Чиргә ирек куеп торсаң…

Чиргә ирек куеп торсаң…

«Ай Аллам, остеохондрозым кузгалды» – бу сүзләр танышмы? Үзегезнең әйткәнегез булмаса да, ишетергә туры килгәләгәндер. Чөнки бүген һәр икенче кеше биле тотудан интегә. Яшьләр дә искәрмә түгел. Күпләребез, шулай «ай-вай»лап йөри дә, авырту басыла төшкәч, остеохондрозы турында оныта. Ә юкка. Вакытында дәваланмаган остеохондроз тора-бара умыртка сөякләре арасындагы диск бүсеренә әйләнергә мөмкин. Монысы инде күпкә җитдирәк чир.

Безнең умыртка сөякләре арасында диск бар. Ул бөтен авырлыкны үзенә ала. Тик авыр әйберләр күтәргәннән, озак вакыт бер үк халәттә утырганнан бу диск кысыла һәм өлешчә умыртка каналына чыга. Тик анда дискка урын юк, чөнки бу каналда хәрәкәт, тоемлау һ.б. функцияләр өчен җавап бирә торган нерв җепселләре урнашкан. Димәк, бүселеп чыккан диск янәшәсендәге нервларны кыса. Шул рәвешле умырткада, кул һәм аякта, җенес органнарында башта кискен авырту барлыкка килә (кайсы нервны кысуына карап). Бу – чирнең организм ишеген кагуы була инде.

Авырту сизүгә, табиб-неврологка мөрәҗәгать итсәң, чирне башлангыч чорында ук дәваларга була. Ә инде, үзе үтәр әле, дип сузып йөрсәң, операция өстәленә ятуың да ихтимал – шунсыз котылып булмаячак.

Профилактика чарасы буларак, табиблар 6-12 айга бер тапкыр неврологка күренергә киңәш итә. Даими рәвештә ортопедия корсеты киеп йөрү файдалы түгел, организмның үз мускуллары корсетын ныгытырга кирәк.

Гадәттә, невролог бүсер бармы-юкмы икәнлеген үзе дә әйтә, кирәк була калса, рентген яки МРТ ясала. Дәвалау ысулларының иң нәтиҗәлесе – комплекслы төр. Бу очракта табиблар бүсернең килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга һәм аның белән көрәшергә ярдәм итә.

«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» – умыртка сөякләре арасындагы диск бүсерен дәвалауда үзен яхшы яктан күрсәткән неврология һәм ортопедия үзәге. Биредә комплекслы дәваланырга да мөмкин. Дәвалау алымнары буларак тагын рефлексотерапия (энә белән дәвалау), фармакопунктура (берничә төр алымны берләштерә), озон терапиясе, дәвалау «блокадасы», кан тамырына һәм мускулга дару препараты кертү, мануаль терапия, массаж, дәвалау физкультурасы да кулланыла. Авыруга психолог консультациясе күрсәтү дә каралган.

Үзәктә тәҗрибәле табиблар кабул итә:

Риада Бәдретдиновна Хәмитова – 22 ел эш стажы булган игътибарлы һәм киң күңелле невролог.

Зөлфирә Мәхмүтовна Мостафина – 27 ел стажы булган тәҗрибәле табибә.

Диләрә Рәхимовна Шаһиева – медицина фәннәре кандидаты, ачык һәм ярдәмчел белгеч.

Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

Изображение удалено.

Әлбәттә, һәр очракка индивидуаль якын килергә кирәк. Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Реклама хокукында.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии