Гастрит студентлар чире генә түгел

Гастрит студентлар чире генә түгел

Төнгә каршы яки ач карынга эч авырта, газ җыела, ашказанында авырлык сизелә, укшыта – күпләр бу авыртулар җыелмасының гастрит билгеләре икәнлеген белеп бетерми, ашказанының гадәти көйсезләнүе дип кенә кабул итә. Авыруны өйдә генә уздырып җибәрергә тырыша, тиешле игътибар бирми, табибка барырга ашыкмый. Ә шул ук вакытта гастрит җитди борчулар да китереп чыгарырга мөмкин.

Ашказаны-эчәк тракты белән бәйле авырулар – бөтен дөнья буенча иң киң таралган чирләр исемлегендә. Халыкта «гастрит – студентлар чире» дигән гыйбарә бар. Тик хәзерге вакытта авыру чикләрен киңәйтә, еш кына аңа мәктәп балалары һәм яшүсмерләр дә бирешә. Медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты доценты, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең әйдәп баручы гастроэнтерологы Зәринә Галиева белән элемтәгә кереп, авыруның барлыкка килү сәбәпләре, дәвалау ысуллары турында сөйләштек.

– Гастрит ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну аркасында барлыкка килә. Чиргә вакытында игътибар итмәсәң, ул еллар буена сузыла, лайлалы тышчаның юкаруына китерә. Элек гастрит барлыкка килүнең төп сәбәбе дип дөрес тукланмау, симерү, бизләр эшчәнлеге бозылу, стресс, тәмәке тартуны атыйлар иде. Хәзер тагын бер сәбәбе ачыкланды: гастрит, язва һәм хәтта ашказаны рагы китереп чыгара торган Хеликобактер пилори дип аталган бактерияләр билгеле булды.

– Гастрит нинди җитди борчулар китереп чыгарырга мөмкин?

– Дәваламаган очракта гастрит язвага әверелә яки кан китүгә сәбәпче була. Яман шеш барлыкка килү ихтималлыгы да бар. Шуңа күрә даими рәвештә тикшеренеп торырга киңәш ителә. Чирне вакытында ачыкласаң, аннан котылу да шулхәтле тизрәк булачак.

– Тизлек заманында яшибез. Шуңа күрә еш кына туклану режимы да бозыла. Иртәнге ашны ашап торуны кирәк санамыйбыз, көндезге ашны ашарга вакытыбыз калмый, ә кич белән карынны рәхәтләнеп тутырабыз…

– Менә шулай бер утыруда күп итеп ашау гастритка китерә дә инде. Белгечләр бик күп тапкыр исбатлады: дөрес туклану нигезендә 5 сәгать интервал белән даими рәвештә ашау ята. Калорияләргә дә игътибар итү зарур. Күпләр көнгә 3000-5000 ккал үзләштерә, ә кешегә 1800-2000 ккал да җитә. Ашаганнан соң 15 минут үткәч кенә тамак туйганын белеп була һәм ул никадәр күләмдә ризык кабул итүгә карамый. Ә күпләр шул 15 минутны көтеп торырга теләми, кич белән эштән кайткач, сәгатьләр буе өстәл яныннан китми ашап утыра.

Изображение удалено.

– Без гастритны мәктәп яки югары уку йорты эскәмиясендә барлыкка килә, дип уйларга күнеккән. Шулай да гаиләнең дә «гаебе» бардыр бит?

– Әлбәттә. Дөрес туклану нигезләре гаиләдә аңлатылырга тиеш тә инде. Гадәттә, балалар мәктәпкә иртәнге аш ашамыйча килә. Шул рәвешле организмда бара торган процесслар бозыла. Баланың үт куыгы кечкенә, шуңа күрә аларга күп дигәндә биш сәгать ара белән ашап торырга кирәк. Алтынчы сәгатькә киткәч, ашказаны согы бүленеп чыга башлый, ә ашказанына ризык керми. Нәтиҗәдә ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозыла, авырулар килеп чыга. Баласының туклану режимына әти-әниләр дә игътибарлы булсын иде. Үсә торган организмга сөт, сыр, эремчек, йомырка, ит, балык һәм диңгез продуктлары кирәклеген истән чыгармагыз.

«Казан клиникасы»нда медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясе доценты, Казанның баш гастроэнтрологы, «Казан клиникасы»ның әйдәп баручы гастроэнтрологы Зарина Галеева кабул итә.

Тулырак белешмәне «Казан клиникасы» үзәгендә табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Язма реклама хокукында бирелә.

Комментарии