар өчен менә дигән ризык кайда да шул пилмән инде. Иң күп заказларны пилмәнгә алам. Кул күнекте, тиз һәм сыйфатлы итеп эшлим. Үз хезмәтемнең бәясен очсыз дия алмыйм. Һәр ризыкны әзерләүгә дә бөтен көчемне кертәм. Ашарга пешерү генә булса да, күп көч һәм хезмәт таләп итә ярымфабрикатлар ясау.

Иртән йокыдан уянуга аш-су бүлмәсенә бара Раилә ханым. Хәер, яраткан һәм табыш китерә торган шөгылең булганда, аяклар үзләре үк шул бүлмәгә илтәдер. Иртә таңнан кичкәчә шушында бил бөксә дә, Раилә апа зарланмый, «эшемне яратканга, авырлыгын сизмим», – ди.

– Әлегә үзем генә эшлим. Аллага шөкер, барысына да өлгерәм. Заказлар да җитәрлек. Бүген әзрәк булса, иртәгә күбрәк була. Киләчәккә дә планнар зурдан үзе, ләкин бөтен серне дә чишеп бетермим, – ди ул, көлеп.

Раилә ападан тәмле рецептлар:

«Фәрештә күз яше» пирогы

Камыр өчен: 200 грамм онга 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, ярты аш кашыгы разрыхлитель кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Аннары 180 грамм сыер мае уабыз һәм бер йомырка сарысы, бер аш кашыгы кибет каймагы кушып, камыр басабыз. Аны 15 минутка җылы урынга куеп торганнан соң җәеп, 10 минутка мичкә тыгабыз.

Эчлек өчен: 400-500 грамм эремчек, 100 грамм каймак, 3 данә йомырка сарысы, 100-150 грамм шикәр комы, ванилин, бер аш кашыгы манныйны бергә кушып болгатабыз. Мичтән камырны алып, шуңа салабыз да, янәдән 15 минутка мичкә куябыз.

Өстенә сылыйсы ак масса өчен: 4 йомырка агына 50-60 грамм шикәр комы кушып, күпергәнче болгатабыз. Мичтәге табаны алып, эчлек өстенә килеп чыккан массаны салабыз һәм 5 минутка янә Мичкә тыгып алабыз.

Курник рецепты:

Камыр өчен: 100 грамм ак май, 100 грамм үсемлек мае, 1 стакан су, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, тәменчә тоз, он.

Эчлек өчен: тавык түшкәсе, суган, шампиньон гөмбәсе

Камырга дигән бөтен әйберне бергә кушып, камыр ясыйбыз. Тавык түшкәсе, суган һәм гөмбәне турап, майлы табада кыздырып алабыз. Тәменчә, тоз, борыч һәм ике-өч кашык кибет каймагы салабыз. Камырдан кечерәк түгәрәкләр җәябез, эчлек салабыз һәм өстенә әз генә сыр сибеп, бөгәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарии